|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.04.2011 Дин
Алай булмаса иде
— Әнием, күктәге айны Алла яратканмы?
— Әйе, балам, Алла яраткан.
— Ә әнә теге йолдызларны дамы?
— Әлбәттә, аларны да…
Разия улының мондый сораулар бирүенә гаҗәпләнә дә, икенче яктан сөенә: «Ходай теләсә хәзрәт булыр…» Ана кешенең уйларында: «Улым зиһенле…» Улы исә аның уйлануларын янә сораулары белән бүлә:
— Әнием, Аллаһ шундый зурмы?
— Нигә алай дисең?
— Үзең бит Алла җирне, кояшны, айны, йолдызларны, кешеләрне яратты дидең? Шуның өчен зур була бит?
— Әйе, балам. Ул һәммәдән өстенлекле, олуг зат.
— Ай-яй…
Балакаеның ихлас сораулары аны куандырып җибәрде. Сабыеның сүзләре каткан бәгырен җылытты: «Ходай теләсә…» Калебендә өмет ныгыды.
— Әнием, кайчан йокларга ятабыз?
— Әтиең кайтсын. Инде төн төште, балам, син йокларга ятсаң яхшы булыр иде…
— Юк, йоклап калсам, син берүзең каласың! Әнием, әти бүген дә эчеп кайтырмы?
— …
— Бүген дә сине кыйныймы?..
Разия бу сораулардан көрсенеп куйды:
— Акыллым, миһербанлым…, — дип иркәләде, башын сыйпады.
Шул чак ишек шап итеп ачылды, исерек Госман кайтты. Киемнәре ертылган, әшәке итеп сүгенә… Разия иренең янә мондый хәлдә күреп тирән сулыш алды. Баланың киләчәге турындагы якты хыялларын болыт каплады.
— Хатын! Кая син? Мин кайттым! Җир астына кердеңме? Алдыма ник килмисең?
Разия ире янына килде, кулыннан тотты, әмма бер сүз дә әйтергә өлгермәде — ул битенә сукты, бичара хатын диварга ук барып егылды…
— Югал… Күземә күренмә, — дип кулына эләккән нәрсәне Разиягә ташлый башлады. Госман әйберләрне ектырып, ватып эчкә үтеп керде. Күп үтми, аның гырылдавы ишетелде.
Разия диварга сөялеп югалып тора: «Нигә гел шулай? Нигә? Гаебем нәрсәдә?»... Эченнән килүче елавын туктата алмады. Баядан бирле куркып яткан улы да әнисенең елавын күреп, елый башлады. Урыныннан торып, курка-поса әнисе алдына килде:
— Әни, нигә елыйсың? Мин… зур үссәм, аракы эчмәм… Сине кыйнамам… сукмам…., — дип анасының аякларын кочаклады.
Разия һушына килде, улының елаганып күрде. Йөрәгеннән: «Кайчан килде? Балам… Кичер мине… Боларны син күрмәскә, ишетмәскә тиеш идең…» — дип баласын күкрәгенә кысты.
* * *
«Әнкәем, олыгайгач мин күп нәрсә аңладым… Аеруча үзем әти булгач… Сине бигрәкләр дә сагындым… Балаларымны иркәләгәндә син мине сөйгәнең искә төшә, миннән дин галиме чыгуын теләвең. Мине ташлап китмәгән булсаң иде… Әнкәем, урының җәннәттә булсын…»
В.ЯКУПОВ |
Иң күп укылган
|