поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.04.2011 Мәгариф

Тел, мәктәп, авыл язмышы

Түбән Новгород өлкәсе татар авыллары тарихын өйрәнүче галимебез Алимҗан Орлов язмаларыннан күренгәнчә, Грибан авылының тарихы дүрт гасырга якын, ул 1609-1611 елларда барлыкка килгән. Агишев фамилияле өч туган өч авылга нигез салалар, шуларның берсе Грибан, дигән риваятьләр дә яши.

1797нче елда авылда агачтан беренче җомга мәчете төзелә һәм аның каршында дини укулар оештырылган була. Шунда өч, дүрт дистә бала белем ала.

 

XIX гасырның беренче яртысында (1849 ел) авылда халык саны меңнән артык була.

 

1860 елда грибанлылар икенче мәчет төзиләр. Авылның белемле һәм укымышлы дин әһелләре мәчет каршындагы мәктәптә балаларга белем бирәләр. 1878 елларда авылда шундый өч мәктәп була, аларда 80 бала дини белем ала.

 

1885 елда “земский” (рус-татар телле) мәктәп ачыла. Дүрт дистә еллар шунда Уфа губерниясеннән килгән Шөкуров Абунәим исемле кеше укыта (күбесе аны “укытучы абый” дип йөртә булганнар).

 

Советлар елларында мәчетләр биналарында мәктәпләр ачыла, авылда дүрт бинада балаларга белем бирәләр. Сугыштан соң һәм анда кадәр мәктәпне Адельша Мөхтәров җитәкли. 1946 елда Мөбин Хамзин директор итеп билгеләнә. Аның тырышлыгы белән көчле коллектив туплана. Аның эшен Роза Алеева дәвам итә. 1963 елда авылда яңа агач мәктәп төзелә. Аны Рафек Шәймәрданов җитәкли. 1973-1974 елларда бу мәктәптә 274 бала белем ала.

 

Грибан мәктәбендә күпләр тирән белем алып олы кешеләр булганнар. Алар арасында Абубеков Җәләл (тау промышленносте министры урынбасары), галим Эльбрус Магдеев, Илдус Хамзин - күренекле эшмәкәр, шулай ук Наил Шәймәрданов, Зәкия Насретдинова, Гөлсем Хөсәинова, Азат Хөсәиншин һәм башкалар.

 

1990 елда таштан ике катлы урта мәктәп бинасы төзелә. Беренче елны биредә тугыз дистә бала белем ала. Директор итеп Мөнир Шәймәрданов билгеләнә.

 

Якты, иркен бинада аерым кабинетлар, китапханә, ашханә, лаборатория, спортзал эшли. Мәктәп үз көе белән гөрләп яши.

 

Тик туксанынчы елларда башланган перестройка авылның социаль көнкүрешенә тискәре йогынты ясый. Эшсезлек яшьләрне авылдан китәргә мәҗбүр итә, балалар саны кими.

 

Әле менә, киләсе уку елыннан, мәктәпләрне балалар санына карап финанслау-га күчерү сәбәпле, Грибан мәктәбен ябылу көтә.

 

192 укучыга исәпләнгән, төзелгәненә тик 20 ел булган бина моңаеп калыр, күрәсең...

 

Бу турыда мәктәп директоры Мөнир Шәймәрданов:

 

“Мәктәпләр ябылу, укытучыларның эшсез калуы бик авыр, әмма котылгысыз хәл. Бу замана афәте дисәк тә хата булмас. Мәктәпләргә балалар санына карап биреләчәк акча укытучыларның хезмәт хакына да җитмәс. Мәктәпне тоту чыгымнары да зур бит.

 

Безнең авылда мәктәп бердәнбер социаль-мәдәни үзәк. Мәктәп ябылса авыл бетә дигән сүз. Шуңа күрә мәктәп ябылуны ничек тә кичектерергә иде.

 

Бүген мәктәптә 39 бала белем ала. Быел алты укучы урта мәктәпне тәмамлый. Яңа уку елында беренче класска нибары ике бала көтелә. Урта мәктәпне саклап кала алмасак, башлангыч мәктәп итеп калдырырга тырышырбыз. Чөнки киләсе берничә елда мәктәпкә 11 бала көтелә. Ә инде бер-ике елдан, 10-15 бала калгач, күпме генә тырышсак та, мәктәп ябылыр. Чөнки яңа закон буенча авыл мәктәбе классында 14 укучы булырга тиеш. Авылда эш юк, яшьләр шәһәргә китә, шуңа күрә бала туу да юк. Кемне укытырга?

 

Бүген мәктәп кадрлар белән тулаем тәэмин ителгән, кирәкле шартлар тудырылган. Балаларга 13 укытучы белем бирә (шуларның җидесе беренче, калганнары икенче категорияле белгечләр). Мәктәп ябылса барыбыз да эшсез калабыз. Өч укытучыбыз: Наталья Сесорова, Равил Хамзин һәм Марат Зиганшин яшь белгечләр программасы буенча машиналы һәм фатирлы булдылар. Мәктәп ябылса да, алар эшсез калмас”, - ди Мөнир Шәймәрданов.

 

Мәктәптә милли гореф- гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә зур әһәмият бирелә. Һәр мәдәни кичә татар телендә үткәрелә. Милли көрәш буенча спорт түгәрәге эшли. Шунда малайлар бик теләп йөриләр икән. Уңай нәтиҗәләре дә бар инде: Камил Гафуров, Ансар Шәймәрданов һәм Айдар Хафизов район, хәтта өлкә турнирларында призлы урыннар яулаганнар. Волейбол, футбол, өстәл теннисы белән дә укучылар актив шөгыль-ләнәләр.

