поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.04.2011 Җәмгыять

Мин ирек яратам

Сәясәтче, депутат, философ, хәрби, милли азатлык лидеры Фәндәс САФИУЛЛИНның 50 елдан артык фотога төшерү белән шөгыльләнгәнен, астрономия белән кызыксынганын, музыкага сәләте барлыгын белми идем әле. Бу юлы «Шәһри Казан» Рәзинә ханым белән Фәндәс ага Сафиуллиннарда кунакта булып кайтты.

Фәндәс абыйның эш бүлмәсе. Р. Заһидуллинның Казан дәүләтенең соңгы көннәрен чагылдырган мәгънәле картинасы, Татарстан тарихын чагылдырган фотолар... Өстәлдә эш кәгазьләре, фәлсәфи мәгънәле сувенирлар, шуларның берсе, ни гаҗәп, «бернәрсә дә күрмим, бернәрсә ишетмим, берәүгә дә бернәрсә дә әйтмим» дигән мәгънәне белдерә икән. Заманча техника: сканер, принтер, ноутбук, китаплар, китаплар... Кыскасы, эшләр өчен барлык шартлар да тудырылган, мәгълүмат чыганаклары җитәрлек. «Унынчы каттан карап кына, бернәрсәдән хәбәрдар булмыйча, берни белән кызыксынмыйча яшәсәм, мин бик бәхетсез булыр идем», – ди Фәндәс абый. Ул борчылмыйча, барысына да төкереп, битараф булып яши белми шул. Холкы андый түгел.

 

Хәрби булуыма үкенмим

 

– Фәндәс абый, Сез табигатьнең гүзәл урыннарының берсе – Азнакай районының Мәлбагыш авылында туып, Актүбә авылында үскәнсез. Балачагыгыз авыр елларга туры килгән, нинди хатирәләр аеруча истә калды?

 

– Барысы да истә. Әти укытучы булгач, безгә төрле авылларда яшәргә туры килде. Аннары әтине сугышка алдылар. Без өч бала идек, ике сеңлем сабый чакта ук вафат булды. Әни урманда агач кисте. Яңа гына оешкан, күп чишмәләре булган, урманнарга төрелгән Актүбә авылында 4 нче сыйныфны тәмамлагач, 5-7 нче сыйныфларны Мәлбагыш мәктәбенә 8 чакрым йөреп укырга туры килде. Ике чакрымын урман аша узасы. Кышкы салкыннарда иске генә бер йортта яшибез, утынын үзебез табып ягабыз, ашарга үзебез әзерлибез... Югары сыйныфларны мин Бөгелмә татар мәктәбендә укыдым. Ул чакта югары сыйныфларда уку түләүле. Минем кебек әтиләре сугышта һәлак булганнарга түләүсез иде. Әле дә хәтерлим: 8 нче сыйныфның беренче дәресе алдыннан укытучыбыз кайсыгызның әтисе сугышта калды, дип сорагач, бөтенебез дә диярлек торып бастык. Әниемнең энесе Әнвәр абый да сугышта һәлак булды. Ул офицер иде. Аның өчен әби-бабам пособие алалар иде. Бу миңа Бөгелмәдә яшәп укырга мөмкинлек бирде.

 

– Сез бит хәрби кеше, отставкадагы полковник. Бу өлкәне ничек сайладыгыз...

 

– Үзем сайламадым. Язмыш шулай язгандыр инде. Мәктәпне тәмамлагач, хастаханәдә дәваланырга туры килде. Савыгып чыкканда институтка документлар тапшырырга соңга калган идем инде. Кинәт «хәрби училищега кабул итү дәвам итә» дигән язуга күзем төште. Ике дә уйламый, шунда юнәлдем, бу хәрби комиссариат булган икән, мине капитан каршы алды. Саратовтагы танк училищесын тәкъдим иткәч, ризалаштым, югыйсә Казанда да шундый училище булган икән. Белмәдем бит. Шулай 5 минут эчендә булачак һөнәремне хәл иттем. Ләкин 34 ел хәрби булсам да, армия психологиясенә күчә алмадым. Ирек яратам бит мин. Әмма хәрби булуыма үкенмим: дөнья күрдем, 15 ел Белоруссиядә хезмәт иттем. Анда зур авырлык белән рөхсәт алып, Белоруссиянең дәүләт университетын гел «5»легә тәмамлап, философ белгечлеген үзләштердем.

 

Балаларыбыз үзебездән әйбәтрәк безнең

 

– Фәндәс абый, Рәзинә апа белән ничек кавыштыгыз?

 

– Без бик кечкенә, 40 йортлы гына бер авылдан, анда барыбыз да күршеләр идек, бер класста укыдык. Ул КДУны тәмамлагач, кавыштык. Менә инде 50 ел бергә. Быел алтын туебыз була, Алла боерса. Көнкүреш ягыннан бөтен дөнья мәшәкатен үз өстенә алып, миңа ирек ачкан тормыш иптәшемә бик рәхмәтлемен. Үткәндә төрле кыенлыклар, ялгышлар, хаталар күп булса да, тормышым үкенечле булмады.

 

– Сез ике ул атасы. Фәндәс абый, Сез кырыс әтиме?

 

– Юк, бары балаларны юньсез кеше булмасыннар дип кенә, аларга шактый ирек биреп тәрбияләдек. Үз арабызда аңлашылмаучанлыклар, каршылыклар булмады. Тегене эшләмәгез, бу ярамый, дип үгет-нәсыйхәт биргәнне дә хәтерләмим. Кешелекле булып үссеннәр дигән хыялыбыз гамәлгә кергәндер. Теләгебез, омтылуыбыз аларга барып җиткән. Начарны – начар, яхшыны яхшы, дип сөйлисең бит, алар моны ишетә, күрә. Шуннан үзләре нәтиҗә ясый. Үзебезне начарлар димим, ә балаларыбыз үзебездән яхшырак. Шөкер, кешелеклелек сыйфатларыннан тайпылмый, дөрес-әхлакый юлдан киттеләр.

 

– Бала тәрбияләгәндә каеш кирәкме?

 

– Чит илләр тәҗрибәсеннән әйтә алам, 7 яшькә кадәр баланы тыярга ярамый. