поиск новостей
  • 21.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 21 Гыйнвар
  • Фирзәр Мортазин - җырчы
  • Эльнара Нурмөхәммәтова - җырчы
  • Иван Егоров - дәүләт эшлеклесе
  • Наил Мөхәррәмов - галим
  • Кәрим Җаманаклы (1905-1965) - шагыйрь
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
23.04.2011 Җәмгыять

Кем ул Ленин?

Кичә Ленинның туган көнен билгеләп үтүчеләр дә булды. Пролетариат юлбашчысы Владимир Ульяновның тууына 141 ел булды. Берәүләр аны әле дә үзләренең лидеры итеп кабул итә, икенчеләр бөек сәясәтче буларак бәяли, өченчеләр исә Россиянең дошманы дип саный. Ә сезнең өчен кем ул Ленин?

Ранил ХӘЙБУЛЛИН, Казан шәһәренең 19 нчы төзәтү колониясе хезмәткәре:

 

– Кызыклы, күпкырлы шә­хес. Аның укырга өндәве кү­ңелгә аеруча сеңеп калган. Әй, мәктәптә аптыраталар иде шул сүзләр белән. XIX гасырда туып, XXI гасырда да телдә булуы Ленинның ника­дәр даһи икәнлеген тагын бер кат дәлилли. “Россия исеме” проектында Сталин белән беррәттән нәкъ Ленин­ның җиңеп чыгуы үзе генә дә ни тора.

 

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА, язучы:

 

– Үткәнебездә булган бер генә нәрсәне дә сызып ташлый алмыйбыз. Ленинга карата да шуны ук әйтеп була: тарихыбызда аның үз урыны бар. Әйе, аның ялгышлары, хаталары күп булган. Тик хезмәтләре хакында да онытмаска кирәк. Безнең җәмгыять бик кызык: алга барырга, яңа үрләр яуларга омтылабыз, артыбыздан бар күперләрне яндырып барабыз. Ләкин кайвакытта кире әйләнеп кайтырга, артка карарга да ки­рәк. Ленинны пот биек­легенә күтәрү турында сүз бармый анысы. Күңелебездә булмаса да, тарих ки­тапларында, дә­реслекләрдә аның турында мәгълү­мат биреп барырга кирәк.

 

Хафиз МИРГАЛИМОВ, ТР Дәүләт Советында Коммунистлар фракциясе җитәкчесе:

 

– Ул – безнең тарихи байлыгыбыз, халык ихтыяҗын, мәнфәгатьләрен яклаган, якты киләчәк төзеп күрсәткән бердәнбер шәхес. Үзенең 55 томлык китапларында, 75 еллык совет чорында дөрес яшәү маягы булган ул. Ленин һәм аның көрәштәшләре турында ни генә язсалар да, аларга каршы көрәш алып барсалар да, халык өчен кабул ителгән программалар, законнар белән мактана алыр­лык башка мондый сәя­сәтче, җитәкчеләребез юк. Бү­генге тормышка карагыз инде: мәктәп, балалар бакчасы, хастаханә, фатир – бөтен җир­дә акча таләп итәләр, бар хезмәтләр түләүле. Шунлыктан совет халкы элекке вакытларны бик сагынып искә ала. Ни генә дисәләр дә, Ленин – бик зур галим, көрәшче, һәм иртәме-соңмы аның идеялә­ре җиңеп чыгачак.

 

Эльвира ШӘФИГУЛЛИНА, 1 нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы:

 

– Җиңелрәк сорау бирсә­гез иде! Ленин, Ленин... Бөек кеше, тарихыбызда тирән эз калдырган атаклы шәхес. Тагын ни дип әйтергә дә белмим инде. Укучылар белән Тукай кичәсенә әзерләнеп йөри идек, Ленин кем ул, дип бө­тенләй аптырашта калдырдыгыз әле сез мине.

 

Юрий ПРОХОРОВ, Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының ТР комитеты рәисе:

 

– Ленин – дөнья пролетариаты юлбашчысы. Безнең бар аңлы тормышыбыз марк­сизм-ленинизм тәгълиматын өйрәнүгә корылган иде, төрле чаралар ярдәмендә аны тормышка ашырырга омтылдык. Үз вакытында мин партия әгъзасы булдым. Ленин алга сөргән гаделлек идея­сеннән әле дә баш тартмадым. Шунлыктан аның турында уңай фикерләр генә әйтә алам.

