поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.04.2011 Җәмгыять

Яшьлегеңдә ни кылсаң...

Башкалабыз Казанның Киров районы, Милиция урамында бомжлар өчен йорт бар. Рәсми телдә ул «Билгеле бер тору урыны һәм һөнәре булмаган затлар өчен «Шәфкатьлелек» социаль адаптацияләү үзәге» дип атала.

Бүрене бүреккә салсаң да...

 

Бомжлар өчен мондый махсус үзәкләр тагын Чаллы, Бөгелмә шәһәрләрендә эшли. Казандагы үзәк 2005 елның августында ачылган, ул ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагында. Монда йогышлы авырулары булган бомжларны кабул итмиләр. Исеменнән күренгәнчә, үзәк вакытлыча яшәү урыны гына – биредә бер бомжга өч ай яшәргә рөхсәт ителә.

 

– Үзәктә яшәргә теләүчеләр бихисап, аеруча кыш көне кеше күп була,– диде «Шәфкатьлелек» үзәгенең реабилитация һәм адаптация бүлеге җитәкчесе Фирдания Гыймаева. – Иң башта килүчене республиканың туберкулез диспансерына җибәрәбез, шунда алар бушка флюорография узалар. Әгәр сәламәт булсалар, кабул итәбез. Шулай ук һәр килгән кешенең тәнен, чәчен карыйбыз – бет, корчаңгы кебек авырулары булса, Карл Маркс урамында урнашкан дезинфекцияләү бүлегенә озатабыз. Илле кешелек урын бар, тик бездә кеше һәрвакыт аннан күбрәк. Мәсәлән, бүген монда 68 кеше яши. Ял бүлмәсенә, коридорга матраслар куябыз, шунда йоклыйлар. Кыш көне кеше саны йөздән дә артып киткәләде. «Зинһар, кертегез, катып үләбез, баскычта булса да йоклыйбыз»,– дип килделәр.

 

Бомжлар яши торган бүлмәләрне карап йөрибез (ир-атлар өчен – 8, хатын-кызлар өчен 1 бүлмә). Катлы-катлы куелган караватлар, бүлмәдә йөрергә тар сукмак кына калган. Зәһәр бер ис тә килә. Мондый чакта: «И, Ходаем, шушы көнгә калудан үзең сакла...» – дисең. Минем уйларны укыгандай, Фирдания:

 

– Мондый язмышка дучар булуга күп очракта кешеләр үзләре гаепле,– диде. – Баш ташлап эчкәннәр, ата-анасы, баласы, гаиләсе хакында уйламаганнар. Хәер, хәзер дә тормышларын үзгәртергә бик атлыгып тормыйлар. Менә бер генә мисал: безгә килгәндә күпләренең документлары булмый. Йөри-йөри, шул документларны үзебез эшләтәбез, кулларына тоттырабыз. Документлары әзер булмаса, хәтта яшәү вакытлары (өч ай) узса да, монда калдырабыз. Ә инде документлары әзер булгач, алар теләсә кайда эшкә урнаша ала дигән сүз. Сәламәтлеге булган кешегә тормышны яңадан башлыйсы, югыйсә. Әмма күпләр бездән чыгып киткәч элеккеге тормышларына кайталар – эшкә урнашмыйлар, эчүгә сабышалар, тагын документларын югалталар.

 

Ишегалдына кар көрәргә чыгучы да юк бит. Югыйсә сау-сәламәт ирләр көннәр буе монда тик яталар. Кая анда кар көрәү, юынырга да иренәләр. Душ эшләп тора, теләсә кайчан кереп юын. Атнага бер мәҗбүриләп дигәндәй юынырга кертәбез үзләрен...

 

Беренче катта сакчылар утыра. Алар тимер капканы иртәнге алтыда ачалар, кичке унда ябалар. Сакчыларның төп эше – аракы уздырмау. Эчкән булса, биредә яшәүчеләрне дә кертмиләр.

 

– Һәр айның унбишендә безнең эш арта,– диделәр сакчылар. – Ул көнне документлары тәртиптә булган пенсионерларга пенсия бирәләр. Акчалары булса, алар эчәргә кыткылдап кына торалар. Кагыйдә буенча, без исерекләрне кертергә тиеш түгел һәм кертмибез дә. Ә алар исереп кайтып теңкәгә тияләр.

 

«Депутатлар ярдәменә өметләнәм»

 

Хатын-кызлар бүлмәсенә кергәч, Ириада түти Вагапова белән сөйләшеп киттек (рәсемдә). Аның әнисе, мәрхүм ире дә татар булган. Бүлмәдәге хатын-кызларга караганда, Ириада түтинең күз карашы җылырак тоелды миңа (монда күбрәк төрмәдән кайткан өлкән яшьтәге хатын-кызлар яши).

 

– Мин төрмәдә утырмадым, сеңлем,– диде ул. – Яшәр урыным калмагач, монда килеп эләктем. Рәхмәт, кабул иттеләр. Бушка ашаталар, юындыралар, кирәк булса киемен дә бирәләр. Пенсия ала алмыйм, шунысы начар. Барлык документларым да юк, шуңа күрә пенсия дә түләмиләр.

 

– Ә балаларың, якыннарың бармы?

 

– Бар. Улым Альбертка утыз биш яшь. Ирем Азат 1999 елда вафат булды. Апам, энем бар иде, алар да мәрхүм инде. Мин үзем 1946 елгы, Киров өлкәсенең Нократ Аланында туганмын. Ирем укыган кеше иде, башта Питрәч районында яшәдек, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләдек. Аннан ирем Казан дәүләт ветеринария институтына урнашты. Мин дә шунда лаборантка булып урнаштым. Берничә ел шунда эшләгәч, минем әти-әни янына – Украинага киттек. Соңрак әти, аннан әни үлеп китте. Озакламый иремне дә югалттым. Тормышлар бөтенләй начарлангач, улым белән 2000 елда Биектау районына күченеп кайттык. Танышлар аша Казан дәүләт ветеринария институтының тәҗрибә-хуҗалык фермасына эшкә урнаштык. Бу ферма Биектау районының Дачная бистәсендә иде. Тулай торактан урын бирделәр. Ләкин бер булмаса, гел булмый – тулай торакта янгын чыгып, бүлмәбез яраксыз хәлгә килде. Шуннан бер ташландык складка күчтек. Анда ни җылылык, ни яшәр өчен шартлар юк иде. Мин салкын тидердем, аяк-кулларым йөрмәс хәлгә килде. Озак кына сырхауханәдә дәваландым. Һәм мине бу үзәккә җибәрделәр.

 

– Ә улың Альберт кайда яши?

 

– Шунда, складта. Төрле эшләргә урнашып карый-каравын, тик барып чыкмый. Я алдыйлар, акчасын түләмиләр...

 

– Аракы белән мавыкмыймы соң?

 

– Юк-юк, эчми.

 

– Хәлеңне белергә улыңның монда килгәне бармы?

 

– Күптән килгәне юк. Аның кәрәзле телефоны бар, туган көнем 22 мартта, мине котларга киләм дигән иде, күренмәде. Монда эшләүче кызлардан рөхсәт алып, улыма чылтыратып та карадым, телефонын алмады...

 

Ириада түтинең аяк-куллары начар йөри. Булдыксыз, эчкече улына таянасы урынга (монда эшләүчеләр түтинең улы турында шулай диделәр), ул тирә-юньдәгеләр, депутатлар ярдәменә таяна:

 

– Сезнең газета аша иремнең элеккеге танышлары мине танып, ярдәм итмәсләр микән? – диде ул саубуллашканда. – «Единая Россия» дигән партия бар бит, бәлки алар булышырлар? Миңа әллә нәрсә дә кирәкми. Паспортым булды, хәзер берәр җиргә пропискага керәсе иде, пропискасыз пенсия ала алмыйм. Үлгәнче монда яшәр идем, куып чыгармыйбыз диделәр. Менә пенсия дә алсам... Дару алырга, кибеттән азрак тәм-том сатып алырга җитәр. Улыма да ярдәм итәр идем. Балакаем, ул да бит ач йөри...

 

«Берәүгә дә кирәгем юк»

 

«Шәфкатьлелек» үзәгендә пенсионерлар, авырулар гына түгел, япь-яшь сәламәт егетләр, төрмәдән яңа гына чыккан ирләр дә бар. 23 яшьлек Эдик Гаркуша биредә өченче аен яши икән (рәсемдә).

 

– Мин Буа ятимнәр йортында тәрбияләндем,– диде Эдик. – Без өч бала – апам, сеңлем бар. Әтине хәтерләмим, әнине без кечкенә чакта төрмәгә утырттылар. Шуннан кайтмады ул. Унсигез яшемдә урлашкан өчен мин дә төрмәгә утырдым. Питрәч районы, Пановка төрмәсендә өч ел утырып чыктым. Аннан бертуган апаның гаиләсендә яшәдем. Бер елдан соң апаның ире мине куып чыгарды. Шулай йөри торгач бу үзәккә килеп эләктем.

 

– Сеңлең кайда?

 

– Ул да Казанда, техникумда укый. Тулай торакта яши, күрешкәлибез.

 

– Син бит сау-сәламәт егет. Ник эшкә урнашмыйсың? Сеңлеңне дә үз яныңа алып, бер кечкенә бүлмә булса да «снимать» итеп яшәр идегез.

 

– Эш юк. Анда-монда сугылып карыйм, һаман барып чыкмый. Югыйсә дәүләт безнең кебекләргә фатир бирергә тиеш.


Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 48 | 14.04.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»