|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2023 Шоу-бизнес
Гөлнара Тимерҗанова иренең икенчегә өйләнүен ничек белгән: «Машинамда бала тудыру йортыннан алып чыккан»Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова ТНВ телеканалында чыгып килүче «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруының кунагы булган. Алып баручы Замирә Рәҗәпова белән әңгәмә барышында ул күңелендәге бик күп яралары, ачы сагышлары турында, шул исәптән хыянәт турында да сөйләде. «Беренче ирем – танылган клипмейкер Илдар Муллин белән аерылшканнан соң 8 ел ялгыз булдым. Аннары миннән 7 яшь кече, бер дә өйләнмәгән егет белән таныштым. Бергә яши башладык, аннары мөнәсәбәтләрне законлаштырдык. 39 яшьтә кыз бала таптым. Әмма кайнана тиешле кеше «миңа балалы килен кирәк түгел» дип әйтә иде. Апасы да каршы булды. Әле дә әнисенең итәгендә яши торган кеше. Тормышны үземә алып барырга туры килде. Шәхси бизнеста проблемалар китте. Ул авырлыкларга түзә алмады. Гастрольдән кайтып кердем, тавыш чыгарды, каты итеп этеп җибәрде. Бер дә алай эшләгәне юк иде. Башыма шеш чыкты. Участковый, табиб чакырттым. Ирем «Миңа мондый хатын кирәкми», – диде дә чыгып китте. Аннан аның ВКонтакте сәхифәсендә миңа кадәр йөргән кызы белән никахын күрдем, бала алып кайткан, минем машинага утыртып, бала тудыру йортыннан алып чыккан. Янымда кечкенә бала ята, мин елыйм, шаккаттым. Мин гомумән бу кешене белмәгәнмен. Нык ябыктым. Теге хатын да белмәгән. Икебезнең дә башын әйләндергән, бәлки өченчесе, дүртенчесе дә бардыр. Белмим дә, беләсем дә килми», – дип сөйләде Гөлнара Тимерҗанова.
--- |
Иң күп укылган
|