|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2011 Мәгариф
Укытучыларның хезмәт хакын арттырмакчыларРоссия Хөкүмәте төбәкләрдәге мәгарифне үстерү, шул исәптән укытучыларның хезмәт хакын күтәрү өчен, ике елга 120 миллиард сум акча бүлеп бирергә җыена. Шуның 20 миллиарды быелга исәпләнгән. Бер атна эчендә ил субъектлары кирәкле документларны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырырга тиеш. – Дәүләтебез төбәкләрнең мәгариф проблемаларын аңлап, аларга ярдәм итәргә булды. Гадәттә, бушлай бирелә торган акчаларның кадере булмый. Шуңа күрә ул тик торганнан гына бирелми. Һәр тиен белем бирүнең сыйфатына юнәлдерелгән булырга тиеш, – диде кичә РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко Казанда узган илкүләм очрашуда.
Россиянең баш педагогы фикеренчә, акчаны нәтиҗәсез куллану бернәрсә эшләмәүгә караганда да начаррак. Кыска гына әйткәндә, әлеге акчаларга лаек булырга һәм аның бәрабәренә тиешле белем бирү белән җавап та бирергә кирәк. Нигездә, аны укучылар саны, төбәкнең икътисадый хәленнән чыгып бирәчәкләр. Шул рәвешле укытучыларның айлык эш хакын республиканың икътисад өлкәсендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакына җиткерү күздә тотыла. Мәктәп укытучысының хезмәт хакы 30 процентка артырга мөмкин. Бу хакта РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин да әйткән иде инде. Моннан тыш, төбәк бюджетларыннан педагогларның хезмәт хакларын күтәрү өчен 60 миллиард сумнан да ким булмаган акча бүлеп бирү шарт. Әмма финансларны болай бүлүдән бөтен төбәкләр дә канәгать калмаска мөмкин. "Тулаем алганда, бездә икътисад өлкәсе үсештә. Әмма һәр тармак буенча уртача хезмәт хакын куып җитә алмаячакбыз. Моңа бернинди бюджет акчасы да җитмәячәк. Бергәләп финанслау мәсьәләсен бюджетларның мөмкинлекләреннән чыгып хәл итәргә кирәк. Алга куелган бурычларны төгәл билгеләп яңгыратсак иде", – дип үз фикерен белдерде Президент Рөстәм Миңнеханов. Димәк, бер калып бөтен төбәкләргә дә ярамый булып чыга. Президент фикеренчә, дотациядә утырганнарга акчаны күбрәк бирергә кирәк. Шулай ук мәктәпне җиһазландыру, акчаны нинди максатларга тоту исемлеге булдырмакчылар. Алайса, авыл мәктәпләре, бу акчага мини трактор яки башка нәрсә алырга ярамый, дияргә мөмкин. Шуңа күрә алдан белеп тору яхшырак.
Әлеге акча уку процессын түгел, ә нәтиҗәне финансларга тиеш. Моның өчен укытучылардан зур эш таләп ителәчәк. Тырышып хезмәт итсәң, акчаң да арта дигән сүз бу. Бәлкем, укытучыларны фәлән кадәр акча аласың, дип кызыксындыру кирәктер. Яңа түләү системасы кертелгәннән соң канәгать калмаган укытучылар үзләре дә нәкъ шундый фикердә тора. "Акчасын түләсәләр, ярыша-ярыша эшләр идек", – ди алар. Фурсенко әйтүенчә, укыту сыйфатын билгеләүдә ата-аналарны да җәлеп итәргә кирәк. "Әгәр баласын начар укыталар икән, үз фикерен курыкмыйча әйтсен. Алайса, бездә ата-аналар укытучы, мәктәп хуҗасыннан куркып, бөтен гаепне чиновниклардан күрәләр",– ди Андрей Фурсенко.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|