поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.04.2011 Җәмгыять

Кибетчеләр сагынсыннар әле

Соңгы вакытта телевизордан кибетләрдә, базарларда сатыла торган ризыкларның никадәр сыйфатсыз икәнлеген күрсәтә торган тапшыруларны караганда чәчләр үрә тора. Йә, Алла, нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез, нәрсә киябез, нинди һава сулыйбыз, ә нинди көнкүреш әйберләре чорнап алган безне?..

Беркөнне телевизор пультына очраклы гына баскан идем, экранда, ни гаҗәп, беркемне суймыйлар, асмыйлар, көчләмиләр, ә киресенчә, дөрес яшәү рәвеше турында күрсәтеп маташалар. Мәскәүдә уңышлы гына көн күреп бай ир мул тормышын, яхшы фатирын, менә дигән эш урынын ташлап, гаиләсе белән әллә кайдагы авылга кайтып киткән. “Шәһәр тузаныннан, андагы “бөке”ләрдән, кысанлыктан, тавыштан, агулы ашамлыклардан гарык булдым”, – ди ул. Авылга кайтып урнашканнар, агачтан менә дигән итеп йорт салганнар, ат, сыер, дуңгызлар, тавыклар алганнар, ир дин юлына баскан (православ). Агач мәктәп салган һәм шунда үз программасы буенча балалар укыта башлаган. “Мин гадәти мәктәпләрдә бирелә торган бик күп чүпчарны алып аттым, кирәклесен генә укытам, – ди. – Өендә телевизор булган балаларны кабул итмим: мәктәпкә җүнсез мәгълүмат ташымасыннар”.

 

“Татарстан яшьләре”нә Әгерҗедән бик матур итеп үзенең яшәү рәвеше турында язган һәм “Үземнеке – үземә!” рубрикасын ачарга сәбәпче булган Фаягөл апа кебек, бу ир белән хатын да кибеткә он, шикәр комы һәм тоз, шырпы һәм кием алырга гына бара. Калганын барысын да үзләре үстерәләр, ясыйлар. Хуҗабикә пешерә, тозлый, ә ире малларны суя, урнаштыра, йортка җиһазлар ясый. Искиткеч яшиләр!

 

Икенче герой шулай ук шәһәр хикмәтләреннән арып-туеп, рәхәт эзләп авылга кайткан. Гаиләсе белән. Фермерлык эшенә тотынганнар. Сыер, сарык фермалары бар. Малларга чиста болында ашламасыз-нисез үскән чиста үлән генә ашаталар икән. Үзләре үстергән малларның итен генә ашыйлар, шулар сөтен генә эчәләр. Экологик чиста ризыкларын (сөт, эремчек, катык, кефир) сату өчен – кибет, чын ит һәм чиста яшелчәләрдән пешкән аш-ризык, җиләк-җимеш белән сыйланырга теләүчеләр өчен кафе ачып җибәргәннәр. “Бездә азык-төлек бик кыйммәт, шуңа да клиентларыбыз – акчалы, әмма чирле байлар”, – ди хуҗа кеше.

 

