|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.04.2011 Мәгариф
"Киләчәксез" мәктәпләрдән хатларСоңгы вакытта редакциябезгә, авыл мәктәбен бетерәләр, дип борчу белдергән хатлар еш килә. Чыннан да, оптимальләштерү процессы – күп кенә авылларның үзәгенә үткән мәсьәлә. Түрәләр бу күренешне авыл мәктәпләрендә белем бирү дәрәҗәсе түбән булуга, акча мәсьәләсенә бәйләп аңлата. Ә авыл халкы, белем учагын ябу – авылның киләчәген бетерү, дип саный. Менә шундый каршылык яшәп килә бүген. Хатлар әнә шул хакта. Әлеге хатлар – XXI гасыр татар авылларының юкка чыгып баруы турындагы кулъязмалар. Тарихчылар, күпмедер вакыт узгач, аларны җентекләп өйрәнәчәк әле. Без исә, үз тарафыбыздан, хатларда күтәрелгән мәсьәләләргә ачыклык кертергә тырыштык. Шулай да, редакциянең мөмкинлеге чикле икәнлеген аңласагыз иде – һәр мәктәпне дә саклап калу безнең көчебездән генә килми.
Без артта калганнардан түгел
Гөрләп торган мәктәбебезне "Ябабыз!" дигән сүзләр белән куркытып торалар. Безне 2010 елдан унбереллыктан тугызеллыкка калдырдылар инде. Бүген мәктәбебездә 62 бала укый. Бер-ике елдан мәктәпкә керүче сабыйлар саны артачак.
Без үзебез дә күрше авылга җәяү йөреп укыдык, шуңа күрә чит авылда укуның нәрсә икәнен беләбез. Анда син үз авыл мәктәбендәге кебек күз уңында булмыйсың. Ярый әле без һәр баланы барлап, күзәтеп, кисәтү ясап торабыз.
Мәктәбебез артта калган мәктәпләрдән саналмый. Бар ярышта катнашабыз, олимпиадаларда алдынгы урыннар яулыйбыз. Язучылар, артистлар белән очрашулар үткәрәбез. Республика, район күләмендәге семинарлар, ачык дәресләр бездә булып кына тора.
Авылдан шактый данлыклы кешеләр чыккан. Узган ел мәктәбебезнең 80 еллыгын үткәргән идек. Шулкадәр күп укучылар кайтты. Мәктәп беткәч, аларны кем җыяр? Безне әкренләп бетерә баралар. Иң элек, рус һәм татар сыйныфларын берләштереп, оптимальләштерү үткәрделәр. Аннан соң кисәтмичә тугызеллыкка калдырдылар. Хәзер бөтенләй ябарга торалар. Тиздән Бишнә хәрабәләр авылына әйләнмәсә ярар иде дип куркам инде. Ипиханәне яптылар, хәзер ул урынны ямьсез бина алып тора. Балалар бакчасын яптылар – ике катлы бина тузып бетте. Авылда белем учагы булган мәктәпне дә бетерсәләр... Күз алдына китерергә дә куркыныч. Хәрабәләр арасыннан йөрергә туры киләчәк бит.
Бишнәнең юллары да тау менәргә куркыныч бит. Соңгы елларда булган фаҗигаләр һәркемнең исеннән чыкмый. Автобус 5-6 тапкыр рейс ясаса, юлда ниләр булмас?
Бездә укытучылар аз хезмәт хакына көннәр буена эшли бит. Без, кайчан чакыруга карамастан, йөгереп килеп җитәбез. Олимпиадаларга, бәйгеләргә әзерләнүне әйтеп тормыйм, һәр консультацияне бушка уздырабыз. Укучылар өметләребезне аклый. Балалар язмышын, кеше язмышын аңлаучылар табылса, мәктәбебез сакланып калынса икән!
Ихтирам белән, авыл халкы исеменнән Сөмбелә Абдуллина. Яшел Үзән районы, Бишнә авылы
Редакциядән: Хатка ачыклык кертү өчен Бишнә авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин белән элемтәгә кердек. Бюджет акчасын янга калдырабыз дип, мәктәпне оптимальләштерүдән ул бернинди экономия күрми. "Мәктәп бинасы башлангычка калдырылып, анда балалар бакчасы урнаштырган очракта да бинаны җылытырга туры киләчәк", – ди ул. Яшел Үзән районы мәгариф идарәсе башлыгы Екатерина Ногманова сүзләренә караганда, бүген районда "2013 елларга мәгарифне үстерү программасы" эшләнә. Укучылар саны нормативка туры килмәү сәбәпле, мәктәпне башлангыч мәктәп итеп үзгәртү күздә тотыла. Ул очракта 5-9 сыйныф укучыларына Олы Яке мәктәбенә барып укырга туры киләчәк. Бишнә мәктәбе бинасында балалар бакчасы урнаштырылачак.
Балалар бакчасы ябылуына 10 ел вакыт үткән инде. Менә шуннан бирле әти-әниләр бакчасыз тилмерә. Бүген анда мәктәпкәчә яшьтәге 45 сабый исәпләнә. Быел 6-7 бала туар дип көтелә. Ә менә бакчаның ябылуына үзәкләштерелгән котельныйның сафтан чыгуы сәбәпче булган.
Хәзерге вакытта Бишнәдә 240 хуҗалык исәпләнә, 700 ләп кеше яши. Шуның 22 проценты пенсия яшендәгеләр булса, калганнары – яшьләр һәм урта яшьтәгеләр. Авылда авыл хуҗалыгы берләшмәсе эшли, вахта ысулы белән Казанның кошчылык фабрикасына, "Майский" совхозына, Яшел Үзәнгә барып эшләүчеләр бар. "Авылны перспективасыз дип санап булмый, асфальт салынган, йортлар төзек",– ди Илгиз әфәнде.
Бетерүе генә ансат
Хәзерге көндә авылыбызда башлангыч мәктәп, мәдәният йорты, медпункт, кибет бар. Яшьләр авылда төпләнеп кала. Туучы сабыйлар саны да арта. Бүген мәктәптә 11 бала белем ала, 3 бала мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөри. Аларга тәҗрибәле укытучылар белем бирә. Балаларның осталыкларына күңел сөенә. Әмма соңгы вакытта, мәктәпне ябалар икән, дигән сүзләр йөри. Аны япсалар, авылның киләчәге булырмы соң? Булганны бетерү бик ансат, тик торгызуы гына кыен шул.
Теләче районы, Балыклы авылы ата-аналары
Редакциядән: Теләче районы мәгариф бүлеге башлыгы Рәис Заһидуллин белдергәнчә, яңа уку елыннан Балыклы авылы балалары күршедәге Алан мәктәбенә барып укыячак. Аланга хәтле асфальт түшәлгән, ара да ерак түгел – 3 чакрым гына, ди ул. Мәктәпнең саклап калынуы финанс мәсьәләләренә бәйле икән. "Республика бюджетыннан бүленгән акча гына җитми. Бер башлангыч мәктәпне дә япмас идек. 2011 елда гына районда 7-9 башлангыч мәктәпне ябарга, ә берничәсен үзгәртергә туры киләчәк",– дип аңлата Рәис Шамил улы.
Милли мәктәпләр болай да аз
Киләсе уку елында мәктәп ябыла, дигән хәбәр безне хат язарга этәрде. Авылыбызда салынган мәктәп беренче укучыларын 2000 елда кабул итте. Шул бинада балалар бакчасы, медпункт оештырылган иде. Балалар аз булу сәбәпле, бакча 2007 елда ябылган иде. Инде чират мәктәпкә җитте. Янәсе, моннан 11 ел элек төзелгән мәктәп авария хәлендә. Мәктәптә барлыгы 24 бала белем ала. Мәктәп ябылган очракта укытучыларга эш булырмы? Татар Такталы Антоновка һәм Аграмаковка рус авыллары уртасына кереп утырган. Мәктәп ябылган очракта, саф татар мәктәбендә белем алучы балаларны кайсы мәктәпкә җибәрәбез, дигән мәсьәлә борчый. Язын-көзен авылга танк белән дә керә торган түгел, асфальт кертелмәгән. Шундый шартларда авыл балаларын ничек йөртмәкчеләр икән? Ә якын-тирәдә рус мәктәпләре генә. Саф татар телендә белем алган бала рус мәктәбендә ничек укыр? Спас районында татар мәктәпләренең саны болай да аз. Милли мәктәпләрне ябып кына район, республика бюджетын тутырып булмастыр ул.