 

Айрат СИТДЫЙКОВ, “Казан Кремле” дәүләт музей-тыюлыгы директоры урынбасары:

 

– Ленин турында кыска гына, тик бик эчтәлекле сүзләр әйтергә мөмкин: күренекле илбашчы, сәясәтче. Аның тарихыбызда нинди эз калдырганы хакында бәхәсләшү­не урынсыз дип саныйм. Даһи кеше булган ул.



Ватаным Татарстан
№ 74 | 23.04.2011
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№52 (769323) / 29.04.2011 17:32:47

Мирога өстәп:

Мулла:
_Син,милла-кем, бераз гөнахтан курык инде, оҗмахка керерсең.
-Соң хәзерәт, урманга барганда, Чәтертән сазлыгы бар бит әле, аны узып була микән?
-Әй, халык күп йөри урманга, урап узу җаен тапканнардыр әле...
- Менә-менә, хәзерәт, минем кебек гөнахлылар бик күп,урап узу җае табылыр әле...

№51 (769293) / 28.04.2011 23:30:38

Бу хикәятне укыгач,бернәрсә аңлашыла.Сез үпкәле яшәешкә,күңелегездә Аллаһ Тәгаләгә дә урын юк икән...
Авылларда безнең якта күп кеше йөри мәчеткә.Аларны беркем өндәми.
Дин әһелләре алар безнең кебек үк кешеләр,нишләп соң әле алар бар кешегә дә ошарга тиеш.Менә миңа да ошамый күп нәрсә, дуслык, туганлык булсын өчен ни эшләргә кирәк соң? Безнең илебезгә карата ышаныч артсын иде халыкта.

№50 (769287) / 28.04.2011 23:00:58

Миро, УЛЭМ ИНДЕ ТУЗГА ЯЗМАГАН НЭРСЭ ТЫНЛАП)))))))))))ЗА ТО ЯШИСЕЛЭР КИЛЭ,ЮМОР МИЕКЕБОРЫЧ ДИВАНА....

№49 (769286) / 28.04.2011 22:53:15

Борычка өстәп бер мәзәк:
Бер төркем теге дөнья кешеләре җәннәткә керергә чират көтәләр икән.Күрәләр: ике фәрештә ике яктан култыклап, бер исерекне чиратсыз кертергә маташалар, теге аягында басып тора алмый."Ник исерекне җәннәткә кертәсез, ул фани дөньяда да гел исерек булды"- диючеләргә бер фәрештә болай ди:"Бу бәндә гомер буе автобус шоферы булып эшләде, аек килеш руль артына утырмады. Шуның аркасында көне буена меңләгән кеше меңнәрчә тапкыр алланы искә ала иде"

№48 (769278) / 28.04.2011 21:43:33

Сездә кеше башы ботап гел Аллаһы белән генә куркытмагыз... Бер Аллага ышанып ятсаң... әти белән әнине дә яшльли алып китте ул. Бар да йола белән күмергщ тырыша кешене, әмма ул әле баш югалтып Аллага ышану дигән сүз түгел. Бу ата-бабага хйрмәт.
Башта дин әһелләре үз арасында дуслык -туганлык урнаштырып күрсәтсеннәр. Акча бүлешә алмый әлләни эшләшеп бетәләр. Шулай ук кешегә динне көчләп тагарга азаплану да кире генә йогынты ясый. Авыл саен мәчет, йөргән кеше юк. Шул сезнең кебек "динлеләр" һәр кешенең якасына ябышып Аллага ышаныгыз, мәчеткә йөрегез дип көчләп дин юлына кертергә азапланганнан ул. Гарәп илләрендә безгә караганда дин йөз тапкыр көчле. Ришвәт аларда, корал тотып суешу аларда. Күпме акча ага Кагъбә иленә. Кайда дин, анда зур акча әйләнә. Алардан налог алынмый. Бүген дәүләтнең башка механизмы калмагач, дингә тартып башка нәрсә уйламасыннар дип, мәчет өстенә мәчет, чиркәү өстенә чиркәү сала. Аңа карап, тәртип тә, алга китеш тә юк. Һаман саен артка карап, узган гасыр белән яшәү, дин торышының бүгенге хәле ул. Дин дә заманга ярашырга, кешене алга таба уңышлы яшәтергә, аңа булышырга тиеш. Бүген ул бары тик киресен генә эшли. Шуңа да мәчетләрдә тынычлык, илләр арасында аңлашу юк. Динне хөрмәт итәргә була, әмма ышанмаганны тукмап ышандырып булмый. Нонатехника заманы. Дөнья килеп чыгышын фәнни нигездә исбат иткән заман. Алла беркемне дә бернәрсәдән дә сакламый да якламый да. Аңа җаза да бирми. Дин тарихы белән аз гына таныш булган кеше, ул турда тәртиплерәк шапырына. Дин юлындагылар үзләрен тәртиплерәк тотсалар, аларга хөрмәт кенә арта. Ярдәм дә итәргә тырышасың. Ә болай каршыга чалгы тотып чыгып, әллә кая китеп булмый ул.

