|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.04.2011 Дин
Сөенеч яшьләреСания апа эшкә башка көннәргә караганда иртәрәк килеп җитте. Күзләрендә нур балкый. Һәр ике сүзенең берсендә шөкер әйтеп куя. — Сания апа, нәрсә булды, әллә улыгыз машина оттымы? — диде кызыксынып Эльмира.
— И, акыллым Эльмира! Өч көннән бирле инде өебездә эссе су килүдән туктады. Тәһарәт алуга бераз кыенлыклар туды, — дип сөйли башлады Сания апа. — Бүген иртәнге намазга Равилем уятты. Карасам, тәһарәт өчен җылы су әзерләп куйган балакаем. Үзе намаздан соң Коръән укып сызымнарын сызып утырды, төне буе йокламаганы күренә, тиздән дипломны яклау булачак. Хыялларым тормышка ашты, һәр намаздан соң улыма дога кыла идем… — диде Сания апа; күзләре сөенеч яшьләре белән тулды. — Раббым, дини кыйммәтләребезгә күңелен ач, улымның тәне-җаны сәламәт, гомере озын булсын, дип. Нинди яхшы заманнарда яшибез, балаларыбыз дөньяви гыйлем өйрәнү белән бергә дини белемне дә үзләштерә ала, димәк ата-ананы хөрмәт итүчән булалар, аларга ярдәмләшәләр.
Шаянрак характерлы Эльмира Сания апаның сөйләвеннән соң уйчан карашы белән бер ноктага текәлде, ул улларын күзенә китереп йөрәге кысылды. Балаларын яхшы киендерде, яхшы ашатты-эчертте, аталары юклыгын сиздермәскә тырышты, ләкин тәрбиягә килгәндә…
Сания апа аның бу тойгы кичерешләрен сиземләде. Хезмәттәшен төшенкелек халәтеннән чыгару өчен догага кулларын күтәрде:
— Иләһем, Артур белән Марат улларың да үскәч Равиль абыйларына охшап сине кадерләп хөрмәтләсеннәр иде, хаҗ сәфәренә дә алып барсыннар иде, әмин!
В.ЯКУПОВ |
Иң күп укылган
|