|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.04.2011 Авыл
Атлар такта кимерә, яки Авылда хезмәт хакын кем түләр?
"Хөрмәтле редакция! Сезгә иң соңгы өмет белән мөрәжәгать итәбез. Узган елдан бирле хезмәт хакын төрле сылтау табып бирми йөдәтәләр. Сорап барсаң, дошманга әйләнәсең. Өй тулы бала-чагаң булгач, авылда яшәгәч, берни эшләр хәл юк. Яшьләр авылдан китә. Кайсы – шәһәргә, кайберсе – шабашкага. Безгә исә түзәргә генә кала. Без сөт, ит җитештерәбез. Аларны көн саен сатып, акча эшлибез. Эш хакы да әллә ни зур түгел бит.
Кемнәрдер балда-майда йөзә. Безгә тиеннәрне дә вакытында бирмиләр. Ярый әле кайберәүләрнең өендә пенсионерлар бар. Алар да булмаса, нишләр идек икән? Югыйсә бит үзебезгә тиешлесен генә сорыйбыз".
Чүпрәле районы терлекчеләре исеменнән язылган шундый эчтәлектәге хат алынгач, андагы хәлләрне урынга барып карарга булдык.
Ике йөз сумлык сөенеч
…Яңа Кәкерле авылы олы юлдан әллә ни ерак урнашмаган икән. Без килгән көнне иртәдән бирле дулаган буран урыны-урыны белән юлларга кар тутырып та өлгергән. Ярый әле фермалар авыл кырыенда ук. Җәяүләп шунда юнәлдек.
Монда хәлләр, чыннан да, бик үк шәптән түгел икән шул. Тәрәзәләр такта белән кадакланган. Рәттән тезелеп киткән алты бинаның алтысы да ярым җимерек. Чиләк белән тирес түгеп маташкан берәүне күреп шунда юнәлдек. Ни йомыш белән йөрүебезне белгәч, һич аптырамады.
– Узган елның августыннан алып декабрь аена кадәр хезмәт хакының унөч процентын түләгәннәр иде. Быел анысы да юк, – ди типсә тимер өзәрлек ир-егет.
– Унөч процент дигәнең айга күпме була инде ул?
– Кемнең биш йөз, кемнең бераз артыграктыр инде...
– Җитәкчеләр нәрсә ди соң?
– Кемнән сорарга да юк бит. Гел алышынып торалар.
– Быел кулга акча алганыгыз булмагач, ничек яшисез соң?
– Яшисең инде...
Терлекче Ришат Сабирҗанов туган авыл дип җан атып яшәүчеләрнең берсе булып чыкты. Мәктәпне тәмамлагач та, читтә бәхет эзләп маташмаган. Хәзер инде классташларыннан берүзе авылда. Киләчәктә дә язмышын туган авылында күрә. Тик менә клуб булмагач, мәктәпне бетергәч, рәтле юлы булмаган Яңа Кәкерле авылы тәмам таралып бетмәсме? Әнә бит кемнәрнеңдер "тырышлыгы" нәтиҗәсендә кайчандыр комбайн, төрле автомашина, тагылма инвентарьлар белән шыплап тулган машина-трактор паркында бүген техника калмаган! Янгын мазар чыкса, авылда юлны кардан чистартырга бер трактор булмасын әле?!
Бигрәк тә күп балалы хезмәттәшләре өчен борчыла Ришат Сабирҗанов. Әйтик, янәшәдә басып торучы хезмәттәше Айнуллов өч бала үстерә икән. Аларны бит ашатасы, укытасы, киендерәсе дә бар. Ай саен газга, утка, суга һәм тагын әллә нәрсәләр өчен дә түләми калырга ярамый. Терлекчеләрнең күбесенә узган елның август аеннан декабрьгә кадәр икешәр мең сум акча биргәннәр. Ферма эшчеләре белән бер-гәләшеп санап карадык. Айга төп-төгәл ике йөз илле сум чыга!
– Яңа елдан бирле хезмәт хакы түләнгәне юк, дисез. Аннан соң да бәйрәмнәр булды бит…
– 8 Март бәйрәменә сөенеч ясадылар үзе. Сыер савучыларга 200 әр сум өләштеләр.
– 23 февральдә сез дә бүләксез калмагансыздыр бит? – дим, ир-егетләргә мөрәҗәгать итеп.
– Юк. Искә алучы да булмады.
Терлекләрнең баш саны да соңгы елларда шактыйга кимегән. Хуҗалыкта үзләре әзерләгән сенаж, силос, печән күптәннән беткән.
Яңа Кәкерле авылы терлекчеләре моннан берничә ел элек хуҗалык җитәкчесе булып эшләп киткән Радик Дияновны сагынып искә ала. Хезмәт хакын да айныкын-айга түләп барган. "Безгә инде күрше авыллардан килеп эшли башлаганнар иде. Фермага килеп, хәлебезне белеп торды", – диләр. Хәзер алар янына килүче, зарларын тыңлаучы да юк. Күп нәрсә җитәкчелектән тора шул.
Фермада эшлим, биржадан алам...
