поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.04.2011 Шоу-бизнес

Яшик әле җырлый-җырлый

Үткән атнаның җомга кичендә Самара татарлары Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда “Иң яхшы дуэтлар” дип исемләнгән “Татарча солянка” концертын карап хозурландылар.

“Солянка”ларга халык ияләшеп китте бит әле. Афишаларда андый сүз күрдең исә, Татарстанның яшь, дәртле башкаручылары безгә яңа җырлар алып килүен бел дә тор инде. Шуңа күрә дә “солянка”ларга башлыча яшьләр йөри. Һәм бу төрле төбәкләрдә яшәүче татар яшьләрен татар мәдәниятенә һәм сәнгатенә җәлеп итүнең бер ысулы булып тора.

 

Бу юлы оештыручылар гадәти программага үзгәрешләр керткәннәр һәм иң яхшы башкаручыларны пар-пар итеп кушып, аларга дуэт белән җырланырга тиешле җырларның иң яхшыларын сайлап биргәннәр. Концертның төзелеше дә үзенә бер төрле: һәр артист башта үзе генә җырлый, аннан аңа тагын берсе килеп кушыла һәм алар дуэт белән җырлыйлар. Аннан соң беренчесе сәхнә артына чыга, ә икенчесе сәхнәдә берүзе кала.

 

Мондый ысул һәр җырчының талантын тулырак күрсәтү мөмкинлеген бирә. Парлар да бик уйлап сайланган. Менә, мәсәлән, концертны башлап җибәргән Эльвира Сөләйманова “Әтием, дип әйтәлмәдем” дип моңлануын тәмамлады гына, аның янына Илназ Баһ чыкты һәм бергәләп, “Соңгы сөйләшү” җырын җырладылар. Аннан соң Илназ үзе язган һәм «Tatar Music Awards» конкурсында “Иң яхшы җыр” номинациясендә беренчелекне алган “Аңла, йөрәгем” җырын берүзе җырлап күрсәтте. Халык аны алкышлар белән кабул итте. Илдар Әхмәтовның һәм Ләйсән Гыймаеваның да, Ленар Сәйфиев һәм Диләрә Илалетдинованың да тавышлары бер-берсе өчен яратылган диярсең!

 

Илдар Әхмәтов та, Ләйсән Гыймаева да Татарстанда гына түгел, Россиянең барлык төбәкләрендә дә танылу алган җырчылар инде хәзер. Ә менә Диләрә Илалетдинованың иҗатын мин аерым билгеләп үтәр идем. Татарстанның Әлмәт шәһәрендә туып-үскән бу кыз хәзер Казан дәүләт университетында менеджер һөнәренә укый. Ә җыр белән ул балачактан ук мавыга икән. Бер Сабан туенда җырлаганда аны Әлмәтнең Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге директоры ишетеп ала һәм концерттан соң кызны эзләп табып, үзенең музыка классына укырга ала. Үсеп, Казанга укырга килгәч, Диләрә “Йолдызлар фабрикасы”нда катнаша һәм шуның белән халык арасында таныла. Тыйнаклыгы һәм, көчле булмаса да, яхшы куелган тавышы белән игътибарны җәлеп итә бу яшь кенә кыз. Аның башкаруындагы “Һаман яратам” һәм “Кояшым” шаян җыры залга сафлык бөркеде сыман. Кайсыдыр мизгелдә күңелдә тыйнак татар кызлары белән горурлану хисе дә селкенеп алды хәтта...

 

Бу хисләрне Диләрә янына атылып (башка сүз табып булмый) чыккан Раяз Фасыйхов кына тарата алды. Аның дәрте, сәхнәдән залга аккан төтен кебек, ташып акты дияргә була. Ә Диләрә бу ташкыннан сәхнә артына качкач, Риязга ярдәмгә Илдар Әхмәтов, Илназ Баһ һәм «Tatar Music Awards» конкурсында “Иң яхшы дуэт” булып танылган “Эссе” төркеме җырчысы Айрат Ильясов чыктылар һәм, дөбердәтеп биеп, “Эх, алмагачлары!” һәм “Без бит авыл егетләре” җырларын дүртәүләшеп башкардылар. Бу мизгелләрдә авылда туып-үскән якташларыбызның күңелләре җилкенде генә түгел, ярсыды бугай.

 

Концертта шулай ук Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева дуэт белән башкарган “Җаныкаем, җанашым” җырын, “Эссе” төркеме егетләре Айрат Ильясов һәм Нияз Вәлиевнең “Төне буе яңгыр яуды” җырларын билгеләп үтәсе килә.

 

Ә инде Ландыш Нигъмәтжанова һәм Мөнир Рахмаевның дуэты да, аерым-аерым җырлары да әйтеп бетергесез яшьлек, дәрт һәм заманчалык чыганагы булдылар, дияргә була. Тик менә аларның чыгышын режиссер нишләптер азакка куймаган, ә нәкъ уртада калдырган. Кызганыч. Ә концерт шуның белән тәмамланган булса, солянка нәкъ менә кирәк кадәр тозлы да, борычлы, әчкелтем дә, төчкелтем дә булыр иде. Ландышның төс-кыяфәте, уйнаклыгы, серле тавышы, ә Мөнирнең сәхнә җимереп биюе, хәтта залга сикереп төшүләре тамашаның иң югары ноктасы булды кебек. Инде халык торып китәргә әзерләнгәндә сәхнәгә Гөлназ Сираеваның чыгып, лирик җыр җырлый башлавы хәтта урынсыз күренде. Аннан халык үлеп яраткан Ринат Рәхмәтуллин да, Әлфинә Әгъзамова да бу ялгышны төзәтә алмадылар. Бу инде җырчыларның түгел, ә, бәлки, оештыручыларның хатасы булгандыр.

 

Язмамның ахырында концертның бик шәп булуын тагын бер тапкыр кабатлап әйтәсе килә. Сәхнәгә талантлы яшьләрнең килүе, күбесенең музыкаль белеме булуы, төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә җиңеп, профессиональлекләрен раслаганнан соң, халык алдына чыгулары ихтирам уята. Шулай җырлый-җырлый тормыш юлларыннан да үтсеннәр иде, дип телисе килә аларга.

 

 

 

Диләрә ИЛАЛЕТДИНОВА.

 

Өстәге рәсемдә Ландыш һәм Мөнир дуэты


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»