поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Кая киттең?
    – Базарга.
    – Нәрсә аласың?
    – Әйбер алырга акчам юк, сатучыларны котыртып кайтам.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Июнь
  • Рәмис Латыйпов - журналист
  • Әнәс Кари (1925-1954) - язучы
  • Мәрзия Фәйзуллина - язучы
  • Рафаил Ибәтуллин - балет артисты
  • Раил Садретдинов - журналист
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
20.04.2011 Җәмгыять

Төзүчене солдатка алмыйлар?!

Армия югары белем алырга комачау итәргә тиеш түгел. Шул рәвешле фикер йөртүче Россия Дәүләт Думасы депутатлары хәрби хезмәт турындагы законга биш төзәтмә тәкъдим иткән. Яңалык тормышка ашкан очракта, хәрби хезмәткә чакыру тамырдан үзгәрергә мөмкин.

Беренче төзәтмә. Белемнәрен арттырырга теләүче яшьләргә “отсрочка”ны күпме теләсәләр, шул кадәр бирергә кирәк. Хәзер исә егетләр мондый мөмкинлектән бер генә тапкыр файдалана ала. Мә­сәлән, техникумда укыганда хәрби хезмәткә бару вакытын чигереп торучылар, вузга армиядән соң гына керә.

 

Икенче төзәтмә. Хәрби хезмәткә озатканда егет­ләрне студент һәм студент булмаганнарга аерырга ярамый. Төп игътибарны уку йортының көндезге бүле­гендә ­белем алу турындагы белешмәгә һәм студент үзләштерә торган һө­нәргә бирергә ки­рәк, дигән депутатлар. Алар илгә аеруча кирәк булган һө­нәрләр исемлеген төзергә ки­ңәш иткән. Мә­сәлән, бүген дипломлы тө­зүчеләргә кытлык бар икән, әлеге һөнәр үзләштерүче егетләрне уку йортын тәмамлаганчы, хәрби хезмәткә алмаячаклар. Болай була калса, юрист, икътисадчыларга авыр­­га туры киләчәк.

 

Өченче төзәтмә. Көллият, техникум, училище тә­мамлаучыларга вузга керү мөмкинлеге бирү өчен, аларны язгы чакырылыш вакытында тынычлыкта калдырырга кушканнар.

 

Дүртенче төзәтмә. Депутатлар аспирантларга “отсрочка” бирүне хуплаган. Әмма ир-ат аспирантураны тәмамлаган­нан соң, бер ел эчендә диссертация яклап, гыйльми дәрәҗә алмаган икән, армиядән качып котылып булмаячак.

 

Бишенче төзәтмә. Бүген хәрби хезмәткә бару вакытын кичектереп тору уку йортының дәүләт аккредитациясе үтү-үтмәвенә бәйле. Депутатлар әлеге чылбырны өзәргә тәкъдим итә.

 

Дәүләт Думасында яңалыкка каршы чыгучылар да бар. Кайберәүләр әйтүенчә, төзәтмәләр белем бирү системасын астын өскә китерәчәк. Мәсәлән, илгә кирәкле һөнәрләрне кем билгеләячәк? Шунысы да бар: бүген кытлык ки­чергән тармакта иртәгә хәлләр җайланырга мөмкин. Ә вузда укучы студентларга, мәсәлән, белгечлекне биш ел буе үзләштерәсе. Әллә кимчелекле яклары ачыклангангамы, яңалык уйлап табучылар закон проектын Дәүләт Думасына тапшырганчы, тагын бер тапкыр тикшерергә сүз биргән.

Эльвира ШАКИРОВА
Ватаным Татарстан
№ 71 | 20.04.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы