|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2011 Могҗиза
Язучы параллель дөнья белән аралаша (ФОТО)Детектив һәм фантастика жанрында рус телендә иҗат итүче Фәнил Галиев Тукайча "Күктә ни булмас, дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул" дияргә ярата. Бу сүзләрне расларлык дәлилләре дә бар икән аның. Язучы, хокук белгече, Татарстанның атказанган юристы очсыз-кырыйсыз күкнең кайбер серләре турындагы мәгълүматларын туплап, фәнни-публицистик китап әзерләргә дә җыена икән. – Фәнил абый, сездә ташлар, минералларның нинди генә төрләре юк. Аларны кайчан җыя башладыгыз?
– Мин кечкенәдән елга буйларыннан, ерганаклардан, урманнардан ташлар җыю белән мавыга идем. Ташлар – тарихның телсез шаһитлары бит алар. Табылдыклар арасында шактый кызыклылары да очрады. Аларны мәктәп музеена тапшыра бардым. Әйтик, ташка әйләнгән төрле кыяфәттәге агачлар, мамонт мөгезләре еш табыла иде. Ул вакытта ук ташларның кешегә тәэсир итә алганлыгын чамаладым. Мин аларны "күрә" беләм, күзләрен, формасын, килеш-килбәтен шундук шәйләп ала идем. Ташлар җыю белән хәзер дә мавыгам. Дөрес, җитмеш яшьтә елга буйларында эзләнеп йөрисе килми, коллекцияне Казанда узган күргәзмәләрдән асылташлар сатып алып баетам. Урал, Петербург, Кола ярымутравыннан килүче сатучылар белән даими эш итәм.
– Сезгә кайсы ташларның тәэсире аеруча зур?
– Мин гранат ташын яратам. Аның ир кешеләргә куәт бирүе хакында борынгы заманнардан ук белгәннәр. Ә сердоликка хәтта пәйгамбәребез Мөхәммәт тә игътибар иткән. Аның сердолик ташыннан ясалган балдагы булган. Әлеге асылташның йөрәк чирләреннән сихәте бар, ул кәефне күтәрә, иҗади эшчәнлекне активлаштыра. Бу таш минем ятагым янына да, өстәлемә дә куелган. Бәллүр таштан да куәт алып була. Бу космоска бәйле тау токымы. Җентекләбрәк карасаң, аның эчендә үзенә бер төрле дөнья бар сыман.
– Галәм кунаклары белән беренче танышу ничегрәк булды?
– Бу тема күптәннән тормышка кергән, фәкать безнең илдә генә тыелган иде. Чөнки ул вакытта үзебезнең идеологиябез, партиябез бар, анык юлыбыз билгеләнгән. Ә башка темаларга тайпылырга һич кенә дә ярамады. Ә менә чит илләрдә хәлләр бөтенләй башкача. Әйтик, беренче НЛОны Американың Россуэл шәһәрендә 1947 елда ук бәреп төшерәләр. Хәзер анда музей ачылган, җиргә төшкән очкыч ватыклары һәм гуманоидларның мәетләре шунда саклана. Чит ил язучылары космик темага бик күптән фәнни, шулай ук әдәби әсәрләр иҗат иттеләр, кинолар төшерделәр. Ә без бу темага 1990 елда гына алындык. Матбугатта гайре табигый фотолар күренә, әсәрләр языла башлады. Чыннан да, параллель дөньялар бар һәм алар белән контактка кереп була. Бу мәсьәлә мине кызыксындыра. Үземне "контактер", галәмнән килүчеләр белән аралашам дип әйтәсем килми, ләкин аларның тәэсирен сизәм һәм беркадәр ярдәм итүләрен дә тоям. Ә нинди ярдәм күрсәтүләре әлегә сер булып калсын. Беренче очрашу дип кечкенә чактагы бер очракны әйтеп булыр иде, мөгаен. Август ае иде ул. Көннәр шактый җылы торганга, малайлар белән, шактый гына караңгылык төшсә дә, таралышмыйча уйнап йөрибез. Берзаман безнең өстә шарсыман яктылык пәйда булды. Дуслар ни арада таралышып беткәндер, минем кызыксынуым куркуны җиңде һәм озак кына әлеге шарны күзәтеп басып тордым. Ул ничек кинәт барлыкка килсә, шулай эреп юкка да чыкты. Мин дә өйгә кайтып киттем. Ә иртән әни утлы табада "биетте". Өйгә кич белән үк кайттым дип аклансам да, ышанмый, син бит таң атканда гына пәйда булдың, ди. Минем белән нәрсә булганын, кайда йөргәнемне аңлата алмыйм. Әмма шундый кызык хәл булган иде.
