поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.04.2011 Җәмгыять

Кешелеклелекне модага кертик

Gallup компаниясе белгечләре төрле ил халкының хәйрия эшчәнлегенә катнашу индексын исәпләп чыгарган. 130 илдән торган бу исемлектә Россия хурлыклы 129 нчы урында.

Аяныч хәл – безнең илнең 5 процент халкы гына хәйрия ярдәменә әзер булуын белдергән. Тикшеренүдән күренгәнчә, Африканың чагыштырмача ярлы илләрендә яшәүче кешеләр дә россиялеләргә караганда бермә-бер ярдәмчелрәк. Чагыштыру өчен: Конгода әлеге күрсәткеч – 9, Суданда – 18, Кытайда – 14, Германиядә – 49, Бөекбританиядә 79 процентны тәшкил итә.

 

Хәйрия эшчәнлеге, мохтаҗ кешегә ярдәм итү – намаз уку, ураза тоту сыман изге, саваплы гамәлләр, минемчә. Әмма безнең ил халкы шул саваплы эшне эшләргә бер дә ашкынып тормый. Хәйрия фонды сайтларында урнаштырылган фотосурәтләрдән безгә ярдәмгә, күңел җылысына мохтаҗ балалар елмая. Аларның кайсына дәвалану, операцияләр өчен, кайсына тернәкләндерү чараларына, кайсына дарулар, медицина препаратлары сатып алуга акча кирәк. Кызганыч, бу фотосурәтләр бик азларның гына күңелен тетрәндерә, акча күчерергә мәҗбүр итә.

 

Россиялеләрнең күпчелеге хәйрия эшчәнлегендә катнашмавын бертөрле итеп аңлата – «артык акча юк». Акчасы булмаган кешене «чишендереп» булмый, әлбәттә, әмма ни өчендер урта хәлле кешеләр дә, кыйммәтле чит ил машинасында җилдерүчеләр, өчәр катлы коттеджларда яшәүчеләр дә бу сорауга нәкъ шулай җавап бирә икән. Искәртергә кирәк: белгечләр исәпләвенчә, байларның бик азы гына хәйриягә байлыкларыннан өлеш чыгара. Ә мохтаҗ балалар өчен ярдәм, нигездә, гади кешеләрнең «тамчыларыннан» туплана. Кеше кайгысына битараф калмаучы әлеге кешеләр – асылда, төрле митингларда катнашучылар, ирек, азатлык өчен көрәшүчеләр икән.

 

Элегрәк хәйрияче була алмауны: «Кая мөрәҗәгать итәргә икәнлеген, акчаны ничек күчерәсен белмим», – диебрәк аңлатырга, хәбәрдар булмауга сылтап була иде. Хәзер хәйрия фондларына матди ярдәм күчерү урыннары да, ысуллары да бихисап: интернет аркылы, банк аша, телефоннан шалтыратып яки смс-хәбәр юллап, билгеле әйберне сатып алып; сәүдә үзәкләре, кибет саен торган махсус әрҗәләрне әйтәсе дә юк. Әлеге мөмкинлекләр күп булган кебек, булышырга әзер торган кешеләрнең саны да ишле булса иде.

 

Хәйрия эшчәнлегенә әзер булуны, мохтаҗ кешегә ихлас күңелдән булыша алуны кешенең ярдәмчеллеккә сәләтле булуы формалаштыра. Безнең җәмгыятьнең хәйриягә битараф булу сәбәпләрен ачыклар өчен, россиялеләрнең холкын төптәнрәк өйрәнү кирәк. Моның иң гади юлы – урамда, бигрәк тә җәмәгать транспорты тукталышындагы кешеләр артыннан күзәтү. Кызганыч, аларның күпчелеге дорфа, әдәпсез, әшәке, алар чит кеше хәленә битараф кына түгел, бөтенләй ваемсыз…  

 

Интернетта бер язмага тап булдым: «Сиэтлда үткән бер паралимпия уеннарында акыл ягыннан кимчелекләре булган 9 инвалид 100 метрлы дистанцияне йөгереп үтәргә тиеш булганнар. Судья стартка сигнал биргәч, барысы да алга ыргылган. Бераз үткәч, йөгерешчеләрнең берсе абынып егылган һәм елый башлаган. Калган 8 чабышчы моны күргәч, йөгерүләреннән туктап, борылып кире килгәннәр. Даун синдромлы бер кыз егеткә торырга ярдәм иткән, битеннән үпкән һәм аны: «Барысы да яхшы булачак», – дип тынычландырган. Шуннан соң алар барысы бергә, кулга-кул тотынышып, кире старт сызыгына юнәлгәннәр. Стадионга җыелган халык, аягүрә басып, берничә минут буе, кул чапкан».

