поиск новостей
  • 09.12 "Сөйли торган материя". "Сәйдәш" мәдәният үзәге. 18:30.
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Декабрь
  • Әхсән Баян (1927-2013) - язучы
  • Илдар Әхмәтов - җырчы
  • Резидә Сәлахова - актриса
  • Ирек Фәйзуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Агач өйгә тәрәзә читләре (наличники) эшләүче кирәк. Казан, Вахитов районы. 89655886519 Ватсапка языгыз.
  • Сдаю однокомнатную квартиру в Радужный, Осиново т.89655938461,89375278107
  • Иномарка сатып алам.Бюджет 800-850мең.Тел.89178808466
  • Актаныш жалюзи все виды качественно(эйбэт)89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар

 

 
 

 
Архив
 
05.08.2008 Авыл

ӘЙДӘ, КЫЗЫМ, МИН СИҢА АВЫЛНЫ КҮРСӘТӘМ

Балалар бакчасы ремонтка ябылгач кызымны һичъюгы берәр айга дип авылга кайтарып куярга туры килде. “Бик әйбәт, – дип тынычландырды мине танышларым. – Авылда үсеп, тазарып килер. Анда сөте, каймагы, эремчеге, дигәндәй. Күкәе, ите, мае...” Белмим, ул танышларым кайсы якның кайсы заман авылы турында сөйлиләрдер, миңа кызыма ашатырга дип күкәй белән сөттән кала барлык ризыкны Казаннан ташырга туры килде.

  

“Без яшь чакта көзгеләр матур күрсәтә иде”, – дип әйткән ди бер әби. Минем сүз дә шулай кабул ителерме икән: без кечкенә чакта көтү авыл урамнарын тутырып шаулап кайта иде. Хәзер сыер-сарыгы да кимегән икән. Югыйсә үлән аз түгел, кыр-болынга чыгып тормыйча, хәтта капка төбеннән дә сарыклык үлән чабып керергә була. Хәзер чирәм белән кычыткан гына түгел, ромашка кебек кыр чәчәкләре дә авыл уртасында шаулап үсеп утыра башлаган. Юк икән хәзер бездә тузанлы урамнар, киресенчә, мәңге кипмәс күлдәвекләр барлыкка килгән. Икенче кайтышымда анда камыш баш калкытса да гаҗәпләнмәячәкмен. Көтү турында яза башлаган идем бит. Хәер, көтүнең кимүе халыкның ялкаулыгыннан түгелдер ул. Авылның картаюыннандыр. Яшьләр аз калгач, кем асрасын ул малны? Кеше хәзер читтәге бер эшмәкәрнең авылдагы шәхси кибетенә бара да, “Америка ботын” каткан тактасы белән күтәреп кайта, шуны ашап яши. Ботны гына түгел, катык белән эремчекне дә кибеттән ала башлаган авыл кешесе. Нишләп сепаратор аертып, аның кырык тәлинкәсен юып азаплансын ул?! “Маргарин кушканнар ахрысы”, – дип сүгенсәләр-сүгенәләр, барыбер, шул кибет маен ашыйлар.

 

