поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.08.2008 Җәмгыять

ШЕШӘЛЕ ТОРМЫШ

Урамда буш шешәләр җыеп йөрүче әбиләрне күрсәм, нишләптер кызганмый идем. Эчкечедер дигән уй кала чөнки. Җүнле булса, балалары ярдәм итәр, янәсе. Ләкин гомер буе эшләп, балалар тәрбияләп тә, үстереп тә картайган көнендә урамга шешә җыярга чыгучылар бар икән. Казан шәһәренең Батыршин урамында яшәүче Зина түти Сугащкова дистә елдан бирле шешә җыеп көн күрә. Чарасызлыктан...

КӨНЕНӘ – ИЛЛЕ СУМ

 

Зина түтигә җитмеш яшь. Фатирының ишеген ачып керүгә, идәндә дәү бер сумкага төялгән шешәләргә юлыктым.

 

- Уз, әйдә. Иртәгә тапшырыласы шешәләр бу. Юып әзерләп куйдым, - диде Зина түти дәү сумкага ишарәләп. Кечкенә генә гәүдәсенә карап: “Ничек шуның кадәр йөкне күтәрәсез?” - дим.

 

- Подъездан чыкканда, күршеләр, яшьләр булыша. Урамга чыгып җиткәч, сумканы тәгәрмәчле арбага утыртам. Күтәреп алып бара торган түгел, иллеләп шешә бит анда. Зина түтинең фатирында затлы җиһазлар булмаса да, бүлмәләре чиста. Кырык ел буе шәфкать туташы булып эшләгән әбине урамга шешә җыярга чыгарга нәрсә мәҗбүр иткән соң?

 

- 2 мең 126 сум пенсия алам. Телефон белән фатирга 1 мең 500 сум түлим. Шуннан калган акчага ипиен, сөтен, итен, бәрәңгесен дә сатып алырга кирәк. Хәер, 800 сум субсидия бирә башладылар. Ләкин бу акча да очын-очка ялгарга җитми. Аптыраганнан шешә җыям, кызым. Авырткан аякларым белән иртән торып, сумка күтәреп бер почмактан икенчесенә барып шешә җыеп йөрү рәхәт түгел. Нишләтәсең, яшәргә кирәк бит...

 

Иртән чыкмасаң, шешәләрне икенче кешеләр җыеп китә. Әбинең шешәсез кайткан көннәре дә булгалый икән. Зина түти шешәле урыннарны яхшы белә. “Үз эшенең остасы” - яшьләрнең күбрәк кайда кәеф-сафа корып утырганнарын бармак белән төртеп күрсәтте. Тик менә соңгы вакытта түтинең конкурентлары күбәйгән. Ул яшәгән йортта гына да шундый ике кеше бар икән. Күрше йортларда да тагын берничә кеше. Зина түти мин кергәндә кичке аш әзерләп йөри иде. Базардан кибә башлаган кишерләр алган. “Очсыз бит, килосы җиде сум гына. Ашка турарга ярап куя”, - диде. Әби күп очракта шулай арзанлы әйбер алып кайтып ашый икән. Ватыла башлаган йомыркаларны банкага салып алып кайта, бозыла башлаган яшелчәләрне дә арзан бәягә бирәләр...

 

Әйткәнемчә, Зина түти кырык ел буе шәфкать туташы булып эшләгән. Хөкүмәт аңа бүген шуның өчен өч мең сумга якын (!) акча түли. Әле пенсиягә чыккач та, өч ел эшләгән. Әлегә дә баягы акча җитмәгәнлектән. “Хезмәт хакым зур булмады, шуңа пенсиям дә аз чыкты”, - ди үзе. “Әле ярый шешәләр бар. Ипи белән сөткә булса да ярап куя”. Ике көнгә бер тапкыр якынча иллеләп шешә тапшыра. Аракыдан бушаган пыяла шешәләр 70 тиен, сыраныкы 20 тиеннән башлап 1 сумга кадәр. Калай савытлы шешәләр да җыя, аларының бәясе 20 тиен. Аларны башта аягы белән изә, аннан сумкасына тутыра. Алай урынны аз ала икән.

 

- Аракы шешәләрен башта алып кайтып суга салам. Кәгазьләреннән арындырып юам, алайса арзан бәядән кабул итәләр. Сыраныкыларын юып торырга кирәкми. Бер көнне шешәләрне җыям, икенче көнне илтеп тапшырам. 

 

Шуннан әби дәфтәрен чыгарды. “Шешәләрне сумкама санап тутырам, алайса җыю пунктында алдыйлар.” Дәфтәрне карарга теләп кулыма алдым. Көн саен уртача кырык-илле сумнар чамасы эшли икән әби. Шуннан ул акчаның кайда киткәнен исәпләргә керештек. 18 сумы майлылыгы ике дә биш булган сөткә, 17 сум 50 тиене ярты ипи белән ярты батонга. Икенче юлы шешә саткан акча эремчек алырга тотылачак... 

 

ҖЫРЛЫЙСЫ КИЛМИ!

 

 Зина түти ялгызы гына яши. “Булышырга балаларыгыз, якыннарыгыз да юкмыни?”– дип сорыйм.

 

- Бер кыз үстердем. Ике оныгым, бер оныкчыгым да бар. Кызым әлегә эшләми, кече балаларын түләп югары уку йортында укыталар. Кияү төсле металл җыю белән шөгыльләнә иде, хәзер бу эшне тыйдылар. Ул чакларда фатир өчен кияү түләде, хәзер үзләренә дә җитми башлады. Алардан өмет тә итмим инде. Заманалар авыр бит, һәркемнең үз проблемасы. Зина түтинең ире вафат. Бертуганнары бар. “Авылда туганнар да юк, кайтып булышыр идек. Ичмасам аз булса да бәрәңгесен, яшелчәсен бирерләр иде”, - ди әби урысчасын-татарчасын бергә кушып. Зина түти татарча да яхшы аңлый. Медицина училищесында өйрәткәннәр. Әле татар әдәбиятын да бераз белә булып чыкты: 

 

– Безнең әтинең язмышы сезнең бөек шагыйрегез Тукайныкына охшаган. Әти дә Арча районында төрле гаиләләрдә үсә. 1905 елда аны балалар йорты ишек төбендә калдырып китәләр. Аннан район вәкилләре Арча авыллары буйлап, һәр гаиләгә кереп, әти белән тагын ташландык берничә баланы асрамага алырга тәкъдим итеп йөриләр. Ул вакытта хөкүмәт асрамага бала алган гаиләгә елга өч сум акча биргән. Бу бик зур сумма саналган. Беренче гаиләсендә унике яшенә кадәр яшәгәч, үги әнисе дә үлеп киткән. Аннан икенче гаиләгә биргәннәр. Унҗиде яшендә Казанга килә - сырхауханәгә дәваланырга. Салкын тиеп колаклары үлекләгән була. Шуннан Казанда кала. Әни белән танышалар. Аннан инде без туганбыз. Әти 1996 елда сиксән җиде яшен тутырып үлде. Озакламый бертуган абый да үлде. 

 

...Узган кыш Кытайдан килгән бер укытучы белән сөйләшеп утырган идек. Безнең халык турында нәрсә уйлаганын сорагач, ул: “Сездә картлар шат күңелле түгел. Безнең әби-бабайлар подъезд төпләренә чыгып җырлашып, күңел ачып утыралар. Алар яшьрәк тә күренә”, - дигән иде. Зина түтинең яшәү рәвешен шул ханымга күрсәтәсе килеп китте. Мондый очракта кытай әбие җырлар идеме икән?! Әле болай да мин аңардан бер генә зар да, кемнедер гаепләү сүзе ишетмәдем. Зина түти кебекләр бик күп. Әле кайберәүләр үзе ашамыйча, дәүләт биргән тиеннәрен дә баласына дип җыеп барып, коры ипидә генә утыра...  Болай яшәгәндә җырлыйсың килмәс шул! 


Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 17 | 07.08.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»