|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2023 Дин
Хәзрәткә дә аш кирәкМәдрәсә язмышы кем кулында? «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә узган «түгәрәк өстәл»гә җыелган бер төркем белгеч әнә шул четерекле сорауга җавап эзләде. Максат – бер, авырткан урыннар – уртак. Чишү юлларын тәкъдим иткәндә генә фикерләр бераз аерыла. Татарга ихтыяҗ зур
Бүген Татарстанда 11 дини белем бирү оешмасы исәпләнә. Аларда 4 меңнән артык шәкерт укый. Татарстандагы мәдрәсәләр Россиядәге иң көчле белем йортларының берсе санала. Әмма алар эшләсен өчен ел саен 50–60 миллион сум чамасы акча кирәк. Уку йортларына кирәкле акчаның яртысын Татарстан Диния нәзарәте бирә. Ислам мәдәнияте һәм белеменә ярдәм фондыннан да акча күчә, кайберләренә меценатлар да ярдәм итә. Әмма бу гына аз, ди белгечләр. Ник дигәндә, бер мәдрәсәне тоту өчен елына 5–10 миллион сум акча кирәк.
Дини белем сагында торган белгечләр бу эштә берләшергә чакыра. Татарның яңарыш чоры саналган ХХ гасыр башында күпләп мәктәп, мәдрәсәләр ачылган һәм алар, нигездә, милләт язмышына битараф булмаган сәүдәгәр, гади халык күрсәткән матди ярдәм хисабына төзелгән, яшәгән. «Татарлыгыбызны саклап калыйк, дисәк, бу эшне иң элек татар телле кадрлар әзерләүче республика мәдрәсәләренә ярдәм итүдән башларга кирәк». Бу фикер утырышта еш яңгырады.
Ә татар телле дин белгечләренә ихтыяҗ бар. Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин сүзләренә караганда, татар телле мулла җибәрүләрен сорап, чит төбәкләрдән еш мөрәҗәгать итәләр икән.
– Аларга ихтыяҗ бар. 30 ел эчендә 3000нән артык шәкерт укытып чыгардык. Хәзерге вакытта бездә 400 кеше белем ала. Балтач районында бүлекчәбез эшли. Шәкертләребезгә 20 укытучы белем бирә, – ди Ильяс хәзрәт.
Ютазы районындагы «Фәнис» мәдрәсәсендә дә конкурс зур. Биредә бер урынга ике кеше дәгъва кыла. Мәдрәсә җитәкчесе, Ютазы районы мөхтәсибәтенең имам-хатыйбы Марат хәзрәт Мәрданшин сүзләренә караганда, 2007 елда төзелгән мәдрәсә иң яңа белем бирү йортларының берсе санала.
– Шуңа да карамастан, җиһазлар шактый тузарга өлгерде инде, мөгаллимнәргә хезмәт хакын арттыру да таләп ителә. Бүген мәдрәсәләрдә укучылар һәм укытучылар – зәкят алучылар рәтендә. Дин мөселман мәгарифе аша тарала. Профессиональ уку йортларына игътибар кирәк, – ди Марат хәзрәт.
Хәзрәткә дә аш кирәк
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин фикеренчә, күпләр мулланы фәрештәгә тиңли. Ә аларның да ашыйсы-эчәсе, киенәсе, тормыш алып барасы бар. Иман йортларына яшьләрнең килергә атлыгып тормавының төп сәбәбен дә шунда күрә ул. Килгәннәре дә иртәме-соңгы хезмәт хакы югарырак җиргә китәргә мәҗбүр була.
– «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ябылмасын өчен бюджет елына ким дигәндә 18 миллион сум булырга тиеш. Бездә 50гә якын укытучы, хезмәткәр исәпләнә. Укытучылар 17 мең сум хезмәт хакы ала. Минималь хезмәт хакы күләме бу. Яңа елдан соң ул артырга тиеш. Шуңа күрә укытучыларның хезмәт хакын нәрсә хисабына арттырасы булыр дип, инде бүгеннән үк баш ватабыз. Мәдрәсәдәге укытучы иртәдән кичкә кадәр укыта. Мәчет хәзрәте ашка бара ала әле. Укытучы исә, анда барып, сәдака ала алмый. Көнаралаш минем янга: «Хәзрәт, мин китәм», – дип берәр укытучы керә. Аны үгетләү, акча табу бик авыр, – дип сөйләде Рөстәм хәзрәт.
Вазгыятьне азмы-күпме җайга салу өчен быел мәдрәсәдә укуны түләүле итеп тә караганнар. Элегрәк шәкертләр уку өчен түләүне ихтыяри рәвештә – сәдака итеп кенә керткән булса, хәзер инде бар да килешү төзеп, банк аша эшләнелә. Түләү хакы әллә ни күп түгел, билгеле. Мәдрәсәдә көндезге бүлектә уку – 12 мең сум, кичке бүлектә һәм читтән торып уку исә 10 мең сумга төшә.
– Бу хакта төрле фикерләр ишетергә туры килде. Мәдрәсә хәзрәтләр, абыстайлар, галимнәр, укытучыларны әзерли. Кем өчен? Соңгы кулланучы – халык, без аларны халык өчен әзерлибез. Акча бирегез, дип сорамыйбыз. Укытучы, хәзрәт кирәк икән, уйлагыз. Без укытучылар турында уйлыйбыз, без аларны югалтырга теләмибез, – диде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
Сорый белеп сорасаң
Четерекле темага фикер алышырга килүчеләр арасында эшмәкәрләр дә бар иде. Дин белгечләренең фикерен алар да куәтли. Ярдәм итәргә дә әзерләр. Сорый белеп сорарга гына кирәк. Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов бу урында бер мисал китерде. Аларның берләшмәсенә кергән бер эшмәкәрдән Республика клиник балалар хастаханәсе ишегалдында урнашачак мәчет төзелешенә матди ярдәм күрсәтүен сораган ул. Тегесе исә артык акчасы юклыгын, әле күптән түгел генә мохтаҗларга 500 мең сум акча күчерүен әйткән.
– Бик хуп гамәл. Әмма бу яхшылыклар йортның фасады кебек – тышкы өлеш кенә. Һәр изгелекнең нигезе иң элек мәчет, мәдрәсәләргә ярдәм итүдән башланырга тиеш. Хәйрия эшләргә теләгән иганәчене дә әнә шул юнәлешкә кертеп җибәрергә кирәк. Ислам мәгарифен һәм фәнен финанслауны җайга салмасак, яңа Мәрҗаниләр, Барудилар буыны барлыкка килмәс, – дип саный Айдар Шаһимәрданов.
Финанслау димәктән, бу эшкә Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды да саллы өлеш кертә. Мөселман уку йортларына ярдәм күрсәтү өчен «Мәдрәсәгә игелек кыл» онлайн сервисын булдырган алар. Өч айда 425 мең сум ярдәм җыелган.
Бу саваплы эшкә үз өлешен кертергә теләүчеләр бу эшне түбәндәге сылтама аша кереп башкара ала:
Динә Гыйлаҗиева
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|