№47 (769213) / 28.04.2011 10:22:26

Cаз! Син, бәбкәем, үзеңдә булмаганны кешегә өләшмә. Авыр чакта, АЛЛА дип кычкырасың, дәүләткәем дип түгел. Берәр нәрсә буласы булса, АЛЛА сакласын дибез. Дәүләт сакласын димибез. Алла бирса, сиңа акыл керер. Берәр якыныңны күмгәндә, дәүләткә түгел, ходай ярдәменә, аның йолаларына буйсынып җирлибез.

№46 (769143) / 27.04.2011 18:43:45

Бүген урамда 21 гасыр. Дин бүгенге көндә дәүләт өчен бер калкан ролен үтәүче корал гына ул. Алла беркайчан да, беркемне дә камчыламый да, бүләкләми дә. Алланы да шул ук бер кеше уйлап таткан. Илдә тәртип кирәк булган. Гарәпләрне күп төркемнәрдән берләштереп, юкка чыгудан саклап калу өчен менә дигән бердән-бер юл булган. Бүгенге көндә һәр яңа нәрсәне Аллаһы исеме белән бәйләп, кешенең үз акылын унытып, аңа булмаган акылыңны бәйләргә тырышу, га

№45 (769055) / 26.04.2011 21:26:03

Укып-укып карыйм да, шаклар катам сезнең аптырашлы карашыгызга. Адашканнар илендә адашкан җитәкчелек астында тугъры юлны эзләп табу чыннан да, бөтенләй мөмкин түгел кебек.

Мин төп-төгәл әйтә алмыйм, гомумән, җир йөзендә гаделлекнең тулаем урнашуы мөмкинме, әллә юкмы?

Әмма кызыксынган кешеләр өчен җир йөзендә исламият тулаем урнаштырылганнан соң, пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм вакыты, 30 ел һәм шуны эченә алган беренче 100 ел, аннан соңгы икенче 100 ел, һәм соңгы өченче 100 ел - исламиятнең көчле вакыты.

Шуның беренче 30 елы - гаделлек чоры. Әмма шушы 30 елның азагындарак бер яһүди мөселман булып кыланып, мөселманнар арасына таркаулык кертеп җибәрә. Шуның нәтиҗәсендә мөселманнардан шигыйлар аерылып чыга. Аларны мөселманнар бүгенге көндә кяфергә исәпли. Аллаһ Белүче.

Күз алдыгызга китерегез, мисал өчен, бүген Медведев, Путин, Миннеханов 2109 маркалы \"Жигули\"да руль артына үзе утырып яки җәяүләп төнлә шәһәр халкының зарын тикшереп йөриләр.

Әйтик, яннарында бер хезмәтчеләре дә бар.
Яши торган өйләре ике яки өч бүлмәле гади фатир.
Ризыклары гади кешенекеннән аерылмый яки кимрәк. Мондый хәлнең булуы бүген мөмкинме?

Менә исламиятнең башында пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм вакытында һәм аннан соңгы беренче 30 елда хаким шундый кеше була.
Ул патша да, бер үк вакытта имам да. Ягъни ил белән идарә дә итә һәм намазны да үзе укыта.
Чөнки иң гыйлем һәм иң нык Аллаһтан куркучы да ул.