 

Мәктәп китапханәсе киштәләрендә меңләгән китап - матур әдәбият, дәрес-лекләр, энциклопедияләр бар. Класс-кабинетлар тиешлечә җиһазландырыл-ган.

 

Мәктәп матур, тирәсе койма белән урап алынган. Кайчандыр утырткан каеннар ике катлы бинадан узып үскәннәр инде. Җәйге каникуллар вакытында балалар мәктәп бакчасында яшелчә, җимеш үстерәләр, кыш буе шулардан ашханәдә тәмле ашлар пешерәләр. Узган елны 36 банка кыяр, помидор тозлаганнар. Мәктәпнең алма һәм чия агачлары мул уңыш биргән.

 

Сергач районы мәгариф идарәсе җитәкчесе В.Коновалов әйтүенчә, киләсе уку елыннан Грибан балалары Янау мәктәбенә йөреп укырлар. Биредә татар балаларына ана теле укытылырмы? Бу хакта татар теле һәм әдәбияты укытучысы Надир Секамов:“Минемчә, рус мәктәбендә татар телен өйрәнү теләге зур булмас, чөнки балалар ана телен өйрәнергә авырсынырлар. Ник дисәгез, татар теле өстәмә фән хәлендә булыр. Димәк, татар балалары өчен дәресләр саны артыр. Ә үз мәктәбебездә программа татар телен исәпкә алып төзелгән. Икенчедән, мәгариф идарәсе нишләптер бала һәм әти-әниләрне сайлау алдына куя: татар телен өйрәнергә телисезме, юкмы? Баланың теләге бар икән, әнисе гариза яза. Миңа калса, бу дөрес түгел, ана теле фән буларак программага кертелгән икән, тулы күләмдә укытылсын”, - диде.

 

Ата-аналар аеруча кайгыра. Мәсәлән, Җәмилә Гафурованың ике улы мәктәптә белем ала. “Олы улым Камил 8 класста укый. Көрәш белән шөгыльләнә. Рус мәктәбендә аны кем татарча көрәшергә өйрәтер? Кечкенәм Илһам өченче класста гына. Рус телен яхшы белми. Янау мәктәбендә, рус балалары арасында ул нишләр? Юл йөрүе дә куркыта, төрле хәлләр була бит”, - ди Җәмилә.

 

Ринат Хөсәиновның ике кызы мәктәптә. Ул: “Ничек балаңны таңнан торгызып ят авылга чыгарып җибәрергә? Машинаның төзеклеге, йөртүченең хәле, һава торышы турында кем дә төгәл гарантия бирә алмый бит. Тик, күпме генә сөйләсәк тә, реформа ясаучылар халык сүзенә колак салмый”, - ди.

 

Ана телен федераль компоненттан алу, авылларда мәктәпләр ябылу – болар барысы да телнең бетүенә илтүче факторлар. Өйдә татарча сөйләшү белән генә телне саклап булмас. Әлбәттә, гаиләдә ана телендә аралашу кирәк. Ләкин телне фән буларак өйрәнү генә бөтен гомергә төпле белем бирә.

 

Телебезне саклау - татарлыгыбызны саклау дигән сүз һәм бу изге юлда үз фикеребезне, үз позициябезне бердәм булып якларга кирәктер.

 

 Янау мәктәбе Грибан балаларын ничек кабул итәр икән? Бу турыда берничә сорау белән Янау урта мәктәбе директоры С.В.НИКОНОВка мөрәҗәгать иттек.

 

 - Сергей Викторович, Сергач районы мәгариф идарәсе җитәкчесе В.П.Коновалов киләсе уку елыннан Грибан укучыларының сезнең мәктәптә белем алу мәсьәләсе карала, дигән иде. Сез моңа әзерме?

 

- Бу хакта сүзләр йөрсә дә, моны раслаучы бернинди документ күргәнем юк. Әгәр дә шулай була калса, аларны кабул итәргә без тулаем әзер һәм бик шат булырбыз. Безнең мәктәп бинасы 260 укучыга исәпләнгән, ә бүген нибары 50 бала белем ала. Мәктәп зур, җылы, иркен.

 

- Шулай була калса, балаларны йөртү ничек оештырылыр?

 

- 2010 ел ахырында мәктәпкә яңа автобус бирделәр. Балаларны иртүк барып алып, дәресләрдән соң озатып кую мәсьәләсе чишелгән дигән сүз. Шушы схема буенча Богородск мәктәбе эшли инде. Анда күрше Анды, Мөтеравыл балалары автобуста йөреп белем ала.

 

- Күпләрне, шул арада безне дә борчыган сорау: Янау мәктәбендә татар теле укытылырмы?

 

- Бу турыда әлегә берни әйтәлмим. Грибан мәктәбендә татар теле фән буларак расписаниегә кертелгән. Ә без шулай эшләп татар теле дәресен һәрвакыт бишенче, алтынчы дәрес итеп куйсак – дөрес булмас, әгәр икенче, өченче дәресләр итеп куйсак, бу вакытта Янау укучылары нишләп торыр? Уйланырга урын бар, вакыты җиткәч грибанлылар белән очрашып бу турыда аерым сөй-ләшергә кирәк булыр.

 

Мин үзем, мәсәлән, шушы фикердә: Грибанда башлангыч мәктәп калса, татар телен балалар дәресләрдән соң, Янаудан кайтып, үз мәктәпләрендә өйрәнә алырлар иде.

 

Грибан малайлары көрәш белән шөгыльләнә. Уңышлары турында да ишеткәнем бар. Көрәш һәм башка спорт түгәрәкләренә дә аларга үз авыллары мәктәпләренә йөрергә була. Бу, билгеле, минем шәхсән үз фикерем.

 

- Рәхмәт.


Р.ХАФИЗОВА әзерләде
Туган як
№ 16 | 22.04.2011
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»