|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.04.2011 Җәмгыять
“Бердәмлек” Америкада кунакта1990 елның 25 апрелендә Самара өлкәсе татарлары газетасының беренче саны дөнья күргән идее. “Бердәмлек” газетасында хәбәрче булып эшләү дәверендә төрле район-авылларда булырга, төрле кешеләр белән очрашырга туры килде миңа. Кайда гына булсам да, кем белән генә очрашсам да, газетабызны яратып, кешеләрнең баш мөхәрриребез Рәфгать абый Әһлиуллинны, җаваплы секретаребез Зәйнәп апа Әһлиуллинаны һәм башка каләмдәшләремне хөрмәт итүләрен күргәч, сокланмый мөмкин түгел. Олы кешеләрдән:
- Алдагы көндә гомерегезне ничек үткәрергә уйлыйсыз соң? - дигән сорауга:
- Ислам динебезне тотып, мәңгелек йортка киткәнче “Бердәмлек” газетасын укып яшәргә язсын! - диләр. Ә яшьләр исә шушы ук сорауга:
- Яраткан газетабызны укып, гыйбрәт алып, дөрес итеп яшәргә тырышачакбыз! - дип җавап бирделәр.
Ерак барасы да юк. Беркөнне шулай, милләттәшем Васыйл Галиев белән очрашып, сөйләшеп торырга туры килде. Ул:
- Нурсинә, татар милләтеннән булсам да, синең белән танышканчы шундый матур газетаның барлыгы турында ишетеп кенә белә идем. Чөнки мин рус мәктәбендә укып, руслар белән аралашып яшәгән кеше. Милләттәшләремнең үзара саф татарча аралашуларына исем китми, киресенчә, татар телендәге басмаларны укырга да, татарча сөйләшергә дә яратмый идем. Ә хәзер “Бердәмлек” газетасын өемә яздырып алып укый башлагач, татар-мөселман мохитын башка күзлектән күрергә, телебезнең матур булуын, ислам динебезнең дөньядагы иң дөрес, пакь дин икәнлеген, шушы газетаның безгә якты маяк булып, дөрес юл күрсәтеп баруын аңладым. Моңа кадәр аны укымыйча бик күп нәрсәдән ваз кичкәнмен икән бит. Мин шушы искиткеч газетаны “тудырып”, аңа “җан” өрүче коллективка сокланам һәм олуг рәхмәтемне белдерәм, - диде.
Тагын бер мисал китереп үтим әле. Март аеның буранлы бер көнендә өемдә телефон чылтырады. Авылдашым Фәгыйлә апа Җәләлетдин кызы Төхвәтуллина икән.
- Кызым, җаең булса килеп кит әле, - дип үтенде ул.
Мин аның өенә барып кергәндә, апабыз Коръән укып утыра иде. Язу өстәле янына чакырып алды да үзе язган берничә шигырен укып күрсәтте:
- Беләсеңме, минем кызым Әминә Ташкент шәһәрендә яшәүче бер егеткә тормышка чыккан иде бит. Шунда кунакка баргач, бик озакка торып калган чакларым да булгалады. Анда мине дә Коръән мәҗлесләренә чакыра башладылар.
Бервакыт мәҗлескә үзем белән берничә данә “Бердәмлек” газетасын да алып барган идем. Коръән укучы остабикә әбинең исемен белмим, аны барысы да хөрмәтләп Ак әби дип атап йөртәләр. Мәҗлестән соң менә шушы Ак әбиебез яраткан газетабызны кулына алып, укып карау белән аңа “ гашыйк “булды да куйды. Шуннан соң ул үзенең Америкага кунакка барырга җыенуын һәм шушы газеталарны биреп торуымны үтенде, чит илгә яшәргә киткән балаларына да татар газетасын күрсәтеп, укытып карыйсы килүе турында әйтте. Артык гозерләп сорагач, мин риза булып, газеталарны аңа биреп җибәрдем.
Әбекәй Америкадан әйләнеп кайткач, андагы дулкынландыргыч минутлар турында сөйләп бирде. Репрессия корбаннары буларак, туган илләреннән чит илгә китәргә мәҗбүр булган милләттәшләребез һәм аларның балалары “Бердәмлек”не укып карагач, “ах”иткәннәр. Кискен язмыш борылышлары туган илдән китеп, тилмереп яшәргә мәҗбүр итсә дә, берсе дә, беркайчан да Россияне, үзләренең тамырлары - ата-бабаларының кендек каны тамган изге, туган нигезләрен онытмаган. Барысы да: "Чынлап та сездә Ислам динебез, туган телебез, мәдәниятебез, сәнгатебез әлегә кадәр яшәп киләме!? - дип гаҗәпләнделәр. - Югыйсә, динсезлек империясен төзүче коммунистлар ил башына килгәндә гомерлеккә, беркайчан да китмәскә, дип килгәннәр иде бит. Россиягә кайткач, динебезне, телебезне саклап калуда, замананың авырлыкларына бирешмичә, шушы, үзебезнең саф татар телендә газета чыгаручы мөхәрриргә, тырыш коллективка безнең исемебездән зур рәхмәт әйтегез. Аллаһының рәхмәтендә булсыннар, - дип күп изге теләкләрен белдерделәр, - дип сөйләгән Ак әби Фәгыйлә апага.
Моңа ышанмыйча мөмкин түгел. Ник дисәң, быел җәен Мәскәүдән һәм Себердән авылыбызга кунакка кайткан милләттәшләребез дә миңа, “Бердәмлек” газетасы очраклы рәвештә генә кулларына килеп кергәч, аның язмаларын укып, кинәнгәннәре турында сөйләгәннәр иде.
Менә шушы юлларны яздым да уйга калдым. Чынлап та, безнең “Бердәмлек” газетабыз ниндидер тылсымлы, зур көчкә ия ахыры. Аны укыган саен укыйсы килеп кенә тора. Әнә, язмыш корбаннары буларак, туган илләреннән читкә чыгып китәргә мәҗбүр булган, буыннар чылбыры алмашынуга карамастан, чит җирләрдә яшәүче милләттәшләребез “Бердәмлек”не кулларына алып укыгач, ул ике арадагы туганлык хисләрен кузгаткан, туган илдә дөньяга килгән ата-бабаларының җиргә тамган кендек каннарының тарту көче зур көчкә ия икәнлеген тагын бер кат раслаган. Алар үзләрен олы Ватаннарына аяк баскандай хис иткәннәр.
Язмамның ахырында Фәгыйлә апаның үтенече турында да әйтеп үтим әле. Аның тормыш иптәше (хәзер мәрхүм инде) Зыя абый Төхвәтуллин Бөек Ватан сугышы ветераны булганга, тол калган Фәгыйлә апага быел өй салырга дип хакимияттән бераз акча биргән булганнар икән. Ә оныклары, әбиләренә берүзенә ялгыз яшәве бик авыр диптер инде, шул акчаны да өстәп, үзләре яшәгән шәһәрдә яңа өй төзеп биргәннәр.
Фәгыйлә апаның шушы шатлыгы турында сөйләп бетереп тә булмый. Ул ихлас күңелдән үзенә ярдәм кулы сузучы мөхтәрәм Самара өлкәсе губернаторы Владимир Владимирович Артяковка, Шенталы муниципаль үзидарә җирлеге башлыгы Анатолий Васильевич Кирилловка, аның урынбасары Әлфәт Фәтхетдиновка ихлас күңелдән рәхмәтләрен әйтеп, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Мин дә үз чиратымда Самара өлкәсендә генә түгел, тирә-юньдә дә дан казанган, хәтта ерак Америкада да кунакта булып кайткан газетабыз хезмәт һәм тыл ветераны Фәгыйлә апаның рәхмәтләрен тиешле кешеләргә илтеп җиткерер, дип ышанып калам.
Денис авылы, Шенталы районы.
РӘСЕМДӘ: хезмәт һәм тыл ветераны Фәгыйлә апа Җәләлетдин кызы ТӨХВӘТУЛЛИНА.
Нурсинә ХӘКИМОВА |
Иң күп укылган
|