Димәк,илдә гаделлек булсын өчен, илбашының Аллаһтан нык куркучы булуы шарт булып тора.
Аның гаиләсендәге яшәү шартлары аның илендә яши торган фәкыйрьнекеннән бик нык аерылмый.

Билгеле инде, ул Аллаһны - үзенең Раббысын яхшы танучы.
Каберенә кергәч тә, аңардан җавап алына башлаячагын ул яхшы белә.

Менә шундый хәлләр, инде нишлибез?

P.S. Сүз уңаеннан, әйтергә кирәк, ул вакыттагы яшәеш тулаем Коръәни Кәримгә нигезләнгән һәм шәригать кушканча булган.

№44 (768990) / 26.04.2011 10:30:56

Рифма! Хәзер 1017 ел түгел шул. Хәзерге капиталистлар чыгып качмаячак. Рәсәйдәге җир асты байлыклары беткәч, берсе дә калмаячак. Аларны монда бер ни дә кызыксындырмаячак.Хәзер төзү юк, чимал сату гына бар. Ә коммунистларга килгәндә алары да элеккеге түгел. Үзләре өчен генә тырышучылар. Иманым камил, алар хәйрия фондының, балалар йортының, мәктәпләрнең кайда икәнен дә белмиләр. Шул сайлау вакытында гына булса инде.

№43 (768945) / 25.04.2011 23:10:04

Минемчә, тагын берничә елдан Ленин "икенче килү" кичерәчәк, бигрәк тә социализмның сакланып каган соңгы казанышы- бушлай белем алу хокукын да тартып алсалар.

№42 (768925) / 25.04.2011 21:42:34

Егерме ел буена халыкка "менә без нәрсәгә омтылабыз һәм җәмгыятьнең киләчәген ничек күз алдына китерәбез" дип идиологик программа тәкъдим итә алмаган власть органнары, аларның теоритик хезмәтчеләре, әлбәттә ленинизмны пычратудан, аңа яла ягудан арынмыйлар. Әмма аек карашлы интеллигенция, хәтта аның коммунистик идиология кабул итәлмәгән вәкилләре дә, бүгенге чынбарлыкка бәя биргәндә Ленин фикерләре белән килешмичә булдыра алмый.
Россиядә бетеп җитмәгән тиз генә бетәргә ошамаган дөнья кризисы буржуазияне марксизм-ленинизмга яңача караш булдырырга мәҗбүр итте. Крисизның беренче көннәрендә үк америкалы бер эшмәкәр К.Марксның "Капитал"ын 6 мең дәна бастырып сатты. Маркс тәгълимәты барысыннан да көчле, чөнки ул дөрес....Тормыш тәҗрибәсе ленинизның хаклыгын, аны кире кагарга маташуларның котылгысыз банкротлыгын раслый. Моны безнең тормыщ көннән көн раслый бара. Халыкның көннән көн хәерчеләнә баруы, бер кучка халыкның череп баюы, унҗиденче елгы вакытны хәтерләтә кебек. Ул чорда да халык бай яшәсә, түнтәреш булыр идемени соң? Бүген кеше башын ботап, ул чорда бай яшәгән халык, икмәкне чит илгә дә чыгарган дип ышандырып азапланалар. Бүген дә уртача хезмәт хакы 22 мең Русиядә дип кеше аңын томаларга тырышалар. Бер кеше үзенең еллык керемен уртача билгели ала, әмма Татарстанда, яки Русиядә уртача хезмәт хакы шул кадәр дип сөйләү, әхлаксызлык, андый төшенчә болницадагы уртача темпиратура дип сөйләү кебек үк көлке.

№41 (768816) / 24.04.2011 22:29:59

Дорес сойлисен туган!

№40 (768814) / 24.04.2011 22:27:47

Кылчык! Син чын кылчыкма ул. Ну ИСТОРИК нын дусты?

№39 (768810) / 24.04.2011 22:09:34

Без бу дөньяга тумаган да булыр идек.

№38 (768808) / 24.04.2011 22:08:33

талап алмаган булса шул 1917елга хәтлеләр яңадан килгән булырлар иде Ә болар зур җинаятьче буларак хәер анысы и так понятно.

