|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2011 Җәмгыять
Егетләргә барыбер түгелАрмиядә хезмәт итү – ир кешенең Ватан алдындагы бурычы, дип өйрәтсәләр дә, хәзерге яшьләр моның белән килешеп бетми. Ата-аналар арасында да, балаларын анда җибәрмәс өчен, теләсә нинди хәйләгә баручылар җитәрлек. Алар моның өчен хәтта акча түләргә дә риза. Шуңа күрә армиягә бармаска (!) ярдәм итү белән шөгыльләнүче шикле кеше һәм оешмаларның барлыкка килүе бер дә гаҗәп түгел. Яшьләрне армиядәге “бабайлык” куркыта, монсы сер түгел. Ватанны сакларга барган җирдә имгәнүчеләр бар, туган җиренә цинк табут эчендә кайтканнар турында ишетәбез. Россия Солдат аналары комитетлары берлеге белгечләре сүзләренчә, армиядәге кыйнау, мыскыллау, талау һәм җәзалау кебек куркыныч җинаятьләрне “уставта каралмаган мөнәсәбәтләр” дип кенә күрсәтәләр, янәсе, бу – нормаль күренеш. Узган елның 1 декабреннән моның өчен турыдан-туры хәрби часть җитәкчесе, Саклану министрлыгының тәрбия эшләре буенча баш идарәсе офицерлары һәм бригада командирлары җавап тотарга тиеш булса да, әлегә үзгәрешләр сизелми.
Бүген Ватанны саклаучылар да җитешми бит әле. Шул сәбәпле, кечкенә балалары булган, әти-әнисе инвалид егетләрне дә армиягә алырга җыеналар. Уку йортларында белем алучы студентлар, шулай ук аспирантларга да көн бетәргә тора. Россия Cолдат аналары комитетлары берлеге вәкилләре әйтүенчә, армиядә хезмәт итүче егетләрнең хатыннарына законда каралган пособиеләр түләнми. Шулай булгач, кемнең шинель киясе килсен инде?
Ни гаҗәп, армиягә бармаска ярдәм итүче оешмалар Казанда адым саен очрый. Алар армиягә чакырылучыга юридик хезмәт күрсәтә. Аның вәкилләре хәрби комиссариат, медицина һәм төрле дәүләт учреждениеләрендә яшь егет, мәнфәгатьләрен яклый. “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе дә “армиядән калу” максаты белән шундый бер оешмага мөрәҗәгать итте. Имеш, сау-сәламәт егет, ничек итеп, Ватан алдындагы бурычын үтәми кала ала? Иң беренче шуны әйтергә кирәк: бу оешма ил законнарындагы китекләрдән бик оста файдалана, моның турында үзләре үк сөйли. Янәсе, безнең халык аларны үз мәнфәгатендә куллана белми, яшь егетләр армия диюгә үк югалып кала, көч структуралары каршында аның бар батырлыгы юкка чыга. Ә бит хәрби комиссарит бары тик шул закон нигезендә генә эшли дә инде. Оешма хезмәткәрләре (алар күп очракта армиягә теләсә кемне ала) монда авырулар да эләгә, ди. Гаилә хәлләре мөшкел булганнар да хәрби хезмәткә алына.
Әнә шундый башбаштаклыклар булмасын өчен эшли дә инде коммерция нигезендәге оешмалар. “Яшь егетләрне ришвәт биреп армиядән алып калганчы, моны законлы рәвештә башкару яхшырак бит”, – ди алар үзләре турында. Өстәвенә бүгенге вәзгыять тә моңа юл ача. Ә инде “Ватаным Татарстан” хәбәрчесенең сау-сәламәт булуында оешма хезмәткәрләре нык шикләнде. Алар фикеренчә, теләсә кайсы кешедә барыбер авыру табарга була, эзләнә белергә генә кирәк, законнар да әллә нинди мөмкинлекләр ача.
Язгы һәм көзге чакырылыш вакытында мондый оешмаларга күп кеше мөрәҗәгать итә. Аларны юристларның кыйммәтле хезмәте дә борчымый, күрәсең. Мәсәлән, чакырылучының эшенә медицина документларын берләштерү турында гариза язарга ярдәм иткәне өчен дә оешма юристлары 1 мең 200 сум акча ала. Ә инде хәрби комиссариатның законсыз гамәлләренә район судына шикаять бирү һәм аны ахырына җиткерү 20 мең сумга төшә. Армиягә чакырылучыны милиция хезмәткәрләре тоткарласа, оешманың юристы тиз арада килеп җитеп, аны 5 мең сум бәрабәренә оста гына чыгарырга ярдәм итәчәк. Медицина һәм дәүләт учреждениесендә бер тапкыр озатып йөргән өчен 4 мең ярым түлисе.
Әлеге оешма комплекслы хезмәт тә күрсәтә. Отсрочкасы булган егетне тагын бер чакырылыш вакытында армиядән алып калу 83-89 мең сумга төшә. Моңа тулы юридик ярдәм, тиешле нәтиҗәгә ирешә алмаганда акчаларны кайтару мөмкинлеге һәм Казаннан читтә яшәүчеләргә медицина тикшеренүе узган вакытта кунакханәдә яшәү керә. Оешма хезмәткәрләре үзләренә тулысынча ышана, хәрби билет кулда булачак дип вәгъдә итә. Ә инде отсрочкасы булмаганнарга шул ук хезмәт комплексы 95-102 мең тора. Монысы да нәтиҗәле булачак, дип белдерделәр оешмада. Башкарган эшләрен законлы дип атасалар да, кайбер сорауларга үзләре дә җавап бирә алмый. Татарстан хәрби комиссариатында исә бу оешмалар уңаеннан, гомумән, аңлатма бирмиләр. “Безгә барыбер”, – диде комиссариат вәкиле.
Рәсим ХАҖИЕВ |
Иң күп укылган
|