|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.04.2011 Юмор
“Даһи публицистларның” яраткан сүзләреБасма матбугатта эшләүче һәр кеше иртәме-соңмы редакцияләр коридорларын таптап йөргән графоманнар белән очрашырга, алар белән хат алышырга, телефоннан озаклап сөйләшергә һәм аларның түбәндә китерелгән сүзләрен тыңларга яки укырга мәҗбүр кала. – Менә дигән әйбер язарга җыенам әле сезгә. Бер унлап бит булыр ул... Юк, әле язмадым... Бәлки, унбиш битләп тә булыр. Бик көчле әйбер булачак ул! Бөтен кеше ябырылып укыячак аны... – Мин инде карт кеше. Миңа күп кирәкми. Шушы хатирәмне генә бастырсагыз, тыныч кына үләр идем... – Мондый материалларны хәзер чыгармыйсызмыни?.. Минем мәкаләләремне бастырмыйча, сез бик күп укучыларны югалтачаксыз бит… Тиражыгыз булмау гаҗәп түгел. – Минем мәкалә кебек җитди әйберләрне чыгармыйсызмыни хәзер? Сезне сары гәҗит дип әйтүләре хак икән... – Минем кебек кыю язучыларны бастырырга куркасыз шул сез... – Мин үзем дә күп еллар газетада эшләгән кеше. Редактор булып та эшләргә туры килде. Газета эшен яхшы беләм. 1975 елда нәшриятта художник булып эшләгән Фәлән Фәләновны да беләм әле. Ишеткәнең юкмыни? Бик яшь шул әле син!.. – СИН үзең каян килдЕҢ соң? Ничә ел эшлиСЕҢ? СИНЕ хәтерләмим мин... – Минем язмаларның башкаларда беркайчан да алай озак ятканы булмады!.. – Нигә бастырмыйсыз? Аның (язманың герое) нинди яхшы кеше икәнлеген белмисең! Андый кешеләр бик сирәк хәзер. Уйлап кара: ул бит инде 30 елдан артык гел җитәкчелек эшендә!.. – Бастыруны озакка сузмагыз, зинһар. Киләсе атнада минем юбилей була... – Гали Галиевне сез гел чыгарасыз. Монда миңа гына мөнәсәбәт начар. Редакциягездә мине дошман итеп күрүче кешеләр бар... – Бу язма башка гәҗиттә чыкса соң? Ул бит башка гәҗит!.. – Бу язма башка гәҗиттә чыкса соң? Ул бит анда ике ел элек чыкты!.. – Ул кеше турында инде язып чыксагыз соң?! Мин бит аны икенче төрле яздым!.. – Я татарским плохо владею. Вы сами переведите на татарский, пожалуйста. Вот фотографии. – Бер хәрефенә дә тимәгез!.. – Мәкаләмне кыскартуны үземне хөрмәт итмәү дип саныйм... – Ничек инде озын язылган? Кыска язарга мин бит журналистикада 20 елдан артык хезмәт куйган кеше! Мине бөтен республика белә!.. – Мин моны болай гына калдырмыйм. Мин – фәлән берлек әгъзасы!
--- |
Иң күп укылган
|