|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.08.2008 Шоу-бизнес
«МУЗЫКАЛЬ ДЕСАНТ»ТАН ФОТОРЕПОРТАЖИнде икенче ел рәттән республикабызда “Музыкаль десант” чарасы үткәрелә. Узган елда ул боз сарайларында үтсә, быел ачык һавада оештырылды һәм иң мөһиме бушлай булды. Десант “төшкән” шәһәрләр саны да бу елны күбрәк: Баулы, Урыссу, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Җәлил, Норлат, Әлмәт, Кукмара... Һәм бу - турның башы гына әле. Маршрут буенча беренче шәһәр – Баулы. Барасы җир шактый ерак булса да, юл бик тә күңелле, җиңел булды. Артистлар төрле кызыклы хәлләр турында сөйлиләр, җырлыйлар… “Эссе” төркеменең солисты Айрат Ильясов берьюлы алып баручы, пародист, штурман ролен үтәп бара – бар кешене көлдертә, күңелләрен күтәрә. Шакур, Артур Хафизов да гел төрле мәзәкләр сөйли. Дилә Нигъмәтуллина Сөмбел Билалова белән серләшеп утыра, ә менә Румия Фәтхетдинова белән Лилиана Ирназарова бөтен “Десант” буена, минут саен телефоннан сөйләштеләр… Бер-берсе беләндер инде…)) Шулай бара торгач, Бавлы да күренде. Анда безне каршы алып, сыйладылар... Гомумән, “Музыкаль десант” килгән һәр шәһәрдә безне бик яхшы каршы алганнар иде, монысы өчен оештыручыларга зур рәхмәт. Шулай итеп, тау итәгендә урнашкан матур Баулының үзәк стадионына юнәләбез. “Музыкаль десант” анда үтәчәк. Арылган булса да артистлар бик тә актив иделәр: кызлар тиз-тиз бизәнә, егетләрнең кайсысы костюмнарын кия, кайсылары интервью биреп йөри. Интервью дигәннән, без барган һәрбер шәһәрдә йолдызларга радио, телевидениеләр ягыннан игътибар күп иде. Журналистларны “Музыкаль десант” туры да, артистларның шәхси тормышы да, аларның бүгенге көн эстрадасына карата булган фикерләре дә кызыксындыра иде. Халык турында әйтәсе дә юк, тамашачыларның бер яртысы тамаша карап утырса, икенче яртысы сәхнә артында һәм җырчылар утырган автобус янында иде. Бер-ике кеше түгел, йөзләп фанат яраткан артистларын сагалап тора. Алар арасында яшь егет-кызлар да, олы апалар, хәтта бабайлар һәм бик кечкенә балалар да бар. Аларның кайберсе автограф алырга, кемдер яраткан җырчысы белән аралышырга тели, кемдер фотога төшәргә чират тора... Узган елдан аермалы буларак, бу елны “Музыкаль десант”та фанатлар саны шактыйга күбрәк иде, алар кумирларының бар җырларын да яттан белә, кушылып җырлый! Минемчә, бу бик яхшы тенденция, чөнки элегрәк яшь тамашачыларның күбесе татар эстрадасын “колхоз” дип кабул итсә, хәзер алар туган телләрендә җырлый, ул көйләргә рәхәтләнеп бии, гомумән татар эстрадасына тартыла.
“Десант”та яңгыраган җырларның барысы да диярлек хит иде, Иркәнең “Бай син бай”, Ландышның “Сөю”, Илназның “Юксыну”, “Эссе”нең “Тамчы” һ.б... Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, 4 сәгатькә якын барган тамашада төрле зәвыклы тамашачылар өчен җырлар бар иде. Мәсәлән, халыкчан җырларны яратучылар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен Илдар Әхмәтов, Алинә Сафиуллина, Илнар Сәйфиев, Раяз Фасыйхов җырлады, кайнар, тиз җырларны яратучылар рәхәтләнеп Мөнир Рахмаев, Дилә Нигъмәтуллина, Илнур-Айрат, Салават Миңнехановларга биеде... Гламур Салават сәхнәгә чыккан саен кызларга “Баулы (Норлат, Урыссу, Азнакай..) принцессалары, сәлам!” дип мөрәҗәгать итә иде.
Ә менә автограф бирү һәм фотога төшү буенча “чемпионнар” исемлегенә күз салсак, алар арасында: Ландыш Нигъмәтҗанова, Ленар Сәйфиев, Иркә, Илнар Сәйфиев, Илназ Сафиуллин һәм... Мөнир Рахмаев... Әйе, әйе, танылып кына килүче башкаручы булса да, тамашачылар аны белә, һәркем аның белән фотога төшәргә тели. Мөнирнең стадионнардагы “фотосессияләрен” күзәтүе бик кызык, күңелле иде. Әйтерсең лә чып-чын фотомодель!
Бу елны “Музыкаль десант”та катнашкан башка яшь башкаручылар турында да әйтеп китми булмас: Лилиана Ирназарова, Гөлназ Хәлимова, Ләйсән Таишева һәм Ильвина турда беренче тапкыр гына катнашсалар да халык аларны бик җылы кабул итте.
Һәркайда концерт “Татар яшьләре” гимны белән тәмамланды, барлык 30 җырчы сәхнәгә чыгып җырлаганда стадионнардагы атмосфера шартларлык дәрәҗәгә җиткән иде. Шәп фейерверк та бәйрәмгә ямь өстәде...
“Музыкаль десант” туры дәвам итә, тиздән ул Әгерҗедә, Балтачта булачак.
Менә "Десант"тан кайбер фотолар:
Автор фотолары.
Ләйлә ЗОТОВА |
Иң күп укылган
|