поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.04.2011 Мәдәният

Айгөл Әхмәтгалиева: Элек халык мәхәббәте терәк булгандыр...

Күптән түгел “Татарстан китап нәшрияты”нда язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның “Синең өчен яшим” дигән яңа китабы басылды. Айгөл тумышы белән Актаныш районыннан. Профессор, танылган химик Әһим Кәримов, икътисадчы галим, шагыйрь Фарсель Зыятдинов кебек күренекле шәхесләр туып-үскән Качкын авылы кызы ул.

Әле дә аның мәктәптә укыган чагында - моннан 15 ел чамасы элек “Безнең ун елга бер булса да сезне күрәсебез килә”,- дип язучыларга хат язганын, аннары мәктәпкә шагыйрь Роберт Миңнуллинның кунакка килгәнен хәтерлим. Безнең авыл Казаннан 300 дән артык чакрым ераклыкта, язучыларның сирәк кунак булуы гаҗәп тә түгелдер. Әмма иҗади күңелле балаларга аңлатып кара син шуны?! Бала чактан әдәбиятка гашыйк авылдашым хәзер инде үз каләмен сыный, иҗат дөньясында кайный. Айгөл Әхмәтгалиева бүгенге көндә “Мәйдан” журналында әдәбият бүлеген җитәкли. Әңгәмәне без аның яңа китабы чыгу уңаеннан кордык.

 

- Айгөл, яңа табадан төшкән китабың “Бәллүр богау” дигән повесть белән ачыла. Монда тормыш авырлыкларын җиңгән сәнгать дөньясына тугрылык хисе тасвирлана. Бу хакта язарга ни этәрде? Әсәр геройлары – театрның 100 еллыгында искә дә алынмаган, кадерсезгә калган танылган артистның һәм аның оныгының прототиплары кемнәр?

 

- Мин үземне белә-белгәннән театр дөньясына гашыйк булып үстем. Чорына хас булганча, безнең күрше Усы авылы клубына элегрәк Әлмәт, Минзәлә театрларының, Күчмә театрның юлы өзелми иде. Камил Вәлиев, Луиза Солтанова, Роза Салихова, Инсаф Фәхретдинов, Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар… – аларның уен осталыгына сокланмый мөмкин идеме соң?!. Аннан соң, күзләрем талганчы пьесалар укырга яраттым мин. Әнинең: «Сиңа боларны укырга иртәрәк әле», – дип кайбер китапларны ераккарак алып куюы да ярдәм итмәде. Шул пьесалардагы геройларны хыялымда сәхнәгә «менгереп», аларны үземә таныш артистлардан «уйнатып», мәш килә идем. Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар», Шәриф Хөсәеновның «Зөбәйдә – адәм баласы», Хәй Вахитның «Ике килен-килендәш», Илдар Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә» кебек әсәрләрен ничәшәр кат укыганмындыр, санын исәпләсәм, үзем дә ышанмас идем… Университетта укыган елларымда Камал театрында булсын, Тинчурин театрында – карамаган бер генә премьера да калмагандыр. Шунысына шаккатам – барлы-юклы стипендия ничек җиткәндер… Менә шул спектакльләрне, театр биналарының баскычларын, коридорларын сагынам. Хәзер дә, җай чыкканда, Казан-Чаллы арасындагы чакрымнарны санап тормыйча, гаиләбез белән театрга дип махсус чыгып киткән чакларыбыз була. Чаллы театрына исә сукмакка тузан кундырган юк… «Бәллүр богау» повесте менә шушы мәхәббәт нәтиҗәсендә язылды. Данлыклы Минзәлә театры, аның тәүге артистларыннан берсе Нурия Гыйззәтуллина белән аралашу күңелемдәге кайбер сорауларга җавап табарга ярдәм итте. Үзем өчен шуны ачыкладым – замананың нинди булуына карамастан, кешене хезмәт ярату Һәм күңел байлыгына омтылу Кеше итә. Тиеннәр генә түләнгән хезмәтенә чын-чынлап гашыйк булып, фанатларча эшләгән кешеләр бүген дә аз түгел. Шул ук театр артистлары, балалар бакчасы тәрбиячеләре, укытучылар, китапханәчеләр, шәфкать туташлары… Аларның бик күбесе үзләре сайлаган дөньяга бәллүр богау белән бәйләнгән дә инде.

 

- Ничек уйлыйсың, бүгенге заманда иҗат әһелләренең кадере югалу ул, күңелләрдәге рухи байлык, зәвык саегу билгесеме?

 

- Кайсы гына заманны алып карамыйк, иҗат әҺелләренең үзләре яшәгән чорда кадере булдымы икән? Бу урында Тукай сүзләреннән дә артык итеп әйтеп булмас кебек:

 

Бармыни бездә гомумән чын кеше кадрен белү?!

Без аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач?!

