|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2011 Җәмгыять
Мин ирләрне бик кызганамУл иярләгән 28А маршрутындагы кечкенә кызыл автобус башкаларыннан аерылып тора. Йөртүчесе хатын-кыз, кондукторы сөйкемле инвалид егет булганга гына да түгел. Бу автобуста кешеләр утын дәрәҗәсенә төшми, бәлки кыйммәтле йөк итеп йөртелә. Әйтик, ишек төбеннән үк кондуктор “рәхим итегез”, “рәхмәт” дигән сүзләр белән каршы ала. Шофер кыз исә, “сак булыгыз, төшми торыгыз, корырак җиргә туктыйм”, дигән сүзләре белән кешеләрнең меңләгән рәхмәтенә ия була. Әлеге автобуска еш кына эләккәнгә, шоферның бик күп яңа якларын ачтым. Берзаман автобусыбыз көйсезләнә башлады. Чандыр гәүдәле шофер сикереп төште дә, эһ тә итмичә, кимчелекне төзәтеп тә куйды. Шундый зур автобусны төзәтә аласызмы дип гаҗәпләнүемә, андый вак-төякне рәтли алабыз, ә инде җитди җимерелү булса, бригада килеп автобусны алып китә, дип аңлатты. Ә беркөнне һәрвакыт елмаеп каршы алган, итагатьле шоферның күзләреннән чишмә булып яшь акканын күрдем дә тетрәнеп киттем. Тимердәй нык күренгән Розамы соң бу? Менә шушы күренеш аның белән озаклап сөйләшеп утырырга сәбәп булды да инде. Баксаң, чандыр гәүдәле, бәләкәй хатынның язмышы катлаулы, проблемалары ир-егетләрне дә урталай сындырырлык икән шул.
Роза Җандармова тумышы белән Оренбург шәһәреннән. Әнисе татар, әтисе казах, Роза исә ике телне дә камил белә. Алай гына да түгел, Оренбург университетының чит телләр факультетын тәмамлаганга, немец һәм инглиз телләрен су урынына эчә. Гаҗәпләнеп, югары белемле белгеч ни өчен автобус иярләде икән, дип сорыйм.
– Беләсезме, үсмер чакта ук әтинең зур автобус йөртүенә чиксез соклана идем. Менә ул, олы дәрьяга чыккан кораб кебек, үз дәрәҗәсен белеп кенә кузгалып китә. Эш азагына кадәр итагатьлелеге, осталыгы өчен яше-картыннан рәхмәт сүзләре ишетә. Артыннан кубарылып калган тузан өермәсе дә шулкадәр сөйкемле, илаһи тоела иде миңа, шул соклануымны яшерә алмыйча, әнигә, мин дә шоферлыкка укыйм әле, дип ялвара идем. Ул вакытта хатын-кызның автобус йөрткәнен белмим, троллейбус йөртү турында хыялландым. Ә ул, һәрбер ана сыман, баласына бик яхшы тормыш тели, шуңа күрә минем үтенечне колагына да элмичә, бәйләнчек чебен кугандай кулларын селки-селки, югары белем алып зур кеше булырга кирәклеге хакында аңлата. Күрәсез, язмыш без уйлаганнан катлаулырак икән.
– Әнә шул язмыш туган туфрагыгыздан аерып Казанга китереп ташладымы?
– Туксанынчы еллар иде ул, ирем белән Казанга килеп төпләндек. Ул, шул еллар шаукымына ияреп, сәүдә өлкәсендә үз бизнесын җәелдереп җибәрде, ә мин башта мәктәптә чит тел укытучысы, аннан соң бер фирмада чит илгә эшкә китүчеләр өчен әзерлек курсларын алып баручы булып эшләдем. Ирем торган саен, үзем генә өлгерә алмыйм, миңа ярдәм итәргә кирәк, дип зарлана башлады. Ахыр чиктә, мине укыту өлкәсеннән аерып, бизнес дөньясына илтеп тыкты.
– Сезнеңчә, ир кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Ирегезнең кайсы ягы ышаныч уятты?
– Университетта укыганда таныштык аның белән. Эш урыны уку йортыннан ерак түгел икән. Җитдилеге, сүзен өзеп әйтүе белән ошады ул миңа. Мөселман гаиләсендә ир кеше – тормыш йөген тартып баручы. Андый ир янында үзеңне чын хатын-кыз итеп тоясың. Ул шундый иде. Мин исә аңа булдыра алганча булышып, кызыбызны тәрбияләү белән шөгыльләндем.
– Мөселман ире хатынын автобус йөртергә чыгарып җибәрә димени?
– Миңа ялгыз калырга, ялгызыма ике бала тәрбияләргә, яхшы тормыш юрап алынган биш миллион сум тирәсе әҗәтне берүземә күтәрергә язган икән шул. Ә бит алдан барысы да әйбәт булган иде. Ләкин тора-бара әти-әнисе, туганнарының миңа кырын карауларын сиздем. Аннан соң иремнең дә сәламәтлеге белән проблемалар башланды. Бездә бит ирем авыру дип кычкырып йөреш юк. Шуңа күрә барысы да варис булырдай малай алып кайта алмаганга мине гаепләделәр. Үземне берничек тә аклый алмадым. Ә эшләр хөртиләнгәннән-хөртиләнде. Берзаман безнең бизнесыбыз кәгазьдән төзелгән йорт кебек җимерелде дә төште. Ул да түзә, авырлыкларны егетләрчә күтәрә алмады. Шулай итеп, без аерылыштык. Саташулы төштән уянып киткән кебек, айныганда банктан алган кредитларның минем өстә икәнлеген күрдем. Ә минем 11 яшьлек баламнан кала бернәрсәм дә юк иде.
– Яңа тормыштагы беренче адымыгыз нинди булды?
– Үземә, иремә, тормышка ачу итеп микән, малай таптым. Юк, кияүгә чыгып түгел, бәлки сөйләшү буенча, акча түләп... Беләм, сез аңламассыз инде мине. Аны аңлар өчен минем тормышта яшәп карарга кирәк. Кызым ничек кабул итәр икән, дип курыккан идем, ул, мин сиңа булышырмын, диде. Җиңел сулап куйдым. Ул бик таләпчән, акыллы бала. Әти-әни дә аңлады, миңа ярдәм итәр өчен гомер иткән оя-нигезне калдырып, Казанга күчеп килделәр. Онык багалар, пенсиядә булсалар да эшкә урнаштылар, эшләгәннәре минем кредитны капларга китә.
– Ирләргә карашыгыз ничек?
– Беләсезме, мин аларны бик кызганам. Чөнки үзем алар хәлендә калдым. Гаиләне алып баруы бик авыр. Алдан башка төрле уйлар килде. Чөнки барып чыкмаган бизнес өчен әллә ничә банктан алган кредитны түли алмадым. Кечкенә бала белән декрет ялында утырасы килә, ә сыеныр өчен көчле иңнәр юк. Берзаман инсульт куркынычы дигән диагноз белән хастаханәгә алып киттеләр. Банкларда вакытында түләмәгән өчен үскән процентлар һуштан яздырырлык иде шул.
– Сезгә чоңгылдан чыгарга нәрсә көч бирде?
– Балаларым. Бигрәк тә бәләкәй улым. Дөньяда игелекле кешеләр бар бит ул. 28А маршруты җитәкчесе хәлемә керде. Ышанып автобус рулен тапшырды. Миңа ике кеше нормасын эшләргә рөхсәт итте. Ялны айга бер-ике мәртәбә генә алам. Ул көнне тулысынча балаларыма багышлыйм. Юлда миңа бернинди ташлама юк. Көндәшлек көчле, тукталышка килеп җитәрәк башка автобус шоферлары мине, хатын-кыз буларак, алдан үткәрерләр дип уйлаган да юк инде.
– Тормышыгызда иң якты хыялыгыз?
– Машинага “Түләгән акчаларыгыз өчен рәхмәт” дигән плакат элеп куйган идем. Файдасы тия. Миндә юл картасы белән түләүчеләр сирәк. Бу бит без планны тутыра алабыз дигән сүз. Димәк, кешеләр ул кадәр үк каты бәгырьле түгелләр. Минем хәзер өч миллион бурычым бар. Биш еллап шушылай алсыз-ялсыз эшли алсам, аны түләп бетерер идем. Ә хыялым – миңа әлеге вәзгыятьтән котылырга ярдәм итүчеләр табылсын иде. Әлбәттә, мин бушка бернәрсә дә сорамыйм. Чөнки хәләл көч белән табылган мал гына кадерле һәм бәрәкәтле. Тормыш миңа бу җәһәттән бик яхшы сабак бирде.
Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|