Мин бу кешеләргә чын күңелдән кызыгып утырдым. Бөтен кеше дә язмышын бу геройлар кебек кискен үзгәртергә сәләтле түгелдер ул. Шулай да хәлдән килгәнчә үз тырышлыгың белән яшәргә кирәк дип саныйм. Мин дә соңгы вакытта кибет ризыкларына бик шикләнеп карый башладым. Шүрлекләрдә тулып ятучы дистәләгән төрле печенье-перәннекләр, мәңге бозылмый торган кекс-рулетлар янында сагаеп калам: нәрсәләр болгатып ясаганнар икән, чиста куллар пешергән микән боларны? Савытларга салып “өйнеке” дип сатыла торган баскан токмачны алучыларны (кыйммәт әле!) аңламыйм, өйдә үзең басып кисмәгәч, өйдәгеләрне ничек “өй токмачы” ашарга дип табынга чакырырга мөмкин? Пилмән белән дә шул ук хәл. Салатларны алырга гомумән җирәнәм, гади генә яшелчәләрдән булса да, өйдә үзем ясыйм. Чәй белән эчәргә кибет ризыгын сирәк алам, үзем өйдә коймак булса да пешерергә тырышам. Чүпрә белән ачы камыр ясап та, төчегә дә, оеган сөттән яки кефирдан калын итеп тә, сөттән юка зур коймаклар да пешерәм. Яратып ашыйбыз, хезмәттәшләремне дә сыйлыйм, кайвакыт: “Коймак алып килми башладың әле”, – дип шелтәлиләр. Ялларда камыр ашлары пешерәм. Камырны кул белән тирләп пешкәнче каты итеп басмыйм, ә кашык белән генә әвәләп куям: йомшак була. Кайбер кеше камырга йомырканы бөтенләй салмый, мин икене салам. Ә майда кабартма пешерергә уйласам, камырга дүрт йомырка салам. Коры чүпрә дә, шакмаклап сатыла торган “чын” чүпрә салып изсәң дә камыр матур күперә. Газ өстендә майда йөздереп кабартма пешерергә җыенсам, күпереп менгән камырны кулдан “сыгып чыгарып”, куна тактасына кечкенә түгәрәкләр ясап куям. Алар шунда күперәләр дә, аннан шул түгәрәкләрнең уртасын бармак белән тишеп (кемдер рюмка белән тишә), газ өстендә чуен казанда кызган майга салам. Пешеп чыгуга өсләренә шикәр оны (сахарная пудра) сибәм, болай иткәндә балалар аеруча яратып ашыйлар. Алар шулай ук пицца пешерүемне сорап йөдәтәләр. Анысы да үзең пешергәнгә җитми шул. Ачы камырны табага җәеп, өстен томат пастасы яки кетчуп белән майлыйсың да, шунда юка телемнәргә туралган помидор җәясең, аннан тозлы кыярны, казылыкны (мин тавыкныкын, хәләлне алам) токмачлап турап саласың, гөмбә турап җәйсәң дә ярый, аннан шулар өстенә майонез җәясең һәм сыр уасың. Монда тулы ирек инде, хуҗабикәнең фантазиясе зуррак булган саен, пиццасы төрлерәк чыга. Кемдер аңа сарымсак, суган да турап җибәрә, укроп, петрушка салучылар да бар. Тәмле була. Аннан хәзер шундый гадәт китте, кибеттә печеньелар арасына куертылган сөт тутыралар. Артык төче мондый тәм-томны мин бик өнәп бетермим. Бер хуҗабикәдән ишеткән рецепт буенча куертылган сөттән үзем төш-бавырсак пешерәм. Бер банка куертылган сөт өстенә алты йомырка ватып салам, шунда уксус белән сүндереп бер чәй кашыгы чәй содасын салып болгатам, әз-әзләп он кушып, камыр ясыйм һәм ул камырны калын бау кебек җәеп, кечкенә кисәкләргә кисәм дә, газ өстендә кыздырылган майга салып пешерәм. Чәй эчәргә бик тәмле “түгәрәкләр” килеп чыга.

 