№37 (768807) / 24.04.2011 22:05:17

Хәлләреннән килсә кешене бөтенләй бушка эшләтерләр иде.Балык башыннан чери диләр,нишләптер шул сүз һәрвакыт дөрес булып чыга.Нинди налог ясап куйдылар бит бизнесменнарга.Зарплата ничек итеп артсын.
Бер җитәкче әйткән эшчеләренә, пенсионныйга һәм подоходный налогны үзегез илтеп түләгез кая кирәк, дигән.

№36 (768802) / 24.04.2011 21:54:08

1917 елгы февраль инкыйразыннан сон ,октябрьдэ ленин властьны талап алмаган булса,бугенге тормышыбыз нинди булыр иде икэн?Минем фикер-бик купкэ яхшырак.

№35 (768800) / 24.04.2011 21:51:32

эше бар аның тик түләве юк. Түләсәләр урам җыештырырга да атлыгып торырлар иде әле. Бик авыр хәлләрдә калган кешеләр бар.

№34 (768797) / 24.04.2011 21:42:37

Эше генә булсын, көненә унбишәр сәгать эшләргә теләүчеләр дә күп хәзер.Спрос булса, предложение булачак.

№33 (768791) / 24.04.2011 21:23:19

капитализм тагын да әшәкерәк, бүгеннән дә комсызрак, мәгънәсезрәк булган бит. 12-14 сәгатьлек эш көне генә ни тора. )))
Пенсия яшен арттыру,эш көнен озайту турындагы фикерләр яңадан ишетелә башлады бит Исмәгыйль.

№32 (768780) / 24.04.2011 20:27:44


В США, как это ни странно звучит для постсоветских республик, идёт подготовка к „Первомаю“. В США „Первомай“ именуется „May Day United“. На протяжении апреля в США происходили не только митинги под девизом „права трудящихся — права человека“, но и активная подготовка протестных сообществ. На сайте организаторов, в разделе соорганизаторов указано более 50 общественных организаций.
2011-04-24
http://www.iarex.ru/

№31 (768770) / 24.04.2011 19:58:20

әйтәм инде, "Аллага шөкер,ялгышларын аңлап,тәүбәгә килгәннәр! Бу эш начармы ни? Барыбыз да ялгышабыз бу җирдә. Ялгышлыкны вакытында аңлап тәүбә кылу яхшы эш.
Товрищ суды да ялгышын төзәттерә алмаган ул вакытта. Менә хәзер төзәлгән булып чыга." дип үз-үзеңне алдалап утырма!
Тот капчыгыңны киңрәк! Атакайга карап төртенүчеләрнең дә, мөфти артына басып сәҗдәгә китүчеләрнең дә күпчелеге чын йөзләрен битлек астына яшерүчеләр!

№30 (768762) / 24.04.2011 19:22:33

Ул бала мэгэен бабай оныгы булгандыр. Чын татар сезне тешлэмэгэн ул мина булган сузе.Шул ата коммунист оныклары безгэ дура дип акыра да инде.

№29 (768742) / 24.04.2011 17:07:12

Мишарка, ты просто молодец!!!

№28 (768739) / 24.04.2011 16:43:17

Ничек кенә булмасын, Ленин 20 гасырның иң бөек шәхесе булып калачак. Инкыйлаб буш урында туа алмый. Үткән гасыр башында капитализм тагын да әшәкерәк, бүгеннән дә комсызрак, мәгънәсезрәк булган бит. 12-14 сәгатьлек эш көне генә ни тора. Ленин, Октябрь революциясе булмаса аларның аппетиты әле бүген дә ким булмас иде. Шул ук Европа белән Америкада да. Ильич үз кесәсе, мәнфәгатьләре өчен түгел, ә эшчеләр сыйнфын изүдән, мыскыл итүләрдән коткару, азат итү өчен көрәшкән һәм җиңеп чыккан. Сталин кебекләр килеп аның казанышларын б.кламаган булса дөня бүген ихтимал гел икенче булыр иде.

№27 (768735) / 24.04.2011 16:12:01

ай да бабай молодис!!!


чын татар үзенең башын белә,бармак белән төртеп күсәтүеңне сорый. берәү булса шыпырт кына утырыр иде,бу сорый тагын,әдәм келкесе.

№26 (768657) / 24.04.2011 01:00:12

инде ничәнче тапкыр КПРФны сайлый халык. барыбер ничек кирэк шулай саныйлар аны.
Тик 2017 ел теге инкыйразның икенче 100 еллыгы булмас микән соң?

