поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.04.2011 Җәмгыять

Тәрбиягә күбрәк игътибар бирү кирәк

Самара өлкәсенең Федераль миграция хезмәте һәм Эчке эшләр баш идарәсе каршындагы җәмәгатьчелек советларының киңәйтелгән утырышы булып узды

Утырыш милли һәм дини экстремизмга каршы тору мәсьәләләренә багышланган иде. Аның эшендә җәмәгатьчелек советлары әгъзалары, өлкә “Халыклар дуслыгы йорты” хезмәткәрләре, Самара өлкәсендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы эксперт советы, өлкә югары уку йортлары ректорлары советы әгъзалары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашты.

 

Өлкә Эчке эшләр баш идарәсе каршындагы җәмәгатьчелек советы рәисе Марк Левянт утырышны башлап җибәргәндә, хәзерге вакытта милли һәм дини экстремизмга каршы алып барыла торган профилактика һәм көрәш чараларының актуальлелеген билгеләп үтте. Утырышта сөйләнгән докладларның һәм чыгышларның барысы да төрле милләт халыклары арасындагы татулыкка һәм элеккеге Советлар Союзының милли республикаларыннан Россиягә килеп урнашкан мигрантларга карата нинди мөгамәлә күрсәтелүенә багышланган иде.

 

Беренче булып чыгыш ясаган өлкә Федераль миграция хезмәте идарәсенең җәмәгатьчелек советы рәисе, өлкә эчке эшләр баш идарәсе каршындагы җәмәгатьчелек советының иҗтимагый, дини, милли берләшмәләр һәм оешмалар белән үзара бәйләнешләр урнаштыру эшче төркеме, “Самара өлкәсе азербайҗаннары” оешмасы җитәкчесе Ширван Керимов "Хәзер Россия һәм Самара өлкәсе мигрантлар ярдәменнән башка яши алмый", дип белдерде. Шушы ук фикерне илебез һәм өлкәбез җитәкчеләре дә җөпли икән.

 

Димәк, барыбызга да бергәләшеп тату яшәү турында уйлашырга, берләшү юлларын эзләргә һәм табарга тырышырга кирәк. Мигрантлар саны төбәгебездә меңнәр белән исәпләнсә, җирле халык исә биредә берничә миллионнан артык. Шулай булгач, читтән килүчеләр тормыш өчен куркыныч тудыралар дию, Ширван әфәнденең фикеренчә, дөрес түгел.

 

Рус халык мәкалендә әйтелгәнчә, “үз уставың белән ят монастырьгә керергә ярамый”, әлбәттә. Әнә Кавказ яшьләре Самараның Ленинградский урамында һәм Тольяттиның үзәк мәйданнарының берсендә берничә мәртәбә үзләренең милли биюләрен башкарганнар икән. Бер караганда, биюдә бернинди дә начарлык юк. Шулай да бу кайберәүләргә ошап җитмәгән күрәсең.

 

Ширван әфәнде күптән түгел генә Тольяттиның “Парк-хаус” сәүдә үзәге янында азербайҗан яшьләренең “лезгинка” биюләре һәм аларның 24сен милиция бүлегенә алып китеп, алты сәгать буена тоткарлап торулары турында сөйләде. Ә бу яшүсмерләр бер начарлык та эшләмәгәннәр бит, тоткарланучыларның күпчелеге балигълык яшенә дә җитмәгән. Бу турыда аларның әти-әниләренә дә хәбәр ителмәгән.

 

Интернетта хәбәр ителгәнчә, соңгы вакытта Казанның үзәк Бауман урамында да шундый биюләр булгалаган һәм кайбер этнология белгечләре моңа тискәре бәя биргәннәр. Күпчелек халык исә мондый гамәлләрдә бернинди дә начарлык күрми. Бу уңайдан Чувашстанның танылган бию ансамбле җитәкчесе Фәрит Гыйматдиновның фикерләре игътибарга лаек:

 

- Адәм баласына һава, ризык, су ничек кирәк булса, бию дә шулай кирәк. Ул кешенең эчке халәтенең үзбилгеләнүе күренеше. Шунысы кызганыч ки, безнең халык - татарлар да, руслар да, бию-җырга эчеп алгач кына керешә. Ә менә үткән елны безгә Кавказда яшәүче балкар халкының зур фестивалендә катнашырга туры килде һәм без үз күзләребез белән биредә балаларга кечкенәдән үк милли биюгә карата мәхәббәт тәрбияләүләрен күрдек.

