|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2011 Мәдәният
Асылыбызга кайтуХәтерләсәгез, моннан берничә ел элек җыр фестивальләре, бәйгеләр яңгырдан соң үсеп чыкан гөмбәләр кебек күбәеп китте. Шунысы кызык, аларның һәммәсендә дә бер үк кешеләр катнаша иде. Бер фестивальнең икенчесеннән нинди аермасы барлыгын юньле-башлы аңлый да алмадык. Тора-бара вакыт аларның барысын да үз урынына куйды. Кайберләре бөтенләй юкка чыкты, кайбер оештыручылар исә, җырчылар ел да тумый, дигән сылтау белән бәйгеләрен өч елга бер тапкыр гына үткәрерүне кулай күрде.
Камилләшүгә таба
Моннан өч ел элек баш калкыткан “Татар моңы” Халыкара яшь башкаручылар телевизион бәйгесенең дә төп максаты, идеясе юк иде. Бу “тусовка” төсмерен алыр, дип алдан ук “диагноз” куючылар да очрады. Аларны аңларга була, чөнки “өч ноталы” җыр бәйгеләре, ярымшәрә җырчылар дөньясында яшәргә өйрәнгән идек бит инде.
Әнә бит “Татар моңы” конкурсының жюри рәисе Салават Фәтхетдинов: “Катнашучыларны чигүле калфакларына, укалы камзулларына, милли киемнәренә карап каршы алабыз, ә җырларына карап озатабыз, – диде. – Безнең бәйгедә фәкать үз тавышыңа гына җырларга мөмкин. Фонограммаларга алданып, кыек юлга кереп киткән идек, тик яңа рельслар салып, башка юлга чыктык”.
“Татар моңы” үзенең талантларын төрле төбәкләрдән сибелгән дисбенең төймәләрен барлагандай, берәмтекләп эзләп йөри. Себер, Екатеринбург, Оренбург, хәтта ерак Кытайдан, Ташкенттан килеп җиткәннәр әнә.
“Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Татар моңы” бәйгесенең йомгаклау концерты иң-иңнәрне генә җыйган иде. 15 тән алып 30 яшькә кадәрге катнашучыларны өч номинациягә бүлеп карагангамы, бәйгенең гала-концерты шактый кешене туплаган иде. Минем янымда утырган танылган җырчы, укытучы Клара Хәйретдинова җырлаган һәрбер катнашучыга үзенең бәясен биреп барды. “Чит төбәкләрдән килгәннәрне бер куплет җырлату дөрес түгел, – диде ул. – Әгәр конкурсантлар күп икән, ике көн үткәрсеннәр. Аннан тавышлары белән туры килми торган егет белән кызны дуэт җырлату да конкурсны бизәми. Икәү бергә җыр башкару өчен еллар буе өйрәнергә кирәк. Гомумән, җыр конкурсларын ике елга бер тапкыр гына үткәрү дөрес. Чын талантлар сирәк очрый”.
Лауреатларның барысын да күрсәтү максатыннан катнашучыларны икәүләп, өчәүләп җырлатырга туры килде. Әлбәттә, конкурсның кытыршы яклары юк түгел. Кемдер үзенең чыгышына соңга калып чыга. Концертны алып баручы Зөлфәт Зиннуров әйтмешли, кайбер конкурслардагы кебек, җыры башланып, сәхнәдә җырчысы булмаса, тагын да яманрак. Тере тавышка җырлаганда, андый гына хаталарны тамашачы гафу итәчәк.
Акча булса
Концертны ике көн дә үткәрергә булыр иде. Әмма финанс мөмкинлекләре бик чикле. Бер сөйләшүдә Салават Фәтхетдинов: “Йолдызлык” фестиваленә бирелгән акчаның ун процентын гына безнең конкурска бүләк итсәләр, безгә муеннан җитәр иде”, – дигән иде. Бу сорауны быел да аңа бирергә туры килде. “Өч процент булды инде”, – диде ул. Ә бит бәйгене халыкара күләмдә үткәрү өчен “өч процентлы” гына акчалар җитми. “Татар моңы”на туры килерлек милли күлмәкләр тегәргә, чит төбәктәге талантларны бирегә алып килү мәшәкатьләрен дә кайгыртырга кирәк бит. Ә аларның барысына да бәйгенең кесәсе калын булуы шарт.
Сәхнәгә лауреатларны котларга менгән Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев та, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итеп: “Бу конкурсның кирәклеген аңласагыз иде”, – дип әйтеп куйды. Аның мөрәҗәгатен Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева да җавапсыз калдырмады: “Әлеге бәйгегә дәүләт җитәкчеләре һәрвакыт хәерхаһлы булды. “Татар моңы”ның нәтиҗәсе буларак чит илләрдә, төрле төбәкләрдә саф татарча сөйләүче, моңны саклаучы яшьләребез елдан-ел арта”.