 

Талантлары өчен тоталитар режим корбанына әйләнгән татар язучыларын гына искә төшерик: Ф.Бурнаш, Г.ИбраҺимов, К.Тинчурин, М.Галәү, Х.Туфан, А.Гыйләҗев, И.Сәлахов… бу исемлек шактый озын. Төрмә этләренә азык булган Мохтар Мутин, исән чагында әлләни кадер-хөрмәт күрмәгән Салих Сәйдәшев, халык артисты дигән исемнән мәхрүм калган Зифа Басыйрова… – кадерсезләр сәхнә кешеләре арасында да бихисап. Шулай да, бүгенге белән чагыштырганда, элек кешеләр рухи яктан күпкә бай булгандыр, мөгаен. Авырлыклардан сынып төшәм дигәннәргә халык мәхәббәте терәк булгандыр. Бәхетсезлектән, кайгы-хәсрәттән онытылу юлын эзләп, кеше матурлыкка – китапка, җыр-моңга, театр сәнгатенә мөрәҗәгать иткәндер. Бүген исә иң куркынычы – кеше өстеннән акча идарә итә. Адәм баласының телендә акча, акча, акча… Бу уңайдан бер кызык та, кызганыч та мисал китерим әле. Беркөнне автобуста барам. Шофер кузгалырга теләп, ишекне яба башлаган иде, кондуктор ханым урамга күз салып: «Ашыкма, әнә, тагын унбиш тәңкә йөгерә», – дип куймасынмы… Балалар бакчасында, мәктәптә җыелыш була калса, ата-ананың башында бер генә сорау: «Нәрсә өчен ничә сум җыярлар?» Еласаң ела, көлсәң көл: без бит банкта чиратта торып, акча түләгән өчен дә акча түлибез. Бүгенге буын балалары «тала, үтер, көчлә» принцибы белән тәрбияләнә. Аларны шундый мультфильмнар, компьютер, телевизор «тәрбияли». Ата-ананың бала күңеле, аның эчке дөньясы турында уйланырга вакыты юк. Әлеге дә баягы, ул акча эшли, дөнья малы артыннан куа. Кешедә зәвык дигән нәрсә сәгатьләп түгел, минутлап түбәнәя шикелле. Шәрәлеккә һәм мәгънәсезлеккә дан җырлаган эстрада, билдән түбән мәзәкләре аша телевидениены Һәм сәхнәне яуларга маташкан «театрлар», очы-очка ялганмаган җөмләләр белән сәхнәгә менгән алып баручылар; мәңгелеккә күчкән олпат шагыйрьләрдән юлы-юлы белән урланган шигырьләренә үзләренең «шедеврын» ялгап шигырь чыгаручылар, шул шигырьгә тегеннән-моннан урланган көйләрне ямаштырып җыр әвәләүчеләр, әлеге «җыр»ны компьютер ярдәмендә ялтыратып, алтын дип халыкка тәкъдим итүчеләр һәм шуларның барысын авыз ерып, алкышлап каршы алган тамашачы – зәвык турында менә шулар сөйли. Әдәби бүлектә эшләгәч, «шигырь язган идем» дип яныма килүчеләр шактый. Шигырьләрнең журналга бирердәйләре дә очрый. Кайберәүләрнеке исә – чыктым аркылы күпердән ерак китә алмый, көндәлеккә яза торган шигырьдән дә кайтышрак. Андыйларны, әлбәттә, кире борасың. Ни гаҗәп, берникадәр вакыт үтүгә, әлеге чиле-пошлы әйбер җырга әйләнеп, радиодан, телевидениедан яңгырый башлый, хит-парадларның алгы баскычына менә. Ул шигырьләрнең китап булып басылып чыгуын әйтеп тә тормыйм инде. Бу да – безнең зәвыкның көзгесе…

 

- “Синең өчен яшим” - икенче китабың. Аңа хәтле балалар өчен чыккан иде. Укучыларның өлкәннәреме, әллә нәниләре якынракмы?

 

- «Болытта җиләк үсә» – балалар өчен язылган китап булса, «Синең өчен яшим» нигездә өлкәннәр өчен хикәяләрне үз эченә ала. Һәр икесе дә зур җаваплылык таләп итә, дип уйлыйм. Һәр җөмләмне, монысы балалар, монысы олылар өчен дип аерып тормыйча гына, иллешәр, йөзәр тапкыр укый торган гадәтем бар минем. Укучы, ничә яшьтә булуына карамастан, китаптан матурлык табарга тиеш. Гыйбрәтле хәлләр турында уйланырга, үз язмышы белән чагыштырырга, көләргә яки еларга тиеш. Балаларны тәмле кәнфит, шоколад белән хәйләләп була, әмма мәгънәсез буш китап белән алдау мөмкин түгел. Аларга үз тормышларыннан алынган вакыйга, маҗара, үз яшьтәшләре белән очрашу кызык. Балалар – иң гадел хөкемдар кебек, алар өлкәннәргә караганда да таләпчәнрәк. Димәк, җаваплылыкны да икеләтә, өчләтә күбрәк сорыйлар дигән сүз.