№25 (768654) / 24.04.2011 00:07:44

Ленинны барлык хәерчеләр дә ярата, алар хәзерге Рәсәйдә 90%. Шул кадәр халык декабрь сайлауларында Зюганов партиясенә тавыш бирәчәк, чөнки ул бүгенге Ленин бит инде. Без кабат 2012 елда коммунизм төзи башлаячакбыз. 2017 елда Октябрь революциясенең 100 еллыгы иң зур бәйрәм булачак!

№24 (768638) / 23.04.2011 22:50:08

Дусларым, тулаем деморальләшү бу. ягъни нәрсә яхшы һәм начарлык нәрсә икәне беркем тарафыннан билгеләнми, ачыкланмый. Хәзер джунгли законнары хөкем сөрә башлады бит.БАБЛО гына калды, бүтән кыйммәт бетеп бара. Аннан злодей Ленинга,Сталинга сылтыйлар барысын. Уйласаң, куркыныч, уйламыйча яшәсәң генә..

№23 (768637) / 23.04.2011 22:45:48

"Чын татар",киресенчә, аңламаучы я җитешеп җитмәгән, я аңлаудан үткән, картаебрак киткән була түгелме? Балалар:сез элек туган булсагыз без белеп туган дип әйтәләр ди имеш.Әнә Нурислам аңлатыбрак яза, шуны укы!

№22 (768634) / 23.04.2011 22:41:10

Нурислам абзый инде бу заманны да динсез-денсез дисәң?
Без нинди заманда үстек соң? Ләкин барыбер шәфкатьсез булмадык. Ә хәзер нәрсә?
Ания ханым!

№21 (768631) / 23.04.2011 22:33:11

№17.
Без динле заманда яшәмибез. Рәсәйдә дингә 20 ел элек юл ачылса да, хакимияттә динсезләр, шул ук Ленин, Сталин тәгълимәтендә тәрбияләнгән номенклатурщиклар. Шуңа күрә рәсәйдә динсезлек дәвам итә. Христиан дине ялган дин. Ислам динен тотучылар арасында да адашу бик көчле.
Аллаһ Тәгалә татар милләтен- мөселман гаиләсендә туганнарны тугъры юлына күндерсен иде.

№20 (768629) / 23.04.2011 22:28:19

Бабай,синен фикер анлашылып житмэде,расшифруй пажалытсы!Картаебрак киттен штоли?

№19 (768626) / 23.04.2011 22:19:44

Урыста:"Устами ребенка и пьяницы глаголит истина" дигән әйтем бар.
Сезнеңчә фикер йөртеп, бу бала динле чорда тәрбияләнгән, ә сез динсез чорда тәрбияләнгәнгә күрә, шулай дип әйтә торгандыр.

№18 (768624) / 23.04.2011 22:06:00

Ленин сайлаган юл дорес хэм килэчэктэ Рэсэй иртэме сонмы янадан шул юлга кайтачак.Чонки хэзерге кыргый капитализмнын килэчэге юк.Социализм инде ботен жир шарында узенен идеялэренен дорес,неизбежный икэнлеген раслады.Куп кенэ кап . иллэр социализм принципларын куллана узенен яшэешендэ.Эгэр дэ соц система булган булса безнен ил доньяда лидер булачак иде экономик яктан.Энэ Кытайны гына карагыз,Сов.Союзыннан ойрэнеп бугенге кондэ нинди статуска ия.Америка хэтле Американын бугенге кондэ топ экономический конкуренты.Э анда бездэгегэ караганда бик купкэ сон тозеделэр социализмны.
Лениннын да ялгышлары булгандыр,эмма алар кемдэ булмаган сон? Энэ бугенге политика инде егерме елдан артык гел ялгышлардан гына тора.Хэм аны тозэтергэ уйлаучы да юк.Россия адашты жэмэгать,дорес юлны тапсын иде дип телик.

№17 (768619) / 23.04.2011 21:19:27

Буген 5 яшьлек ир балага иелеп суз кушкан идем "Отстань дура" дип кычкырып салмасынмы.Без Ленин заманында тэрбиялэнгэн кешелэр,олыларга кутэрелеп карарга да курка идек.Хэзерге динле заманда шушындый балалар усуе бик кызганыч элбэттэ.Эйтэсе килгэнем шул динле эмма эхлаксыз заманда яшибез.