Һәр ел саен талантлар тумый, дигән фикерләрне еш ишетергә туры килсә дә, бәйгедә аларның икәү-өчәү булулары да зур ачыш лабаса. Эзли белеп эзләсәң, сукыр күздән дә яшь чыга, диләрме әле. “Татар моңы”нда андыйлар арасында истә калырлык талантлар да бар иде. Сайлап алу турында Батырҗан ариясе белән истә калган, ә гала-концертта “Туган як” (Мансур Мозаффаров көе, Мөнир Мазунов сүзләре) җырын башкарган Флорит Гыйздәтуллинга 15тән 20 яшькә кадәрге катнашучылар арасында тиңнәр табылмады. Шулай ук олы төркемгә кергән, конкурсның I премия лауреаты Артур Исламов, кызлар арасында беренчелекне яулаган Рәфинә Ганиуллина конкурсның бизәге булып торды.
Өчтән ары көч
Чит төбәктә яшәүчеләрне аерым номинациядә карарга күнексәләр дә, Магнитогорск егете Денис Нәгыймовтан ургылып чыккан моң көрәш мәйданындагы кебек Башкортстан, Татарстан вәкилләрен егып кына салды бугай. Аңа сайлап алу турында ук жюри төркеме иң югары баллны биргән иде. Бу юлы да сынатмады егетебез. Татар халык җыры “Рәйхан”ы белән залны елатты. Моңы белән генә түгел, саф татарча сөйләве белән дә сокландырды безне Денис. “Өйдә һәрвакыт татарча сөйләштек, әнием кечкенәдән моңлы татар җырларын башкарырга өйрәтте, – ди ул. – Бу бәйгегә шулкадәр канатланып килдем. Минем иҗатыма уңай карашны тою күңелгә әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирә”. Денис Уфада музыка училищесын, аннан инде мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлаган. Салават Фәтхетдиновка тавышы бик ошаган икән, егетне ул үзенә укырга чакырган. Денисның читтән торып анда да укырга нияте бар.
Бәйгенең максаты бит ялгыз җырчыларны гына күрсәтү түгел, ә музыкантларны, вокаль ансамбльләрне дә барлау. Моннан унбиш еллар элек җырчылар баянчы таба алмый интеккән иде. “Япон тактасы” модага кергән бер мәлдә тальяннарны кирәксенмәгән сәхнә йолдызларыбыз үзләре дә сизмәстән музыкантларга кытлык кичерә башлады. Заманга ярашабыз дисәк тә, барыбер асылыбызга, баян, тальян моңнарыбызга кайтабыз икән шул. Шөкер, олыгая барган музыкантларыбызны алыштырырлык яшь талантлы буын үсеп килә. Тальян моңнарын яңгыратучылар Питрәчтән Айнур Моратов белән Булат Шәрипов, Мөслимнән Айдар Әхмәтҗанов, Екатеринбургтан домбрада уйнаучы Резеда Галиналар мактауга лаек иде.
Быелгы “Татар моңы”нда Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашева премияләрен бирүне кирәк дип тапмаганнар. Жюри төркеме, Илһам абыйга лаеклы катнашучы табылмады, дигән фикергә килгән. Әлеге легендар шәхесләрнең премияләрен алу өчен алар кебек җырларга һәм ун баллы бәя алырга кирәк икән. Мондый баллга ия булучылар бик аз, ди.
Әле өч яшен генә тутырып килүче бәйгенең эшлисе эшләре, камилләшәсе яклары шактый. Шул ук вакытта аның туры юл сайлавын да ассызыклап китәсе килә. Төче җырлар белән саеккан эстраданы югары баскычка күтәрүдә “Татар моңы”ның өлеше шактый зур булачак. Без моны киләчәктә генә аңлый башлаячакбыз әле. Легендар композиторлар иҗатыннан читләшкән бер чорда конкурста Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Александр, Ключарев, Җәүдәт Фәйзи, Фасил Әхмәтов, Әнвәр Бакиров, Сара Садыйкова җырларын тыңлап хозурланып утыру күңелгә сары май булып ятты. Ә бакыйлыкка киткән классик шагыйрьләребезнең Габдулла Тукай, Һади Такташ, Зөлфәт, Илдар Юзеевнең шигъри юллары үзләреннән-үзләре җырлап тора. “Тәфтиләү”, “Әллүки”ләр көйләгән “моң”чылар эстрада карурманында адашып калучыларга юл күрсәтүчеләрне хәтерләтә кебек. Берүк чытырманлыкта адашып кына калмасыннар иде.
Радик ӘМИНОВ фотосы
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|