Редакциягә юлланган хатта искә алынган Алешкин Саплык һәм Татар Саплыгы авылларын олы юл гына икегә бүлеп тора. Берсендә – татарлар, икенчесендә чуашлар бергә-бергә, тату гаилә булып яши икән. Алешкин Саплыкта элегрәк елларда алты меңнән артык мал-туар асраганнар. Татар Саплыгы фермалары да терлек белән тулып торган. Хәзер инде бу хәлләр турында сагынып сөйләргә генә кала. Соңгы елларда бу авыллар ни сәбәпледер бер хуҗалыктан икенчесенә күчеп тора икән. Күптән түгел генә "Колос" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә керүче әлеге хуҗалык хәзер "Корм" җәмгыятендә.
Алешкин Саплык авылы фермасында унсигез елдан артык эшләүче Петр Чернов әйтүенчә, биредә хезмәт куючыларның күбесе үзләренең кайсы оешмада эшләвен төгәл генә әйтеп тә бирә алмый. Ул үзе шушы фермада слесарь вазыйфаларын башкара. Ә хезмәт хакын районның мәшгульлек оешмасы аша "түлиләр". Петр Чернов раславынча, терлекче Геннадий Юдин да фермада эшләп, эш хакын районның мәшгульлек оешмасыннан ала икән. Шулай итеп, "Колос" җәмгыяте аларга элеккеге бурычларын кайтарамы, әллә инде бүгенге "Корм" хуҗалыгы халыкка хезмәт хакы түләүнең яңа ысулын тапканмы – бу кадәресен хезмәт ветераны Петр Никандровичка аңлатып тормаганнар.
Ферма биналарына күз салам. Ишелгән дә җимерелгән. Янәшәдәге атлар утарында шыр сөяккә калып баручы берничә ат койма итеп каккан такталарны кимерә. Буш тагаракларда – тирес калдыклары.
Җитәкчелек ышандыра
Хатта искә алынган тагын бер хуҗалык – "Заря" агрофирмасының Яңа Чокалы авылы терлекчелек фермаларына юнәләбез. Бу юлы сөйләшергә кеше эзләп торырга туры килмәде. Ферма янында ук районның авыл хуҗалыгы идарәсе баш ветеринария табибы Әбелхак Исхаков, ферма мөдире Илгизәр Хисмәтуллин янында басып торучы бер төркем терлекчеләрне очраттык.
– Хезмәт хакларын тоткарлаулар турында Чүпрәле районыннан хат алган идек. Анда сезнең хуҗалык та искә алына. Шул дөресме? – дип сорыйм терлекче Илгиз Хуҗиевтан.
Озак еллар терлекчелектә эшләүче Илгиз Гыйльфан улы дүрт бала әтисе икән. Ничек бар, шулай сөйли. Хуҗалыкта эш хаклары, чыннан да, шактый вакытларга тоткарлана икән. Балаларга хезмәт хакларының ни өчен вакытында түләнмәвенең сәбәпләре дә, киләчәктә булачак дигән вәгъдәләр дә кызык түгел. Аларны бүген ашатырга, бүген киендерергә, бүген сөендерергә кирәк, ди Илгиз Хуҗиев.
Сүзгә кушылып киткән Илдан Хәлимов әйтүенчә, хужалыктан терлекләтә дә алып була икән үзе. Тик менә иртә таңнан кичке караңгыга кадәр фермада булган кешегә бу кадәресе дә бик кыен бит аның. Итне урнаштырырга да кирәк әле. Алыпсатарлар аша эш йөртсәң, бик арзанга төшәчәк. Ай саен газына, суына, утына дигәндәй, түләр өчен акча көнендә кирәк шул. Алар синең бозау сатканыңны көтеп тормый. Бер генә көнгә соңгарып түләсәң дә, каравыл кычкыра башлыйлар.
Түләүләре дә һаман арта тора бит аның. Узган айда, мәсәлән, дүрт бала әтисе Илгиз Хуҗиевка коммуналь хезмәтләр өчен дүрт мең сумга якын акча чыгарып бирергә туры килгән. Шул ук вакытта эшләгәне өчен акчаны күптән инде түләгәннәре юк.
Эшләгән кешегә хезмәт хакын вакытында һәм тулы күләмдә бирүне район җитәкчелеге контрольдә тотарга тиеш бит. Югарыда телгә алынган хуҗалыкларда хезмәт хакының ни сәбәпле тоткарлануын ачыклар өчен без Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Тимур Ногумановка мөрәҗәгать иттек. Хатта телгә алынган авылларның терлек фермаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакы тоткарлануына сәбәп булып ике ел рәттән килгән корылык тора икән. Бүгенге көндә әлеге авылларның яңа инвестор – "Ак Барс-Агро" холдингы составына керү мәсьәләсе хәл ителә. Район җитәкчесе ышандыруынча, "Ак Барс-Агро" холдингы җитәкчесе Иван Егоров белән үзара килешү нигезендә хезмәт хакы буенча бурычлар якын киләчәктә түләнер, дигән өмет бар.
Хезмәт хакын районның мәшгульлек үзәге аша түләүгә килгәндә, Тимур Ногуманов мондый хәлнең бер Чүпрәле районында гына булмавын искәртте. Кем әйтмешли, үгез булмагае, чурт булсын, балаларга сөт булсын. Безгә исә ахыры хәерле булсын дигән теләктә генә калырга туры килә.
Чүпрәле – Казан
Камил СӘГЪДӘТШИН |
Иң күп укылган
|