Әни беркөнне оныкларын сыйларга дип пластмасса чиләкле пешкән куертылган сөт (вареная сгущенка) күтәреп кайткан. Ышанасызмы: төп-төгәл ярты ел элек срогы чыккан баллы сөт дигәнебезнең. Кашык күтәреп өстәл янына тезелеп утырган өч баланы елатып булса да, кире кибеткә илтеп кайттым сөтләрен. Иң кызыгы: икенче көнне без илткән сөтнең үзенмедер, “туганынмыдыр”, әнинең ахирәте сатып алып кайткан ди. Кызы зарланса да, кире илтмәгәннәр сөтне, яхшысынмаганнар. Берничә көннән әни колбаса алып кайтты. “Ике төрле колбаса бар иде. Берсе Владимирда ясалган, анысы ерак бугай аның, килеп җиткәнче бозылыр дип, якында эшләнгәнен алдым. Икенчесе – Мордовиянеке”, – ди әнием. Сүз дә юк, шәп логика! Әмма Мордовиядәгесен Владимир аша әйләндереп китермәделәрме икән, әнием, чөнки ун көн элек срогы чыккан икән шул. Кызык, авыл халкы, барыбер, иске ризык ашаса да, авырмый-нитми генә яшәп ята. Хәер, авырыйдыр да инде. Югыйсә, бөтен кеше инвалидлык алу артыннан чапмас иде. Кыскасы, авыл кешесе рәсми рәвештә гарип-гораба ди хәзер. Ә үзләренең табип түгел, хәтта медсестралары да юк. Күрше авылдан бер ханым ярты ставкага килеп йөри икән. Югыйсә, үзебез авылда медицина белемле киленнәр дә бар да бит... Әмма оптимизация шулай куша, күрәсең, элек ике шәфкать туташы эшләп торган авылга хәзер ярты ханым да җитәдер.

 

Бүген көн кыздыра, бөтен кеше бакчага су сибә һәм мунча яга күрәсең, кранда су юк, шуңа эшсезлектән аптырап, көнбагыш кабыгы белән капка төбе чүпләп утырам. Бала-чага үткәләп китә. Көтү каршылаганчы буш инде болар. Без балачакта җәй көне көндез урам күрми торган идек, чөнки кыр чүбеннән арына алмадык. Очы-кырые күренмәгән чөгендере дисеңме, башлы суганымы, чернушка исемле вак суганымы – артыңны күтәрәсең дә, утыйсың да утыйсың... Мәңге бетмәс кебек иде. Бердәнбер котылу чарасы – башны алып авылдан чыгып качу иде. Аллага шөкер, шулай иттек тә! Кем каргады икән ул суган кырларын? Беткән бит ул суган чүбе утау дигән җәфа. Колхозы белән бергә юк булган.

 

Колхоз дигәннән, кайчандыр гел алдынгылар рәтендә булган Ленин колхозы бик газапланып “җан бирде”. Мин аның бөтен нечкәлекләрен белмим, әниләр инвесторларга каршы чыгып, колхозны саклап йөргәндә, миндә авыл кайгысы түгел, үземнең әни булып йөргән көннәрем иде. Әмма инде үлергә хөкем ителгән колхозны алар гына саклап кала алмады. Гаделлек эзләп журналист Искәндәр Сираҗига да мөрәҗәгать итеп карадылар. Әмма Искәндәр генә ярдәм итәрлек түгел иде шул хәлләр. Элеккеге пред үз дусларын җыештырып, җир кәгазьләрен җыеп, колхоз булып яшәргә маташкан иде дә, моңарчы да колхозчыга игелек күрсәтмәгән предны күпләр кабул итмәделәр. Шулай итеп, таркалды ул колхоз дигән нәрсә. Өлгеррәкләр, хәллерәкләр әле озатылып өлгермәгән сыерлар белән атларны җитәкләп кайтканнар ди. Берәүгә кырык мең сумлык колхоз үгезе эләккән ди. Булдыра алганнар иске булса да, трактор ише тимер-томырны үзләштергән. Кыскасы, колхоздан җимерек гаражлар һәм бетәшкән ферма нигезләре генә торып калды.

 