– Бу очрактан соң үзегездә берәр үзгәреш сиздегезме?
– Астрономия белән кызыксынуым артты. Күк җисемнәре турында мәгълүмат туплый башладым. Үземне һәрьяклап камилләштерергә кирәк, дигән максат куйдым. Рәсем ясау, ташлар дөньясы серләренә төшенү, музыка, шигырьләр, җырлар, кыска хикәяләр язу, спорт белән шөгыльләнү шул максаттан чыгып эшләнгән эшләр. Музыкага килгәндә, җиде төрле уен коралында уйныйм. Бокс белән шөгыльләндем. Әстерханда диңгезчеләр мәктәбендә укыганда өлкә спортчылары арасында ярышта икенче урынны алган идем. Ә яшьлек чорында каратэ белән мавыгып киттем. Бу төр буенча яшел тасмага лаек булдым. Хәзер дә сарайда зур бокс капчыгы асылынып тора. Көн дәвамында шунда чыгып шөгыльләнеп кермәсәм, күңелем булмый.
– Бу мавыгуларыгыз тормышыгызда эзлекле рәвештә алып барылдымы?
– Диңгезчеләр училищесыннан соң Казан дәүләт университетының хокук бүлегендә укыганда һәм тикшерү органнарында эшләгәндә бу тема ничектер өзелеп калды. Ә бер вакыт ялга кайткач, мин Теләчедән ерак түгел бер калкулыкта карт агач янына бардым һәм күңелдә бу урынга бәйле хатирәләр яңарды. Без бәләкәй чакта әлеге агач астыннан чишмә ага иде. Әни, мине ияртеп, әби янына кунакка барганда, шушы урынга туктап дога кыла һәм әлеге чишмә вакыйгасын сөйли торган иде. Баксаң, 1930 елларда безнең якларга бер сәер кеше килеп чыга. Авылның бер карты аны өенә алып кайта. Әмма төн чыкканчы ул кеше үлгән була. Әлеге кешенең нинди диннән, нинди милләттән булуын белмәгәч, авыл картлары аны зиратка күммиләр. Җәсәден баскыч сыман күтәрелгән калкулыкның тигезрәк җирендә җир куенына иңдерәләр. Шул урында агач үсеп, чишмә тибә башлагач, халык арасында, бу изге кеше булгандыр, бәлки әле ул күктән төшкәндер, дигән сүз тарала. 1981 елда шушы урынга баргач, үземне ниндидер энергия чыганагына тап булгандай хис иттем. Бу урынны фотоаппарат белән берничә җирдән төшереп тә алдым. Фоторәсемнәрдә төрле шарлар, амеба, тәлинкә һәм сигара формасындагы җисемнәрне күргәч, шаккаттым. Нәкъ менә алар мине аномаль хәлләр белән кызыксынуга этәрде. Болар минем "Йолдызлар нәрсәне яшерә" ("О чем молчат звезды") китабында да өлешчә яктыртылды.
– Әлеге фотоларны кемнәргәдер күрсәтү теләге тумадымы?
– Әлбәттә, туды. Бу җәһәттән "НЛО" дигән журнал белән дуслашып киттем. Мондый фотолар әлеге һәм башка шул юнәлештәге журналларда күпләп басыла. Тора-бара шунысын ачыкладым, мондый шарлар кешегә куркыныч булганда, кеше янәшәсендә дә күпләп пәйда булалар. Әйтик, альпинистны яки Сабантуйда колгага менгән малайны фотога төшерсәң дә, ул фотода шундый ук шарларны күрергә мөмкин. Болар турында язучы, профессор, Тибетка, Африкага, Гарәп Әмирлекләренә, Пасха утравына күп мәртәбәләр сәяхәт кылучы Эрнст Мулдашев та күп язды. Шунысы бар, бу тема белән кызыксынырга яраса да, эченә бик тирән кереп китүдән сак булырга кирәк.
– Сезнең сүзләрне чынга алмаган кешеләр дә табылыр, мөгаен.
– Булуы мөмкин. Ләкин Мисырдагы пирамидаларны, Пасха утравындагы таш сыннарны кешенең төзи алмавы бүгенге көндә бәхәссез. Перу тирәсендәге бер кешесе дә калмаган шәһәрләрне кая куясыз? Бар бит алар. Ә Наска чүлендәге геометрик фигураларны хәтерләткән зур сурәтләр? Боларга әкият дип кенә кул селтәп булмый.
Ә фотоларны "Ватаным Татарстан" сайтыннан карагыз.
Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|