Авыл халкы
Редакциядән: Спас районы мәгариф бүлегенең баш белгече Әлфирә Игъламова сүзләренә караганда, 2012 елда Татар Такталы укучыларына татарча белем бирә торган Урта Йорткүл мәктәбенә барып укырга туры киләчәк. Сүз дә юк, Такталы мәктәбендә белем бирү бик көчле оештырылган. Әмма бүген мәктәпнең спорт залы авария хәлендә, физкультура дәресләре башка бүлмәдә үтә. Менә шул һәм бала саны кимү сәбәпле, алар башка мәктәпкә йөриячәк. Әлегә мәктәп ябу турында сүз юк.
Нигә ябыла?
Андрей Фурсенко, РФ мәгариф һәм фән министры:
– Соңгы ун ел эчендә илдә укучылар саны 30 проценттан артыгракка кимеде. Күп мәктәпләрдә укыту тиешле таләпләргә туры килми. Бездә 5-7 укучылы 5 меңнән артык мәктәп бар. Кызганыч, алар юньле белем бирә алмый. Монда бары башлангыч мәктәпләргә генә искәрмә ясалырга мөмкин. Сәләтле бер укытучы укыта ала. Һәр очракта да мәктәпне ябу карарын юридик зат түгел, укучы мәнфәгатьләреннән чыгып кабул итәргә кирәк.
Альберт Гыйльметдинов, ТР мәгариф һәм фән министры:
– Авыл мәктәпләрендә белем бирү ун мәртәбә кыйммәткә төшә. Ләкин шул ук вакытта сүз акчаны янга калдыру турында бармый. Азкомплектлы мәктәпләрдә белем бирү сыйфаты түбән. Мондый мәктәпләр һәр районда бар. Мәсьәләне хәл итүнең дүрт юлы бар: укучыларны база мәктәбенә йөртү, дистанцион укыту, мәктәп-интернатта торып белем алу, укытучы йортында дәрес бирү. Хәзерге вакытта авыл мәктәбендә бер сыйныфта – 9 лап бала, ә шәһәрдә 24ләп бала укый. Авыллардагы күрсәткечләр федераль индикаторлардан ике мәртәбә түбән.
Фәридә Газизова, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының педагогика кафедрасы доценты:
– Белем сыйфаты арта дип, балаларны база мәктәпләренә йөртеп укытуга, авылны мәктәпсез калдыруга каршы мин. Көчле укытучылар булганда, теләсә кайсы мәктәптә тирән белем бирергә була. Мин үзем Яшел Үзән районының Бишнә авылында 15 еллап укыткан кеше. Әлеге мәктәпне күрше авыл мәктәпләре белән чагыштырганда яхшырак дип саныйм. Ул ТДГПУның база мәктәбе булып тора. Бишнә мәктәбендә әһәмиятле чаралар еш уздырыла. Башка авыл мәктәбенә йөреп укыгач, укучыларның белеме артыр дип уйламыйм.
Гөлнара Заһидуллина, Арча районы Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы:
– Оптимальләштерү – белем сыйфатын арттыруның бер чарасы, дип саныйм. Сыйныфта берничә бала укыганда алар бер-берсенә көндәш була алмый, ә менә зуррак сыйныфларда укучыларга ярышып уку мөмкинлеге бар. Иң мөһиме – мәктәптә көчле укытучылар белем бирергә һәм аның нигезе нык булырга тиеш.
Рафик Хәмидуллин, Лениногорск районы мәгариф бүлеге башлыгы:
– Моңа кадәр оптимальләштерүгә бөтенләй каршы идем. Хәзер, чыннан да, бу процессның укучы үсешенә уңай тәэсир итүен аңладым. Дөрес, укырга теләге булганнар кайда да укый. Әмма күп укучылы мәктәптә бала үзен коллективта тотарга өйрәнә. Бала саны җитмәсә, оптимальләштермичә дә булмый. Бу – көн таләбе. Районда моңа кадәр 24 урта мәктәп булса, без аны 5-6га гына калдырырга җыенабыз. Лениногорскида һөнәри уку йортлары күп булгач, 9 нчы сыйныф укучыларының күбесе шунда бара. Оптимальләштерүне авылдагы ситуациягә карап башкарырга тырышабыз.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|