Су һаман юк та юк. Көнбагыш төкеренеп һаман урамда утырам. Әнә, авыл малайлары-кызлары сыерларын каршылап, куып алып кайттылар. Балалар дигәннән, оптимист та инде безнең авыл киленнәре. Ирләре эчә, акча юк дип тормыйлар, бала табалар бит ә! Бер ирләре эчепме, башка сәбәп беләнме, үлеп китсә, икенчесенә чыгалар, гаиләне ныгытуларымы икән – теге балалары янына тагын яңаларын табып куялар. Ә ирләр эчә. Эчми нишләсеннәр, аларның ни эше бар?! Хәер, эшлисе килгәннәр “Кызыл шәрыкъ” фермаларына барып та, күрше Апас районы хуҗалыкларына ялланып та эшли. Әмма эшләмәгәч рәхәтрәк ди “авыл белгечләре”. “Кибеттә аракының бәясе 80 сумнан артыграк, самогон 40 кына сум. Тик яхшысын ышанычлы кешедән белеп алырга кирәк,” – дип аңлата миңа белгән кешеләр. “Дөрес булса, самогонга “Демидрол” да, хәтта тавык тизәге дә салалар икән, – ди бер хатын-кыз. – Бетерәләр бит ирләрне!” “Йа Аллам, ирмени инде болар!” – дип авыл урамы буйлап әүмәкләнеп кайтып барган адәм балаларына карыйм да, көнбагышымны җиргә төкерәм. Элек, колхоз барында болар эшләп эчәләр иде. Колхоз аты белән бәрәңге сызып, печән кайтарышып булса да, үзләренә эчәрлек эшлиләр иде. Хәзер, әнә, әниләре пенсиясенә карап яталар. Хәер, кайберләре колхоздан калган каралты-кура башын өстерәп алып кайтып, шуны үз әниләренә “сатып”, “эшлиләр”.

 

Су һаман юк. Элек авылда коелар бар иде, тыкрык саен колонкалар тора иде. Хәзер “алга китеш” диеп бәяләргәме икән, су өйләргә, һичъюгы, ишегалдына кертелгән. Ә колонкалар бетерелгән. Әнә, өебез каршындагы кое да яраксыз хәлгә килгән. И көянтә-чиләкләп су ташый идек шуннан. Безнең янга кич утырырга килгән егетләр сусап китсәләр, суны төшеп тә эчәләр иде үзенә. Хатирәләр, хатирәләр... Аннары халык суны өйгә кертә башлады. Колхоз барында әтиләр тау башындагы шактый ерак чишмәдән торбалар белән китерткән су һаман шулай авыл халкын сыйлап ята икән әле... дисәм, бүген почта әрҗәсенә счетлар салып киткәннәр. Телефонга, утка, газга, суга. Тукта, ничек “суга”? Кем сата соң әле ул чишмә суын? Счет Норлаттан килгән. Тау башыннан үз юлы белән агып төшеп авылга кергән суның Норлат авылына ни катнашы барлыгын миңа беркем дә аңлата алмады.

 

 “Әйдәле, кызым, мин сиңа авылны күрсәтеп кайтам, – дим кызыма. – Әнә – Кәя күле. (Элек монда каз-үрдәкнең чик-чамасы юк иде. Хәзер күл бушап калган. Халык кош-корт асрап мәшәкатьләнми, күрәсең). Әнә – канау. Тегендәрәк кенә Пилмән күле белән Пилмән тавы. Әнә – топольлек, әнә – посадка”. Кызык, болар берсе дә табигый түгел, барысын да колхоз барындамы, бәлки, аңа кадәр үктер, бабаларыбыз казып калдырган. Сусыз җирдә урнашкан авылны шулай сулы иткәннәр. Тапкан бит Әҗи бабай авылга нигез салыр урынны! Авыл эчендә челтерәп чишмә дә агып ятмагач! Хәер, Гөбнә елгасы алай ерак урнашмаган үзе, урыс ягына таба китсәң, Ышналы дигән бер инеш кисәге дә бар. Кызыма гүзәллек күрсәтәм дип, Ышналы ягына кузгалдык. Әмма ерак баралмадык, кәефем төшеп кире борылдык. Нишлисез сез, кешеләр, нишләп авыл тирәсен чүплеккә әйләндердегез? Хәтта аттан биек үскән алабута белән кычыткан да яшереп бетерә алмаган кешеләрнең гамьсезлеген, адым саен чүмәлә-чүмәлә чүп. 