 

- Айгөл, сүзебезне Чаллыда дөньяда күрүче “Мәйдан” журналына таба борыйм әле. “Мәйдан” үзенчәлекле журнал. Аның үзенчәлеге сәнгать ияләренең иҗатларын бер бөтен итеп тәкъдим итүдә – әсәрләре белән бергә язучының иҗади тормыш ельязмасы, тәнкыйтьчеләр сүзе, каләмдәшләренең истәлекләре урын ала. Шул ук вакытта “Мәйдан” язучыларның туган якларында да булырга өлгерә... Еш кына журналның кайбер саннары билгеле бер шәхес китабын хәтерләтә. Журналны бу рәвешле оештырып чыгару ихтыяҗын аңлатып үтсәң иде.

 

- Мәктәпләргә очрашуга баргач, «Мәйдан» журналы энциклопедиягә тиң», – диючеләр белән еш очрашабыз. Чыннан да, журналның аерым язучыга багышланып, аның турындагы мәгълүматны кыска Һәм шул ук вакытта күпьяклы итеп чагылдыруы игътибарга лаек. Язучының биографиясе, китаплары исемлеге, тезмә Һәм чәчмә әсәрләре, публицистикасы, аның турындагы язмалар барысы бергә тупланып, укучы өчен әзер энциклопедиягә әйләнә. Төсле «Мәйданчык» кушымтасы исә балалар өчен менә дигән бүләк, үзе бер китапчык. «Халык китаптан бизде» дип зарланышкан заманда язучыларыбызның иҗатын шушы рәвешле укучыга җиткерү чор таләбе, чор ихтыяҗы дияр идем.

 

- Шактый укучылар кызыксынып укыган Зифа Кадыйрова китабының редакторы булуыңны да беләбез. Яңа автор белән эшләү ничегрәк барды?

 

- Китап редакторының эшен косметологка яки дизайнерга тиңләп була. Сүзләрне тиешле урынга урнаштырасың, артык җөмләләрне кисеп атасың, җитмәгәнен өстисең, кулыңнан килгәнчә җыйнаклыйсың… Иң мөҺиме – автор синең белән килешсен! Зифа апа минем янга «Сөмбел», «Әлфия» дигән повесть кулъязмаларын алып килгән иде. «Укучылары булачак» дигән ышаныч нәтиҗәсендә алар китап булып дөнья күрде. Зифа апаның әсәрләре халыкчан, гади, һәркемгә таныш хис-тойгыларны чагылдыруы белән кызыклы. Ул тормышны, кешеләрне күзәтергә ярата, авырлыклар алдында калганда да омтимист булып кала белә; ярдәмчеллеге, бай күңелле булуы белән җәлеп итә. Китаплары басылып чыгу – үз тырышлыгы, йокысыз төннәре, гаиләсенең ныклы таяныч булу нәтиҗәсе.

 

- Инде янәдән синең иҗатка әйләнеп кайтып, әсәрләреңә хас бер үзенчәлеккә тукталасы килә. Күп кенә хикәяләреңдә үткән заман һәм бүгенге чор параллель рәвештә янәшә бара. Шул рәвешле бүгенге көн проблемаларын ике яссылыкта карап чишәргә омтыласың кебек. Ни өчен шундый алым кулланасың?

 

- Минем иң яратканым – михнәтле елларны үз башыннан кичергән өлкән буын кешеләрен тыңлап утыру. Алар бер-бер артлы мәңгелеккә китеп бара, үзләре белән бергә күпме истәлекне алып китәләр бит! Безнең балаларга үткәннәрнең гыйбрәтле авазын кемнәр ирештерер? Тормышны чупа-чупс, чипсы, кока-кола ише тәмле нәрсә генә итеп кабул иткән буында үз теле, милләте, дине, әдәбияты турында фикер йөртерлек шәхесләр табылырмы? Алар үткәннәр һәм киләчәк арасында чокыр казучылар түгел, киресенчә, күпер салучылар булырмы? Ни өчен бүген балаларны бакчадагы гөлләр, һавада йөзгән каурый болытлар, миләш тәлгәшендәге чык тамчысы түгел, компьютердагы үтереш уеннары күбрәк кызыксындыра? Хәер, балалар гына түгел, олылар үзләре дә көннән-көн компьютер колына әверелеп бара. Төн уртасына кадәр бер-берсе белән «контакт»та утырган кешеләр арасында үзара җанлы аралашуга урын юк, гомумән, күрешкәч сөйләшергә сүз юк – компьютер аша алар күптән бер-берсенең һәр сулышыннан хәбәрдар… Колга әйләнгәннәр белән идарә итү шулкадәр уңайлы… Инде нинди генә ысуллар кулланып карамыйлар: аракы һәм сыра сазлыгына батыру дисеңме, наркотиклар, агу тутырылган ризыклар белән сыйлау дисеңме, бетмәс-төкәнмәс телевизион шоулар, уен автоматлары белән ымсындыру дисенме… Инде килеп, мәктәбен, мәдәниятен, әдәбиятын, телен төбе-тамыры белән юк итмәкче булалар, адәм баласы күндәм генә яши бирә. Менә шушы коллык психологиясеннән ничек котылырга – шул сорауга җавап табасы иде…

 

- Әлеге сорауга җавапның укучылар белән бергәләп табылуын телим һәм иҗатыңда уңышлар юлдаш булсын.


Айзирәк ГӘРӘЕВА
Интертат.ру
№ | 20.04.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»