поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.04.2011 Милләт

«Хәзерге татар теле – рус теле ул...»

– Экзаменнарыңны срочно сдавать итеп бетерә алсаң, рәхәтләнеп гулять итәр идек.

 

– Последний экзаменнан соң мин сиңа звонить итәрмен.

 

(Ике татар кызының үзара сөйләшүеннән.)

 

Бүгенге татар теле нинди ул? Телебезнең киләчәге өчен борчылып яшәүче бер галимнең: «Хәзерге татар яшьләре өчен татар теле – рус теле инде ул», – дигән сүзен ишеткәч, аптырап куйган идем. Уйласаң, мәгънә бар икән бу сүзләрдә. Кайвакыт татарча сөйләшкән кешеләрне тыңлап торсаң, бу «телдә» кайсы телнең сүзләре күбрәк икәнен аңлавы да кыен була. Бүген чиста, матур тел белән, татар теле галимнәре, язучылар һәм башка кайбер зыялы кешеләребездән тыш, берәү дә сөйләшми. Кемнәрдер русча, кемнәрдер ике телне бергә кушып, вата-җимерә сөйләшә. Сөйләм әдәбе бу катнаш телнең читтән тыңлап торучылар өчен гаять дәрәҗәдә ямьсез, корама тел булып ишетелүе турында берәү дә уйлап карамый. Үз сөйләмеңнең кимчелекләре күп очракта үзеңә сизелеп тә бетмәскә мөмкин. Әмма моңа игътибар итү, ягъни үз-үзеңне читтән тыңлап карарга өйрәнү бик мөһим. Шул вакытта гына кирәк-кирәкмәскә рус сүзләрен кулланудан тыелырга мөмкин.

 

Ни өчен без шулай сөйләшәбез соң? Фикерне җиткерү өчен үз сүзләребез җитмиме әллә? Шундый сорау белән яшьләргә дә мөрәҗәгать иткәнем бар. Аларның күбесе рус сүзләрен кыстырып җибәрүнең уңайлылыгы турында әйтәләр. Без ул сүзләргә шулкадәр нык гадәтләнгәнбез ки, хәтта кирәк вакытта алар урынына туры килгән татар сүзләрен таба да алмыйбыз. Менә шуннан соң ике телне катнаштырган чуар тел барлыкка килә дә инде. Сирәк очракларда яшьләр үзләренең рус мәдәниятенә, алдынгы шәһәр мохитенә бәйле булуларын ассызыклау өчен дә сөйләмнәренә «модалы» рус сүзләрен кыстыргалыйлар. Чынлыкта шул рәвешле телебезне кимсетүләрен, аның киләчәген чикләүләрен сизмиләр дә.

 

Тел чисталыгы мәсьәләсе туган телебезгә генә түгел, рус теленә дә яный. Бүген рус телендә сөйләшүчеләр сөйләмендә инглиз сүзләре еш яңгырый. Кайвакыт ул сүзләр татар сөйләменә дә килеп керә...

 

Проблема бар. Әмма ул без уйлаганча ук яңа түгел. Телебездә гарәп-фарсы алынмалары күп заманнардан бирле яшәп килә. Аларның күбесен бүген чит дип атау да мөмкин түгел, чөнки алар безнең телебезгә кереп урнашкан, аның зур гына бер өлешен тәшкил итәләр. Бүген татар телен алардан башка күз алдына китереп тә булмый. Рус теленнән кергән күп кенә алынма сүзләр дә үзләренә тиешле урынны яуладылар. Әмма татар телендә тиешле сүзләр булып та, аларның мәгънәсен аңлату өчен кирәк-кирәкмәскә рус сүзләрен куллану очраклары шактый. Бүген генә түгел, XIX-XX гасыр башында да татарлар арасында телне бозып, һәртөрле рус сүзләре кушып сөйләшү гадәте булган. Моның нинди аяныч хәлләргә китерәчәген гыйлемле, алдынгы фикерле кешеләр аңлаган һәм телебезне бу афәттән саклап калу чарасын эзләгәннәр. Күренекле галимебез Ш.Мәрҗани һәртөрле гыйлемнәр алуны, телләр өйрәнүне хуп күргән, әмма телләрне бутап сөйләшүгә каршы булган. Ул бу турыда: «Русча өйрәнү кирәк. Фәкать аларның тел, йола һәм гадәтләрен алудан, үзара русча сөйләшүдән һәм сүз арасына русча катыштырудан сакланырга, мөмкин кадәр үз телеңне сакларга тырышырга кирәк», – дип язган. Танылган шагыйребез М.Гафури да чын татар сүзләренә көннән-көн ярлылана барган татар теленең язмышы турында борчылган.