 

Язганнарыма тагын бер кат күз йөртеп чыктым. Карале, зарланам да зарланам икән ләбаса. Югыйсә, авылның гүзәллеге белән муллыгы да бар ләбаса. Тавыклары җырлап йомырка сала. Бакча тулы чия белән карлыган үскән, җиләкләр тәгәрәшеп ята. Алма өлгереп килә. Матур чаклар! Әйткәнемчә, капка төбенә генә түгел, бөтен урамга яшел чирәм түшәлгән. Ә ромашкалары! Авылга кайтып китәсе дә рәхәт бит хәзер. Элеккечә сөт машиналары башында да, вакытын белешеп, тыгылышып колхоз автобусында станциягә барасы да юк. Билгеле бер вакытта маршрут автобусына утырасың да, теләгән җиреңә барып кайтасың. Тик автобус тукталышында торган калай белән тышланган агач баракны гына яндырганнар. Явып китсә ышыкланып торырга ярый иде. Барак астында бик шәп торбалар булган ди, шуны алу өчен яндырганнар ди... Әйе, авыл яши әле, Аллага шөкер, тимер торбалар тартыр көче бар...


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Шәһри Казан
№ 137 | 30.08.2008
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№32 (15127) / 24.03.2009 21:23:51

Админ эфэнде, Динар койманы эллэ нишлэткэн...((

№31 (15125) / 24.03.2009 21:17:42

Админ эфэнде, коймага язу китми(((

№30 (15124) / 24.03.2009 21:10:41

Кызык, япь-яшь кеше 20 елдан сон авылына кайткан кебек язган. Кайда калды икэн эле андый торгынлык заповеднигыбер барып курэсе иде

№29 (10490) / 17.12.2008 17:24:03

хм,кызык.Э безнен кибеттэ гел свежий родуктлар саталар.Но суга тоже акча алалр

№28 (4481) / 11.08.2008 18:48:20

Рузилеге: Анладым :))), рехмет

№27 (4369) / 08.08.2008 11:37:28

Юк, Фђнис, мин Арча ягыннан тњгел. Без сезнећ белђн таныш та бугай. Подсказка: Минем якын дустым Ђлмђттђ яши.

№26 (4325) / 07.08.2008 15:12:55

Бу Рузиле, Арча Педколлиятенде укыган идеме еле, белуче булса ейтсен еле???

№25 (4323) / 07.08.2008 15:02:12

Рузилэнен язуына бэйлэнеп утырганчы узегез жанрнын ботен талэплэренэ туры килердэй бер мэкалэ язып курсэтер идегез, авыз чайкап утырасыз шунда ачу китереп

№24 (4322) / 07.08.2008 15:01:04

Уртакул булса да ТАЛАНТ.мени миндэ анысы да юк эле анын: туп-турыга туп пошел 

№23 (4320) / 07.08.2008 14:54:57

Тэвэ кошы , ярый белу, системага хезмэт иту, аны хуплау - зур талант тугел ул. Ул уртакул талант! Яки ярау таланты.  

№22 (4318) / 07.08.2008 14:50:40

Авыл-малай,ботенесен дэ бер калыпка салма эле.Тирестэн корэк булган икэн, может ул таланттыр.

№21 (4315) / 07.08.2008 14:40:28

Тэвэ кошы, Авылдан чыыкан журналистлар турэлэргэ ялагайланмыйча кеше була алмый. Квартирны алардан гына алып була.

Авылдагылар кеше тугелмени дип сорыйсын. Мин киресенча аларны бик яхшы, беркатлы кешелэр дип саныйм. Тик авылдан чыгып тирестэн корэк булучылар аптырата. Кайсы язучы авылдан килеп Казанда дан яки акча казана ала? Кайсы жырчы? Кайсы журналист? Барысы да намусын сатып кына Казанда кеше була ала.

№20 (4314) / 07.08.2008 14:30:48

Граф кенәзләр дә авылныкы бит чыгышлары белән!!! Барыбер авылга барып тоташа инде барыбыз да!!!!