№16 (768608) / 23.04.2011 18:34:14

Мулла күмсә мәетне,
Нигә Ленин гаепле?

№15 (768606) / 23.04.2011 18:04:12

Алар авылга шанс на выживание калдырмыйлар.
Җимерүчеләр без.

№14 (768604) / 23.04.2011 17:37:17

Беркемгә дә кирәксез булып басып торса ташыйлар кәнишне. әллә кирпеч арзан торамы? Урлаган кеше хет аны эшкә яратыр,ә монда буш торып үзе ишелә башлый.

№13 (768602) / 23.04.2011 17:29:30

Авылдагы урта мәктәпне икенче елга ябарга җыеналар.СССР заманында төзегән булганнар.Гөлт итеп тора әле ул.Газы кергән.Балалар әз 40, 50 бала.Йозак кына элсеннәр, авыл халкы кирпиченә хәтле ташып бетерә ди.әни.
Күбесе шул мәктәпне бетергән.Нәрсәгә өйрәткәннәр:урларга,җимерергәме?Сөт җитештерү комплексын кирпиченә хәтле ташып бетерделәр.Авылны авыл халкы үзе бетерә.Самоуничтожение.

№12 (768600) / 23.04.2011 17:01:17

Һәм гомумән шушындый иманлылар күп булганга какшаган инде кешедә иман. бер төрле сөйләп икенче төрле эшләгәнгә,яшәгәнгә күрә!

№11 (768599) / 23.04.2011 16:57:00

ялгышларын аңлап,тәүбәгә килгәннәр! )))
Ком коелып беткәч нишләсеннәр инде! Теге вакытта ук курыккан кеше ходайдан куркып яшәде.Урламады, кешенекенә тимәде,толлар һәм ятимнәр,гарипләр өлешенә кермәде!
Ә хәзер барсы да шундый \"динле\", мәчеттә мәет күмәргә барыр өчен сугышалар!
Хәзерге караклар да тагын бер 20 елдан китәрләр мәчеткә. 20 буынга җитәрлек урлап бетерсеннәр әле мөмкинлек булганда!

№10 (768594) / 23.04.2011 16:35:06

Эйтэм инде,хэзерге тормшыбыз барыбызныкыда Аллага шокер.Причем монда безнен тормыш.... Бугенгэ хэтле Ленин лозунгасы белэн укып чыкта,аннары аны аяк астына салып ташламы! Отстань то меня, бетте китте.Язасы фикерлэрен булса яз!!!

№9 (768593) / 23.04.2011 16:27:48

\\Кем ул Ленин?\\

Татар түбәтәе кигертеп, татарчага өйрәтеп, берникадәр Коръән сүрәләре дә ятлатып, 3-се, 7-се, 40-на чакырып өстәл башына утыртсаң менә дигән, бүгенге йола үтәргә йөрүче, татар бабае - мулласы.
Сакалы белән дә киеме белән дә аеырылмый. Мыегын кырсаң ярый, шул көе калдырсаң да була, анысы бик мөһим түгел. Мөһим Коръәннән берничә кыска сүрә ятлавы һәм сөйли
белүе. Соңгысын ул булдыра иде.

№8 (768592) / 23.04.2011 16:21:02

Мишярка, мин синең үз тормышыңнан канәгать булуыңа бик шатмын.
Ирлеләрдән ким тормыйм дисең. Ким түгел, артыгырак булуыда ярый. Нигә аларга тиңләшәсең.
Комп.артында зарланышучыларда комсызлык галәмәте ул Мишярка.


Менә шул.
"Теге вакытта...."
Аллага шөкер,ялгышларын аңлап,тәүбәгә килгәннәр! Бу эш начармы ни? Барыбыз да ялгышабыз бу җирдә. Ялгышлыкны вакытында аңлап тәүбә кылу яхшы эш.
Товрищ суды да ялгышын төзәттерә алмаган ул вакытта. Менә хәзер төзәлгән булып чыга.
Минем сүзләремне раслыйсыз,менә шул.

