|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2011 Мәдәният
Рәмзия Габдулхакова:”Көчәнеп, газапланып тудырган әсәрдә ихласлык булмый”Язучы Рәмзия Габдулхакова исеме әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Ул Лениногорск балалар йортында эшли. Рәмзия ханым яшьтән үк әдәбиятка тартылган. Шигырьләре, парчалары, хикәяләре Чирмешән районы газетында, республика матбугатында дөнья күреп торган. КДУның журналистика факультетында белем алганда ул Лениногорск язучыларының “Чишмә” әдәби берләшмәсен җитәкли. Бүгенге көндә Рәмзия ханым берничә китап авторы: “Кар өстендә миләшләр” (1996), “Көзге яшен” (2005), “Көмеш тун” (2006). Шулай ук аның үзенчәлекле әсәрләре күмәк җыентыкларда: “Җырларымны сиңа багышлыйм” (1995), “Чишмә җыры” (1998), “Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь” (2000), “Балаларга бүләк“ (2007) урын алган. Рәмзия Габделхакова белән без интернет аша элемтәгә кердек. Ул Intertat.ru газетасы сорауларына җавап бирергә вакыт тапты.
- Рәмзия ханым, хатын-кыз язучы булу авыр түгелме?
- Җаны теләгән елан ите ашаган. Яраткан эшнең авырлыгы сизелми.
- Сез, журфакта укыгансыз, ләкин нишләптер Казанда калырга уйламагансыз?
- Соравыгызга җавапны ”Айның соңгы чиреге” дигән хикәямдә табарга була. Казан каласы таш кала шул... Дан, дәрәҗә, байлык... Ләкин барысы өчен дә түләргә кирәк. Ташның мәңге җылыга туясы юк... Үзенең туган бишеге - табигатьтән ерагайган саен адәм баласы көчсезләнә бугай...
- Сезнең геройларыгызның күбесе тормыш тарафыннан кыйналган. Сез сюжетларны ничек табасыз? Тормыштан аласызмы?
- Әлбәттә, тормыштан. Тагын кайдан алу мөмкин?!
- Сюжетта, композиция төзелешендәге борылышлар узенчәлекле, аларны озак уйлыйсызмы әллә ул узеннән-узе килеп чыгамы?
- Кайчакта әсәр бөтен килеш туа. Вакыйгалар агышы, чишелеш нәкъ тормышта булганча... Кайчакта күңел чынбарлык белән килешми, үзгәреш тели, башкача очлап куя. Мин җаным теләгәнне генә яза алам. Көчәнеп, газапланып тудырган әсәрдә ихласлык, күңел җылысы булмый.
- Казаннан читтә иҗат итунең, мина калса, читен яклары да бардыр...
- Бер читенлеген дә күрмим. Иҗат иткәндә син барыбер ялгыз бит. Хәзер дөнья тарайды, кеше чит илләрне генә түгел, айны да айкап йөргәндә, Казан каласы бакча артында гына кебек. XXI гасырда яшибез, чикләр, чакрымнар белән исәпләшү бетте. “Интернет” дигән могҗиза - иҗатны күрсәтү-тарату мәйданын киңәйтә, авторны укучыга якынайта.
- Язганнарны укучыга җиткерү авыр дибез. Шулай да, Сез китап бастыру җаен табасыз дип беләм. Бу эштә Сезгә кемнәр ярдәм итә?
- Китапларны түләп чыгарганым юк. Спонсор эзләп, акча соранып йөрү минем кулдан килми. “Көзге яшен” китабым өчен исә“Татнефть” АҖнең “Рухият” фондына рәхмәтлемен.
- Шәхсән үзегез кемнең иҗатын якын күрәсез?
- Якташларым иҗатын. Әлмәт төбәге әдипләрен якын итәм, иҗатларын күзәтеп барырга тырышам. Күрешеп-аралашып яшәгәнгәдер, алар миңа кеше буларак та бик кадерле.
- Рәмзия ханым, киләчәктә безне берсеннән-берсе кызыклы хикәяләрегез белән сөендереп торуыгызны телибез. Уңышлар Сезгә!
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|