№19 (4313) / 07.08.2008 14:29:17

Авыл-малай,турэлэргэ ялагайланмыйча да кеше булып була ул,монын очен кеше булып туу хэм тырышлык кирэк.Авылдагылар кеше тугелмени синенчэ? син узен каян чыктын сон, граф-кенэз ыруннанмы эллэ?

ИП-Язвы фанаткасы, кара дорес сулисен бит эй син гел.... юкка гына бер беребезнен фанатлары тогелдер инде без... 

Эйе шул патша да, Сталин да, аннан сонгылар да авыл агасы сыртында илне суйри. Крепостное правоны патша бетермэгэн, формасын алыштырып Совет илен тозучелэргэ калдырган, э безгэ ул шуннан мирас булып калды, дэвам итэ. Хокуксыз ул авыл кешесе, барыннан да курка, чонки кая барсын, Шул азапланып сыерын асрап, кут тункайтып корт чуплэп устергэн бэрэнгесен ашаганга гына яши ала. Мыскылламагыз авылны, беребез дэ эллэ кем тогел. Акыллы, зур белемле, акыл сатучы журналист буларак язмагыз мэкалэлэрегезне. Ярэмче, анлаучы буларак языгыз. Шунда узегез дэ популяр булырсыз, газетагызнын да тиражы артыр 

№17 (4304) / 07.08.2008 12:42:37

Оптимизация, оптимизация ди-ди авылларны кысалар. Ә ни өчен президент каршылау чыгымнарын бераз "омтимальләштермиләр" икән? Кичә яңгыр астында баганалар буяп йөрделәр, ә бүген инде иртәдән үк юлда ике як-яклап 20 метр саен (арттырмыйм) икешәр (!) милиционер тора. Сержантлар түгел, офицерский состав! Һаман да шунда торалар әле. Күрәсең, кортеж соңара...
Ә матбугат чаралары "президент гади граждан буларак ил буенча отпуск сәяхәтендә" дип пиар ясый...

№16 (4303) / 07.08.2008 12:32:53

Шәһәргә китеп кеше булучылары да, шул зур түрәләрнең бер җирен уңайлы моментта яларга өлгергәннәре генә. Башкалары шул авыл халкынннан еракка китә алмый. Тулай торакта тыгылып яшәп яталар.

№15 (4301) / 07.08.2008 12:17:22

Римма - Арча, үзем дә аптырап тора идем 
Мин тоже беләм ул "җир эшен". Шуңа авылга кайтып интегеп йөрмим.

№14 (4300) / 07.08.2008 12:12:41

Гафу. бу язу ИП- Язвы фанаткасына иде

№13 (4298) / 07.08.2008 12:11:13

Leisen, хэзер авылда хэллэр мошкелрэк шул инде. Ике атна элек отпускага кайткач анлап килдем авыл халкынын эшен. Анда бер тук печэн генэ 900 сум тора. Эле котуенэ чыгасы, тагын эллэ нинди эшлэр бар. Э продукциясе хэерче бэясеннэн. Бетерэ инде кеше сыерны - нишлэсен.

№12 (4297) / 07.08.2008 11:59:14

ИП - индивидуальный предприниматель??? штоли??

№11 (4296) / 07.08.2008 11:56:19

Туганнар, бу мәкалә авыл кешеләренә карата чиркангыч хис белән язылган дип әйтимме соң?? Шәһәргә китеп, плебейлыктан котылып була дип уйлыйлар ахры кайберәүләр. Кара чикмәнең кая барсаң да артыңнан калмый инде ул. Авылда яшәүчеләр дә барысы да Рузилә язганча "на дне" түгел бит инде. Бер төпләнеп яши башлагач, колхоз тузу белән кубып китеп булмый шул тиз генә бәхет эзләп. Әйе, төрлечә яши авыл халкы: өчәр сыер асраганы да бар, ботенләй асрамаганы да. Тэвэ кошы дөрес әйтә: терлек азыгы кыйбат, ә продукциясе (сөте, ите)юк бәя белән китә. Ә авыл халкы моңа каршы чыга алмый: бер көн дә бастовать итеп булмый - сыерны вакытында ашатып, вакытында саварга кирәк, ул сөтне дә тиз арада урнаштырырга. Кыр эшләре дә тукталып тора алмый. Шулай итеп, авыл кешесе заколдованный кругта яшәгән кебек яши. Шәһәргә китеп акыл өйрәтеп яту җиңел инде ул...

№10 (4272) / 06.08.2008 16:08:10

Язвы 

№9 (4258) / 06.08.2008 11:06:35

 

№8 (4257) / 06.08.2008 11:06:30

Язвы, ни өчен син тагын хаклы икән ә??? Тотып алып яза, тотып алып анализлый белүче авторлар кая соң???

№7 (4255) / 06.08.2008 11:03:39

Дамир, юк, башка сэбэп тэ бар:бу автор ьнисен курергэ бик озак кайтмый торган да, нужа тошкэч кенэ кайтып тошкэн и артына утырган кебек тосле сыман тоелды минга. Энисе исэн була торып озак йорергэ ярамый инде. эле ярый садик ябылган, ищо да кайта алмас иде...
Мыни минем бик кайтасым килэ, шул елга 1–2 тапкырдан узмый... Каршы алучы булмагач... Кайтып калыгыз... Аннан сон була.
тагын журналистикага бэйлэнэм инде, бу мэкалэне язганнан ни узгэрэ? Хич югы бозык колбаса белэн сыйлаган кибет уз хокемен алса, хич югы жавап бирсэ, Нурлат авылы ни очен суга акча ала икэнен белэ алсак иде дэ... Авылында яшэп ятучыларга аз ыгна файда тияр иде.
хазыр, ай бетэбез, ай бетэбез, дип язулар китте, э шунда бетеручелэрне курмибез.
Авыл буген эчэ, шунга бетэбез, эчэр очен урлый... Эчучелэрне алдау жинел...
КОРОЧЕ, хак сузлэр язылган, эмма мэкалэ мина ошамады. Журналистлар, капка тобендэ узэра сулэшеп утырган эбилэрне тынлап торып язмагыз инде пужалысты мэкалэлэрне. Шэхри Казан да бит дэулэт дэржэсендэге газета, Ансат мине подвердит

№6 (4251) / 06.08.2008 10:17:11

Институтта укыткан хатын-кызлар тик томалдан абсолютно телэсэ нэрсэгэ бэйлэнеп утыра башласалар, студентлар арасында суз китэ. -Моны тонлэ ире канэгатлэндермэгэн,- диялэр иде.
Бу статьяны укыгач искэ тошеп китте. Озагырак торып ташлаган ахры авылда узе генэ, шул кадэр негатив.

№5 (4250) / 06.08.2008 10:14:26

рузилэкэй, 30 августка иртэрэк тугелме эле ул? 

№4 (4245) / 06.08.2008 01:17:05

кэиншне бензен аывллар ул каэдр ук боглекнлекэ томшэде эле ну барбыер жлако

№3 (4240) / 05.08.2008 22:38:33

Иптэшлэр бу капитализмнын безнен авылга килеп керуе. Кем ничек яраклаша...

№2 (4239) / 05.08.2008 22:15:21

Аллага шокер элегэ безнен авылда андый хэллэр юк!!!

№1 (4232) / 05.08.2008 20:15:19

Аллага шокер, безнен авылда хэллэр яхшырак икэн эле. Э маллар кимунен топ сэбэбе печэн белэн икмэк бэясенен тешлэшуендэ ул.Безнен инвестор быел процент(однолетка, вика, кэлшэ)печэнен дэ бирмэде.Менэ асра сыер, аша каймак. 

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar