поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
22.04.2011 Мәгариф

Йортка керү

Ике татфакны кушуның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре

Казан дәүләт федераль университетның татар филологиясе һәм тарихы деканы Искәндәр Гыйләҗев эштән киткән. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар бүлеге белән бу факультет берләшкәч, шактый гына укытучылар эшсез калачак. Бер уку йортында – филологлар, икенчесендә педагоглар әзерләүче студентларның язмышы нәрсә булып бетәчәк? Ризасызлык белдереп, митингларга чыккан студентларның сүзенә колак салучы бармы?

 

36 студентка – 48 укытучы

 

Ике университеттагы татар бүлекләрен кушу әнә шундый ыгы-зыгы куптарды. Май ахырына кадәр берләшүгә нокта куелырга тиеш, диләр. Бүген татар филологиясе һәм тарихы факультетында үле тынлык хөкем сөрә, укытучыларның кәефе юк. Күп кенә мөгаллимнәр журналистлар белән сүз куертуны кирәк дип тапмый, әңгәмәдән качу ягын карадылар. Факультетның деканы Искәндәр Гыйлә­җев үз ризалыгы белән ­эш­тән киткәннән соң, аның вазыйфасын Әлфия Йосыпова башкара.

 

– Без бит ябылмыйбыз, ә берләшәбез. Филология һәм сәнгать институты составында эшли башлаячакбыз, – ди Әлфия ханым. – Бинадан күчү ул – югалу дигән сүз түгел. Институт бит Казан дәү­ләт федераль университет составында булачак. Факультет дигән төшенчә югалып, бүлек дип аталып йөрте­ләчәк. Әлеге институтта рус, татар, чит тел­ләр, тәр­җемә һәм сәнгать бүлекләре булачак. Безнең бинадан татар факультеты гына түгел, рус, чит телләр, тарих факультетлары да күчеп китәчәк бит.

 

Татар факультетының берләшүенә төрле сәбәп­ләр табарга мөмкин. Әй­тик, соңгы елларда бирегә укырга килүчеләрнең са­ны бик күпкә кимеячәк. Уй­лап карагыз, бүген 1 нче курста белем алучы 36 студентка 48 укытучы белем бирә. Моннан унбиш-егерме ел элек йөз­дән артык филолог тәрбияләгән факультетның ая­нычлы язмышка дучар булуына бу да сәбәптер, мөгаен.

 

Бетү чираты

 

1989 елда татар филологиясе, тарихы һәм Көн­чыгыш телләр факультеты булып ачылган бүлектә укуның өстенлеген дә ассызыклап китәргә кирәктер. Чөнки биредә укыган студентлар татар әдәбияты, тарих белән генә чикләнеп калмыйча, гарәп, фарсы, төрек, кытай телләрен үзләштереп, шул белгечлек буенча диплом алып чыгалар иде. Бу бү­лекне тәмамлаучылар эш табу проблемасы белән интекмәде. Әмма факультеттан Көнчыгыш телләр институтының аерылып чыгуы төзәтеп бетермәслек хата иде. Бүген әлеге институтның да язмышы кыл өстендә. Аны да ­гуманитар-педагогика университетының чит телләр бүлеге белән бер­ләшү көтә.

 

Мөгаллимнәр әлеге ыгы-зыгыга нокта куярлык шәхес Миркасыйм ага Госмановны сагына. Үзе­нең газиз баласыдай яклап килгән татар факультетын җил-яңгырдан саклап калу өчен нәкъ менә аның сүзе, саллы фикере җитми кебек.

 

– Бүлегебезнең ябылуы безгә аяз көнне яшен суккан кебек булды, – ди танылган галим, профессор Хатыйп Миңнегулов. – Без нәрсә эшли алабыз? Бу хакта җитәкчелек яхшы белә. Татарда бит йортка керү иң хурлыклы гадәт­ләрнең берсе санала. Без бүген йортка керәбез инде. Хуҗа кеше нәрсә кушса, шуны үтәргә туры килә. Татар факультетының юклыгы татар язмышына, милләтебезгә киләчәктә китереп сугачак әле. Без эшлисен эшләгән, яшисен яшәгән инде. Урта буын, яшь укытучыларыбыз бар. Аларны нәрсә көтә? Башта төбәкара-милли компонентны бетерделәр, бер­дәм дәүләт имтиханын татар телендә тапшырып булмый, аннан инде татар гимназияләренә ябыштылар, ә хәзер чират – без­дә… Татар бүлеген, физика, математика, рус фа­­культеты белән бер үлчәү­гә куеп карарга ярамый. Чөнки монда япсалар, һәр уку йортында диярлек аларның факультетлары бар. Татар факультеты бит бердәнбер.

 

Берләшмәгән очракта да – инкыйраз?

 

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар бүлеге берләшүне нинди уй-фикерләр белән көтә? Ике бүлекнең дә укытучыларын кушу нинди нәтиҗә­ләр бирәчәк. Студентлар нинди юнәлештә укыячак? Факультетларны берләштерсәләр дә, КФУлар –филологик, ә гуманитар-педагогика университетында педагогик белем бирә­чәк­ләр. Алга таба бу юнә­леш­ләр сакланачакмы, анысына төгәл генә җавап бирүе авыр.

 

– Казан дәүләт федераль университетында Филология һәм сәнгать институты төзеләчәк, ди­гән карар кабул ителде, – ди Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты деканы Рамил Мирзаһитов. – Гыйльми утырышта бу институтка нинди бүлекләр керәсе расланды. Без генә түгел бит, университетта география, физика, юридик факультетлар да бар иде. Алар да берләште. Төрле биналарга урнашачаклар. Ә татар бүлекләре кушылгач кына гауга чыкты. Бер вузда ике татар бүлеге эшли алмый ич инде.

 

Кушылу уңаеннан мө­галлимнәрнең эшсез калуы һәр ике якны да борчуга салды. Әмма Рамил әфәнде әйтүенчә, укытучыларны кыскартуның берләшүгә катнашы юк икән. Берләшмәгән очракта да укытучылар эшсез калырга мөмкин. Бу мәсь­әлә студентларның санына бәйле. Әйтик, гуманитар-педагогика университетының татфагын узган ел 130 студент тәмамласа, беренче курска нибары 42 шә­кертне генә алганнар. Керүчеләр саны өч-дүрт ­тапкырга кимесә, бу үзен­нән-үзе укытучыларның да сафын сирәгәйтүгә китерә. Бүгенге мәгариф стандартлары белән әйт­кәндә, ун студентка бер укытучы туры килә. Моннан биш ел элек белән чагыштырганда, студентлар саны сиксәнләп кешегә кимегән икән, димәк, сигез укытучы кыскаруга эләгергә тиеш, дигән сүз.

 

– Безгә килгән сту­дентларны да онытып бетермәскә кирәк, – ди Рамил Хәмитович. – Бу кушылу уңай якка гына булыр дип уйлыйм. Чөнки бүген заман таләпләренә туры килерлек, бөтен яктан камил, мөгаллимлек белән генә чикләнмичә, төрле тармакларда да эшли торган белгечләр әзерләргә кирәк безгә.

 

Укытучылар математика һәм информатиканы да үзләштерергә тиеш, дигән максат белән күптән түгел генә өч компьютер сыйныфы ачканнар. Тукай һәм фольклор үзәкләрен ачканнар. "Безгә иң мөһиме – татар теленең кирәклеген расларга кирәк, – ди Рамил Мирзаһитов. – Милләткә кирәкле, барлык тармакта көндәш булырлык белгечләр тәрбияләргә кирәк. Бүген яшьләр, рус телен генә белсәң дә, яшәргә була, дигән язылмаган законга таянып яши. Үзгәрергә кирәк. Телләр турындагы законнар үтәлми икән, яшьләрне җәлеп итү авыр булачак".


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 72-73 | 22.04.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы