|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.04.2011 Могҗиза
"Бозымга" ышанмаучыларгаБозым, сихер, җен-пәриләр турындагы вакыйгаларга элек әллә ни исем китмәсә дә, үзем бозым белән күзгә-күз очрашкач, бу хәлләрнең чынлыгына ышана башладым. 2005 елга керер алдыннан, 30 декабрь иртәсендә, кинәт үземне начар хис итә башладым, ә торгач, хушымны җуеп егылдым. Җитмәсә ул көнне имтиханга барасым бар иде. Шуннан соң терелеп китә алмадым, урын өстенә аудым. Авыруымның сәбәбен дә белмим, хәлсезлектән интектем. Ике көн рәттән әни ашыгыч ярдәм чакыртты. Табиблар мине хастаханәгә алып китергә исәпләде, ләкин мин каршы булдым. Чөнки Яңа елны өемдә, әти-әнием һәм яраткан энем янында каршыларга теләдем. Ә Яңа елны мин урын өстендә каршы алдым, ашау үтмәде, бераз су гына эчә алдым.
1 гыйнвар көнне хәлем бөтенләй мөшкел иде, башымны күтәрү түгел, селкенә дә алмадым. «Үләм бит хәзер, берәр нәрсә эшләтегез инде» дип көч-хәл белән әйткәч (минем хәтта телем дә сөйли алмас дәрәҗәгә җитте), әни тагын ашыгыч ярдәм чакыртты. Монысында инде хастаханәгә барырга риза идем. Алай гына да түгел, хастаханәгә илтүләрен ялвардым. Әти ашыгыч ярдәм машинасына мине күтәреп алып төште.
3 ай буе Казанның төрле хастаханәләрендә яттым, бар җиремне дә бик җентекләп тикшерделәр, ләкин бер авыру да тапмадылар. «Сәламәт кешедән дә нык син» диделәр. Ә үзем никтер аякта да басып тора алмадым... Инде табиблардан өметем өзелгәч, өйгә кайтып, өемдәге җылы урынымда ятырга карар кылдым. 18 яшемдә хәлсезләнеп, аяктан егылуыма барлык туганнарым, якыннарым, танышларым гаҗәпләнде. Алар минем өчен бик нык кайгырды.
Инде шундый яшәү рәвешемә күнегеп барган мәлдә, дәү әти мине Әлки районының Базарлы Матак авылында яшәүче Лиана исемле кызга алып барды. Ул кызның кешеләрне дәвалавы турында дәү әти район газетасында укыган булган. Лиана башта аның янына ни сәбәпле килүемне сорады, ә аннары «синдә бозым бар» диде.
- Кем ясаган аны? - дим.
- Ул сиңа ясалмаган, әтиеңә йә әниеңә ясалган бозым ул. Ә син аны үзеңә алгансың.
- Ничек итеп?
- Бозым теләсә нинди предмет яисә ризык аша бирелергә мөмкин. Мәсәлән, конфет аша. Аны синең әти-әниеңә бирәсе булганнар, ә син аны үзеңә алгансың. Шулай итеп, бозым конфеттан сиңа күчкән.
- Нигә син кешеләрне дәвалау белән шөгыльләнәсең соң?
- Дәваламасам, үзем аларның авыруы белән чирли башлыйм, - диде ул.
Шул ук көнне Лиана үземне мулладан өшкертергә кушты. Мулла өшкерде дә, үзем белән 7 ризык биреп җибәрде. Аларны мин ашарга, ә суы белән коенырга тиеш идем. Тик шушы өшкерелгән су белән коенган вакытта аңымны югалтып егылдым. Күрәсең, бозым шулай чыккандыр... Лианага мин барлыгы 3 көн бардым, ул мине аякка бастырды. Аннан чыккач та, үземне яңадан туган кебек хис иттем, күңелдә җиңеллек, рәхәтлек тойдым. Мин ул кызга бик рәхмәтлемен. Ул вакытта Лиана мәктәптә генә укый иде әле. Шушы көннәрдә мин аңа шалтыратып хәлләрен белештем. Лиана Казан дәүләт медицина университетында акушер-гинеколог белгечлеген алган. Бүген дә аңа ярдәм сорап килүчеләр бихисап, берсен дә кире бормый, хәленнән килгәнчә ярдәм итә.
Ходай барыбызны да бозымнардан сакласын, барчабызга да сау-сәламәт булырга язсын!
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|