|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2011 Интернет
Чиксез Интернет«Билайн» Интернет буйлап мобиль телефон аша чикләүләрсез диярлек сәяхәт итү мөмкинлеген бирә торган “Беззаботный Интернет” хезмәтен сафка кертте. Чикләүләрсез диярлек дигәне шуны аңлата: сез тәүлек эчендә алынган беренче 5 Мбайт өчен генә тариф планы буенча түлисез. 5 мегабайттан арткач, тәүлек ахырына кадәр абонент түләве каралмаган лимитсыз Интернет тәкъдим ителәчәк. Максималь күрсәткечкә якынлашкан тизлек тә сезне бары куандырачак кына. Хезмәтне тоташтырган моменттан ай эчендә алынган/тапшырылган мәгълүмат күләме 200 Мбайттан артып киткән очракта гына тизлек секундына 32 Кбитка төшәчәк. Нинди мәгълүмат күчереп алуыгыз мөһим түгел: видеоролик карыйсызмы, дусларыгызның фотосурәтләрен ачасызмы яки яңалыклар укыйсызмы – тәүлеклек трафик 5 Мбайттан артуга, лимитсыз Интернет үзеннән-үзе тәкъдим ителәчәк, һәм иң мөһиме – бушка! Хезмәтне 067407171 номеры буенча тоташтырырга була. 067407170 номеры буенча хезмәт өздерелә. Өстәмә мәгълүматны www.beeline.ru сайтында һәм 0800 номеры буенча белергә мөмкин. «Билайн» кулланучылары түбәндәге хезмәтләрдән дә файдалана ала: 0.facebook.com һәм 0.vkontakte.ru сайтларының текст версияләрен бушлай куллану, LiveJournal һәм Mamba социаль челтәрләреннән түләүсез SMS-хәбәрләр алу, Vkontakte, Одноклассники, Facebook, Twitter челтәрләрендә SMS аркылы интерактив аралашу. Компаниянең рәсми Twitterы – Beeline_RUS, Facebookтагы сәхифәсе – http://www.facebook.com/Beelinerus. Vkontakte сайтында Татарстандагы «Билайн»ның рәсми төркемнәре: http://vkontakte.ru/club24347578 http://vkontakte.ru/id7494780#/club19784868
--- |
Иң күп укылган
|