№7 (768591) / 23.04.2011 15:53:00

Синең трусыкларыңны актаручы юк,гаиләңгә тыкшынучы юк,аерыласыңмы-кушыласыңмы товарищлар суды юк.)))
сине трусиклар,һәм товарщ.судлар гына борчый идеме?
Калганын дөрес язгансың: БЕРКЕМНЕҢ БЕРКЕМДӘ ЭШЕ ЮК!


теге вакытта хатын өстеннән йөргәнгә судта басып торучылар хәзер мәчет юлын таптый,көне-төне вәгазь,җитәкче капиталистларга рәхмәт укый.

№6 (768588) / 23.04.2011 15:39:27

Мин тормышымнан зарланмыйм,Аллага шокер-авызымны тутырып эйтэ алам.Ирсез торсамда ирлелэрдэн бердэ ким тормыйм...Монда мин уз фикеремне генэ эйттем,,алдагы балаларнын килэчэген куз алдына китереп,Илебездэ тынычлыктан аермасын иде раббым. Нигэ ато, коне-тоне зарланышып ятарга комп. артында бик аллага шокер булгач??!

№5 (768584) / 23.04.2011 15:21:22

Ленин дахидыр анысы, сүз дә юк.
Әмма аның 17нче елдагы колган террор гамәлләре,кан коюлары,шушы кан кыюларга лично әмер бирүе өчен ихтирам итә алмыйм. Любой террорны кабул итмим. Да алар - Сталин = Ленин,аерма күрмим.
Соңгы генсекларыбыз (Хрущ. Бреж. Горбач.) алып барган юл,Ленин юлы түгел иде. Соңгылары үз халыкларына террор кулланмадылар,инокомыслиене исәпкә алмаганда.

Да, булган русиянең Ленин чоры,и не более того.

Шундый матур киләчәкле ил нигә таркалды,яхшы булгач??? Вот ведь вопрос! Бар кеше дә яхшы яшәгәч, ник ул вакытта коммунистларны сүгә идегез,хәзерге байларны,ил башындагыларны сүккән кебек?

Мишярка, үлгән сыер сөтле була.
Хәзер, начармы ни тормыш?
Аллага шөкер - яхшы!

Синең трусыкларыңны актаручы юк,гаиләңгә тыкшынучы юк,аерыласыңмы-кушыласыңмы товарищлар суды юк. Чит илгә чыгасыңмы,анда каласыңмы, кайтасыңмы бер кешенең эше юк.
Эх җегетләр,\"Күрмәгәннең күрәсе,күргәннең (т..сы) косасы килә\" дип әйтер иде безнең \"чегән\" Гыйлаҗ абый.

Хәерлегә булсын.

№4 (768580) / 23.04.2011 15:00:37

Ленин Лениногорскига нигез салган, шуңа күрә безнең шәһәргә аның исеме бирелгән һәм һәйкәл куелган -
ЛенТВ хәбәрчесенең "Кем ул Ленин?" дигән соравына бер бала (10 класс укучысы) шулай җавап биргән иде :))

№3 (768574) / 23.04.2011 13:37:46

Путинлылар булганга курэ кесэ ягы калыная бара,(кемнэрдер очен)Ленинчылар булган очракта килэчэгебез балалар-тэктэп турында кайгыртыр иде.Сугыштан сон авыр вакытларда АЛГА таба барган,э хэзер нигэ кирегэ бара бу донья- Путинлылар булгангамы??!

№2 (768569) / 23.04.2011 13:07:09

Путсызлар,әмма Путинлылар!

№1 (768563) / 23.04.2011 12:30:56

Ленин кем ул?УЛ,безнен боек юлдашчыбыз,Дахи Зур КЕШЕ.Халык очен,ягьни безнен балаларыбыз очен коне-тоне йокламыйча алдагы килэчэгебез очен корэшкэн КЕШЕ ул.Э хэзер безнен остэге кешелэр кемнэр сон алар??! - Эйе ,алар балалрыбызнын килэчэген жимеручелэр...Путсызлар!Житкергэнне кемдэ туздырып ата ала аны,э менэ шул булганнарын яхшыртып,янартып саклап торучы булсын иде.Сугыштан сон ачлы-туклы тозелгэн,ярты-порты кешелэре б-н,Ялт иткэн мэктэплэрне ябып куйсыннар инде,адэм мэсхарэлэре!!!Э бэлкем ЛЕНИН кебек кеше булса илебез мондый хэлгэ тошмэстэ иде....

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar