|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2011 Авыл
Йомгак эченнән ... акча чыга«Авылда эш юк, ничек көн итмәк кирәк?» – дияргә яратабыз. Яшьләрнең дә күбесе шәһәргә китү ягын карый. Әмма авылда үз эшләрен ачкан кешеләр турында ишетеп торабыз бит. Бигрәк тә күп мал асрап, табыш алучылар күбәеп китте. Бәйләү буенча үз бизнесын булдырган ханымнар да бар икән бит әле. Шундыйларның берсе Рушания апа турында язып үтәсем килә. Рушания апа Галиева озак еллар фермада эшли. Әмма авыру сәбәпле, ул эштән китәргә мәҗбүр була. Берәр җиңелчә генә эш булмасмы дип, эш һәм мәшгульлек үзәгенә исәпкә баса. Берникадәр вакыттан соң бәйләү буенча эш ачарга тәкъдим итәләр. Рушания апа ризалаша. Районда бүгенге көндә бәйләү буенча 9 кеше үз-үзен эшле иткән. «Баштарак куркып калдым, документ, кәгазь эшен дә башкарып чыга алмам дип уйладым. Анысына үзебез булышабыз, ә җепләрне йомгаклата да сатарга ярый дигәч, ризалаштым», – ди Рушания апа.
Шулай итеп 58 мең 800 сум дәүләт субсидиясенә йон җепләр алып, бәйләү эшенә тотына да ул. Галиевләр йортында 10 капчык җеп (294 йомгак) үз урынын ала. Рушания апа көнгә бер сыңар оекбаш бәйли. Башмаклар тизрәк бәйләнә, ди. Бер йомгактан 3 пар оекбаш чыга икән. 2010 елның 7 октябрендә үз эшен башлап җибәргән Рушания апада йомгакларның яртысы беткән дә инде. «Безгә нәрсә бәйләп сата аласың, шуны бәйлә диделәр. Оекбаш, башмак, бияләй бәйлим. Кыска кунычлы оекбашларга күбрәк өстенлек бирәләр. Бәйләгән бере сатылып бара. Якын-тирәдә генә алучы юк, Казанда бик күп сатылды. Киленем Тәтештә дә хәйран гына калдырып кайтты. Бәйләсәң, алучысы бар. Аннан соң мин йомгаклата да сатам бит. Бер йомгак – 200 сум. Үзе бәйләгән кешегә йомгаклата алу очсызгарак чыга, билгеле», – ди Рушания апа.
Ирләр оекбашын – 150, башмакларны – 100, кечерәкләрен 80 сумнан сата икән. Бер йомгактан 3 пар оекбаш чыккач, 294 йомгактан барлыгы 882 пар чыга дигән сүз. Ә алар 132 мең 300 сумны тәшкил итә. Йомгакларның яртысын бәйләп, яртысын шул килеш сата дип исәпләсәк тә, табыш 95 мең 550 сумга тигез. Ә бары тик башмак кына бәйләп сатса, кесәгә 117 мең 600 сум акча керә дигән сүз. Дөрес, бу саннар әле якынча гына исәпләнгән. Хөкүмәткә тапшырыласы салым 17 меңне тәшкил итә. Әле тагын кергән табышның 6 процентын түләргә кирәк. Шул чыгымнардан калганы гына хуҗабикә кесәсенә керә. Әле бәйләгән оекбашларның барысы да сатылып бетә дигән сүз түгел бит: үзләренә бәйләнгәннәре, бүләккә бирелгәннәре дә бар. Аның өстенә күпме сабырлык, тырышлык та кирәк.
«Тик утырганчы, бәйләп утыруың мең мәртәбә яхшырак. Бәйләгәндә бөтен борчу онытыла. Үземне тынычланып калгандай хис итәм. Бәйләү ниндидер бер юаныч ул миңа, – ди Рушания апа. – Әлеге эшкә тотынганыма үкенмим. Кызыксынган кешеләргә алырга киңәш итәм. Өендә тагын бер бәйләүчесе булса, бигрәк тә яхшы. Тизрәк бәйләнә».
Кулыңнан килсә, түземлегең, сабырлыгың җитсә, гади йомгаклардан да күпме табыш алып була икән. Бары үз мөмкинлекләреңне дөрес итеп куллана гына белергә кирәк.
Теләче, Олы Тиләҗе.
Алинә ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|