 

Җанга үтеп керә торган язма. Анда хәлгә керә белү, ярдәмчеллек, чит кеше кайгысына битараф калмау сурәтләнгән. Язма геройлары акыл ягыннан кимчелекле кешеләр булуы аны тагын да үтемлерәк итә. Андый кешеләр өчен, дөрестән дә, дуслык, ярдәмләшү, бер-береңә һәрчак таяныч булу, кайгыны уртаклашу кебек төшенчәләр бигрәк тә якын-кадерле. Гомерләре буе чит кешенең кырын карашын, салкын мөнәсәбәтен сизеп яшәүгә карамастан, алар өчен үзләре сыманнарга гына түгел, гомумән, теләсә кайсы кешегә ярдәм кулы сузу ят әйбер түгел. Бу яктан, таза, сау-сәламәт кеше өчен алар – менә дигән үрнәк, өлге. Безнең ил җәмгыятендә исә нәкъ менә акыл ягыннан авырулар үз мөнәсәбәтләрендә беренче урынга куйган кыйммәтләр җитеп бетми.

 

Ватаныбызның хәзерге кешесе аңында чит кешегә ярдәм итү, урамда егылган кешегә торырга булышу, карт кешене урам аркылы чыгару, берәр җиргә кергәндә юл бирү, автобуста өлкәннәргә урыныңны тәкъдим итү кебек рәхимле гамәлләр онытыла бара. Арабызда, ихлас ярдәм дигән төшенчәне бөтенләй онытып, кеше кайгысында акча эшләргә омтылучылар – оятсызлыкның чигенә чыгучылар да байтак. Мисалга, «Домодедово» аэропорты янында «дежур торучы» таксистларны китерергә була. Гыйнвар аенда аэропортта шартлау булганнан соң, алар үзләренең хезмәте өчен бәяләрне берничә тапкыр арттырып куйганнар иде. Күптән түгел Япониядә булган һәлакәттән соң, кайбер авиакомпанияләр, «Домодедово» таксистларыннан үрнәк алып, Япониядән Россиягә очучы самолетларда билет өчен хакны бермә-бер күтәргән дигән сүзләр дә йөрде. Кеше кайгысы хисабына файда күрүчеләрне ничек атарга? Аларны кеше дип әйтергә тел дә әйләнми.

 

Япония дигәннән, бу илдә ярдәмләшү, хәлгә керү, кайгыны уртаклашу ягыннан барысы да йөз процент тәртиптә ичмасам. Безнең илдә караучысыз калган фатир-йортлардагы аз булса да кыйммәте булган һәр нәрсә күптән таланып беткән булыр иде. Японияне җимергән җир тетрәү белән цунамидан соң, меңләгән японнар, бөтен мал-мөлкәтләрен калдырып, фатирларын ташлап китәргә мәҗбүр булдылар. Ил халкы арасында талау, хуҗасыз калган фатирны басу, хокук бозу кебек намуссыз эш-гамәлләргә юл куелмады, японнар андый түбәнчелеккә бармадылар.

 

Япония табигый бәла-казалардан җәфа чиккән көннәрдә тугры эт турында төшерелгән видеоязма бер мизгел эчендә интернетта утыручы меңнәрнең күңелен яулап алды. Видеода ике эт сурәтләнгән: аның берсе яраланып җирдә ята, икенчесе, яныннан бер адым да читкә китмичә, дустын саклый. «Япониянең хәтта этләре дә ил халкы кебек үк ярдәмчел», – дип әйтү ничек кенә сәер яңгырамасын, әмма бу видео нәкъ шуны дәлилләп килә. Башта ирексездән: «Әллә безгә дә Япониянең этләреннән үрнәк алыргамы икән?!» – дигән фикер туа.

 

Әйдәгез, кешелеклелекне модага кертик әле. Ул иртән торгач юыну, эш көнендә эшкә бару, ашаганда калак тотып ашау, яңгырлы көнне урамга чыкканда, үзең белән кулчатыр алу кебек гадәти гамәлләр кебек кабул ителсен, һәркем тарафыннан үтәлсен. Миллионнарча кеше, димәк, шулкадәр үк шәхси фикер, аерым караш, үзенчәлекле холыктан формалашкан җәмгыятьне бер мизгел эчендә үзгәртү берничек тә мөмкин түгел, әлбәттә. Безнең басманы укучылар, әйдәгез, ярдәмләшеп яшәүгә нигезне бергәләшеп салып куйыйк – ярдәмгә мохтаҗ һәр кешегә ихлас күңелдән булыша торган булыйк.


Айнур ГАЛИМОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»