 

* * *

 

Мәҗит ГАФУРИ (1880-1934), күренекле татар шагыйре һәм публицисты

 

Чуар тел

 

Бер милләтнең теле югалса, бер милләт икътисади җәһәттән җиңелсә, ул милләт үзе дә югала.

 

Телебез гарәп кәлимәләренең һөҗүменнән котылды дип торган вакытта, телебезгә икенче бер һөҗүм башланды. Монысы, бик тизлек белән таралып, үзебезнең асыл сүзләребезне халык арасыннан югалта башлады. Бу хәзергә беленми торса да, телебезнең искиткеч дәрәҗәдә тамырыннан какшавына сәбәп булыр. Моның сәбәбеннән ниһаятьсез күп сүзләребез югалыр. Югалмый калсалар да, шул сүзлек китапларында гына калып, халык арасында таралмас. Менә ике сатучының сөйләшкәнен тыңлап карыйк:

 

– Ну, таварищ, ярминкәгә барасыңмы?

 

– Юк, нигә? Дахуты расхутка җитми торган нәрсә артыннан вримә тирәйт итеп йөрү ни стоит. Үткән ел ул ярминкәгә барып, так сибә бушка йөреп, расхутланып кайттым. Бармасаң, дватсат раз лутчы икән.

 

Менә дүрт-биш юл сүздә унбиш чит сүз бар. Хәлбуки, бу ике татар үз телләре белән сөйләшәләр. Рус кәлимәләренең сүзләре арасына кергәнен алар үзләре дә белми калалар. Чөнки табигый хәлгә әйләнгән. Бу сүзләрнең һәрберсе үз телебездә дә бар. Аларны хәтерләренә китерә алмый калганга күрә, чит сүзләрне ихтыярсыз китерәләр. Бу сүзләр бервакыт күбәеп, гомуми булып китеп, ничаклы үз сүзләребезне югалтуларына кем шөбһә итәр? Рус теле үз алдына торганда бик әдәби, безнең өчен белүе гаять кирәкле булса да, телебезгә катышып китеп, телебезнең чуарлануы, стиль ягыннан үзгәрүе, сүзләребезнең югалуы игътибарга алынса, телебезгә катышуы кирәкле эш түгел. Болай барса, татарча, русча, гарәпчәдән оешкан яңа бер тел дөнья йөзенә чыгар. Асыл төрки тел сүзлек китапларында гына калыр.

 

Инде русча укыган татарларның сөйләшкәннәрен тыңлап торсаң, ис китәр! Алар, шөбһәсез, яртысын русча, яртысын гына татарча сөйлиләр. Эшләр шулай барса, үз телебез белән укуның базары да төшә башласа, егерме-утыз елдан соң саф татар телендә язылган китапны аңлаучы да булмый башлар. Татар сүзенең нинди мәгънәдә икәнен сүзлекләрдән карап кына белә башларбыз. Без бу хәлгә төшмәсәк тә, болай барганда, балаларыбыз шул хәлдә калыр. Шул киләчәкне уйлап, телебезгә чит сүзләр катыштырып сөйләшүдән, кызык яки русча белгәнебезне кешегә белдерү өчен, телебезне чит сүзләр белән чуарлаудан сакланырга кирәк. Ике телне бергә катыштырып сөйләүдән, бара торгач, бер бозык, эшкә яраксыз тел генә туар. Моннан безгә башка файда килмәс. Фән аркылы яисә берәр нәрсә белән бергә кергән кәлимәләрдә сүз дә юк. Алар ихтыярсыз керәләр. Чөнки аларның исемнәре бездә борыннан булмыйлар. Алар безнең сүзләребезне югалтмыйлар.


Ләлә МОРТАЗИНА, педагогика фәннәре кандидаты
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»