Чәй дигәннән, без суны авылдан алып киләбез яки хәзер Казанда адым саен сатыла торган җирләрдән алабыз. Ике пластик савытка су салып, морозильникка тыгып, катырабыз һәм аны алып, эретеп шул көенчә эчәбез. Мондый суны белгечләр бик мактыйлар. Аннан соң краб итеннән дә чәй эчәргә менә дигән ризык әзерләп була. Моның өчен бер стакан җылы суга өч йомырка салып тугларга, шунда уксуста сүндерелгән чәй содасы, ике аш кашыгы майонез, бер чеметем тоз һәм бераз шикәр комы салырга, аннан он салып коймак камыры кебек масса ясарга кирәк. Аннан газ өстендә кәстрүлдә май кыздырасың да һәм краб ите куелган аш кашыгы белән шул массаны бераз алып, кызган майга саласың. Кызарып, бик тиз пешә. Вакыт бик тыгыз булганда бер стакан кефирга бер йомырка, бер стакан писүк, уксуста сүндерелгән ярты чәй кашыгы чәй содасын, стакан ярым он салып туглап, куерган камырны майланган табага агызып, духовкада пешереп алырга мөмкин. Хәзер тиз һәм җиңел әзерләнә, әллә нинди әйберләр дә таләп итми торган ризык рецептларын интернеттан да күпләп алырга була. Пешер дә пешер генә.

 

Аннан соң без балык яратабыз, елганыкын да, диңгезнекен дә, тозлысын да, кипкәнен дә, кыздырып та, парландырып пешереп тә... Форель балыгын бер кило алып, үзем дә тозлаштыргалыйм (бик тәмле, кыйммәтле балык, еш тозларга кесә ягы мөмкинлек бирми). Бер аш кашыгы тоз белән ике аш кашыгы писүкне болгатам, юка телемнәргә туралган балыкны киң эмаль савытка салам: бер рәт балык, аның өстенә тозлы-писүкле катнашма, тагын балык, тагын катнашма һәм шулар өстенә тәлинкә куеп, авыр әйбер белән бастырып куям, бер тәүлектән балык әзер! Телне йотарлык!

 

Аннан соң хәзер кибет казылыгына ышаныч бөтенләй калмады. Мин аны ашаганчы, үзем ясаган дерелдәвекне (холодец) ашауны хәерлерәк күрәм. Итне бары тик авылдан һәм белеп, рәвешен китереп суйган кешедән генә сатып алабыз. Бозау аякларын (тубык ите-сөяге) һәм бераз ит кисәкләрен суга салып, озаклап кайнатам да, шулпа суынгач, итне сөякләрдән аралыйм һәм иттарткычтан чыгартам. Ит белән бергә бик күп сарымсак та чыгартам. Шулпаны башка кәстрүлгә бушатам, бөтен сөяк ит кайнаган кәстрүл төбендә кала, кайный-кайный тәмам куерган, хуш ис бөркеп торган шулпаны тагын кайнатырга куям һәм шуңа иттарткычтан чыккан массаны, тоз, лавр яфрагы, берничә түгәрәк кара борыч салам. Ун минутлар кайнатам да, кайнар килеш савытларга бушатып, балконга чыгарып тезәм. Ике сәгатьтән дерелдәвекне алып кереп, ашый да башлыйбыз. Нәрсәдән ясалганы да мәгълүм булмаган казылыкның кирәге дә юк.

 

Без хәзер бик бозылдык, тәмледән-тәмлене генә ашыйсыбыз килә. Атлаган саен кибет, базар, кафе... Андагы азык-төлекнең иге-чиге юк. Бик яхшы, муллык булсын. Ләкин кибет әйберен бик тансыклап, әллә нигә бер генә алырга кирәк дип саныйм мин. Чөнки чиста итеп, җан җылыңны кушып, тырышып үзең пешергән ризык кебек туклыклы, тәмле, файдалы ризык юк ул. Уңган хуҗабикәләр әллә нинди ризыклар пешерү, тозлау, яшау рецептларын, тегү, бәйләү үрнәкләрен, яшелчә, җиләк-җимеш, гөлләр, үсемлекләр үстерү, саклау серләрен беләләрдер әле. Һәм серләрен уртаклашырлар дип ышанам. Шулай итеп, кибетләргә сирәк керә башларбыз, сатучылар сагынып, зарыгып бетсеннәр әле.


Гөлнара ЛАТЫЙПОВА
Татарстан яшьләре
№ 48 | 16.04.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»