 

Мин Кавказ халыкларының “лезгинка” биюләренә карап сокланам. Аңарда биючеләрнең эчке халәтләре, милли тойгылары чагыла. Ә без күбебез моны әле аңлап бетермибез. Төрле милләт яшьләре, руслар, татарлар һәм башкалар, җәмәгать урыннарында үзләренең биюләрен биесәләр, начар булыр идемени?

 

Без быел җәен, 18-19 июньдә Чувашстан төбәкләре Урмай, Чебоксар, Шыгырданда төрки халыкларының “Зәлидә” исемле бию фестивален уздырачакбыз. Рәхим итегез! Урамнарда, мәйданнарда рәхәтләнеп төрле халыкларның биюләрен биербез...”

 

Менә шундый хәлләр. Утырыш барышында Самара өлкәсенең Эчке эшләр баш идарәсе начальнигы Юрий Стерлигов аларга комментарий ясап, башка милләт вәкилләренең, шул исәптән мигрантларның да, милли һәм рухи ихтыяҗларына башка күзлектән карарга, теге яки бу әйберне эшләргә ярамаганлыгын яхшылап аңлатырга кирәклеген әйтте. Бию, әлбәттә, яхшы нәрсә, тик аның урынын, вакытын белергә кирәк. Югыйсә, Чечнядагы билгеле вакыйгалар шул биюләрдән башланып киткәннәр иде дә бит инде. Һәр мәсьәләне хәл иткәндә хокук саклау органнарында эшләүчеләр дә, төбәгебездә яшәүчеләр дә, җирле халыкмы ул, әллә чит илдән килүчеме, барысы да бер-берсенә карата ихтирамлы, төбәгебездәге һәр кешегә нинди милләттән, нинди диннән булуына карамастан яшәргә уңайлы булырга тиеш. Җәмәгать тәртибен бозучыларга тиешле җәза биреләчәге турында да онытмаска кирәк.

 

Утырышта башка чыгыш ясаучылар да, мәсәлән, Самара өлкәсе буенча федераль миграция хезмәте җитәкчесе Юрий Жирнягин, шушы оешманың хокук идарәсе җитәкчесе Александр Мещеряков бу юнәлештә эшләрнең торышын анализлап, закон алдында һәркемнең тигез булуын һәм хокук бозган очракта тиешле җәза биреләчәген билгеләп үттеләр. Аларның фикеренчә, яңа тормышка яраклашып яшәү өчен мигрантларга уңай шартлар булдырырга кирәк.

 

Мисалга идарә хезмәткәрләренең милли оешмалар әгъзалары белән берлектә Самара шәһәренең яшелчә базаларының берсенә барып, биредә чит илдән килеп эшләүче кешеләрнең хезмәт шартларын тикшерү буенча рейд үткәрүләре китерелде. Нәтиҗәдә биредә дистәләгән чит ил кешеләренең регистрациясез тиешле документларсыз эшләүләре ачыкланды. Тик бу юлы аларга карата бернинди дә административ чаралар кулланылмыйча, миграция турындагы кануннарны дөрес итеп үтәү кирәклеге турында аңлату гына үткәрелде. Чит ил кешеләре үз телләрендә милли оешмалар җитәкчеләре белән сөйләшеп, аңлашып, кирәкле документларны рәсмиләштерү өчен ярдәм дә ала алдылар. Шушы җитди сөйләшүдән соң яшелчә базасы җитәкчелеге аларга алга таба да үзара даими очрашып тору өчен аерым бүлмә дә бүлеп бирде, һәр чит илдән килүчегә үз телендә кирәкле мәгълүматлар язылган белешмәләр тапшырылды. Мондый гамәлләр, билгеле, кешегә аңлаешлы да, аның милли хисләренә дә зыян китерми.

 

Өлкә хөкүмәте аппаратының милли эшләр буенча баш консультанты Надежда Осипованың, Самара өлкә “Халыклар дуслыгы йорты”ның җәмәгатьчелек советы рәисе урынбасары Светлана Жидкованың, Самара өлкәсенең кеше хокуклары буенча вәкиле Ирина Скупованың чыгышларында да җирле хөкүмәт, җәмәгатьчелек советлары тарафыннан бу юнәлештә башкарылган һәм әле эшлисе эшләр, алда торган бурычлар да яңгыраш тапты.

 

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, 16 яшьтән 25 яшькәчә Самара яшьләрен бүген милли проблемалар артык нык борчымый икән. Алар бары 13нче урында гына. Ә яшьләрнең 60 проценттан артыгын тарих гомумән кызыксындырмый. Сорашу үткәрүдә катнашкан хокук саклау органнары хезмәткәрләренең 42 проценты төрле милләтләргә карата толерантлык белдерсә, 13 проценты моңа тискәре карашта тора, 37 проценты исә бөтенләй битарафлык күрсәтә.

 

Сорашу үткәрүдә катнашкан милиционерларның 80 проценты тәртип бозу очраклары күбрәк рус булмаган милләтләр, эмигрантлар арасында күзәтелә, дип фикер йөртә.

 

Чыгыш ясаучылар шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларының милли мәсьәләләрне яктыртканда негатив әйберләргә күбрәк игътибар бирүләрен, ә тормышның позитив якларын читтә калдыруларын да билгеләп үттеләр. Мәсәлән, Надежда Осипова үткән елда “Самарское обозрение” газетасында басылган 40 язмада җинаятьчеләрнең нинди милләттән булулары күрсәтелүе турында әйтеп үтте. Ә закон буенча бу катгый тыела, чөнки, җинаятьченең милләте дә, дине дә юк.

 

Ирина Скупова да үзенең чыгышында экстремизм белән сугарылган бәндәләргә милли бәйрәмнәр дә, эксперт советларының һәм милли оешмаларның да эшләре кирәкми, аларны бер-береңә толерантлы булырга чакыру да буш сүз генә булып кала бирә, дип белдерде. Шуңа күрә тәрбияне гаиләдән башларга кирәк, тәртипсез яшүсмерләр белән тәрбия эшләрен дә көчәйтәсе бар.

 

Җинаять эшләре ачып һәм административ җәзалар биреп кенә хокук бозуларны туктату мөмкин түгел. Массакүләм мәгълүмат чаралары да, Ирина Скупованың фикеренчә, башлаган эшләрен ахырына кадәр җиткерә алмыйлар әле. Менә, мәсәлән, күп кенә массакүләм мәгълүмат чараларында студент Армен Сааканянның үтерелүе турында хәбәрләр бирелде, ә шушы көнгә кадәр тикшерү эшләренең ничек алып барылуы турында яңа хәбәрләр ишетелгәне юк.

 

Әлеге утырышта тикшерүгә куелган проблемага үз күзлегеннән карап, Ирина ханым җыелышта катнашучыларны төрле футбол турнирлары, семинарлар үткәрү белән генә чикләнмичә, яшьләр белән көндәлек эш тә алып барырга чакырды. Дөрес, бу кыен, әмма һичшиксез уңай нәтиҗәләргә китерәчәк.

 

Самара өлкәсе югары уку йортларының ректорлары советы рәисе Геннадий Котельников, өлкә Иҗтимагый палатасы әгъзасы, “РИО” телерадиокампаниясе президенты Виталий Добрусин, “Вайнах” чечен милли җәмгыяте җитәкчесе Мурат Белигов, Самараның Иске мәчете имамы Талип хәзрәт Яруллин һәм башкалар чыгышларында яшьләр арасында тәрбия эшләрен көчәйтүгә игътибарны артыру кирәклегенә басым ясадылар.

 

Гаилә, балалар бакчасы, мәктәп, урта махсус белем бирү һәм югары уку йортлары - менә безгә кайдан толерантлык килергә тиеш. Бу хокук саклау органнарының гына эше түгел, экстремизм белән көрәшкәнче, яшь буынны яхшырак тәрбияләргә кирәк.

 

Халык дружиналарын яңадан торгызырга да вакыт күптән җиткән инде. Студентлар һәм башка яшьләр төркемнәреннән төзелгән бу тәртип саклау төркемнәре, хокук саклау органнарының чын ярдәмчеләре булсыннар иде.

 

“Россия - руслар өчен” дигән шигарьләр астында урамнарга чыгучыларга каршы төрле милләт халыклары арасында чын дуслыкны ныгыту өчен көчебезне аямыйча эшләргә кирәк булачак. Бер дәүләтнең гражданнары нинди милләттән, диннән булуларына карамастан, Россиянең һәр почмагында үзләрен чын хуҗалар итеп тоярга тиешләр.

 

Сөйләшүгә йомгак ясаганда, өлкә Эчке эшләр баш идарәсе начальнигы Юрий Стерлигов совет әгъзаларына конкрет уңай нәтиҗәләргә китерердәй эш юнәлешләренә күбрәк игътибар бирергә чакырды.

 

 

Залда, утырыш вакытында.


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»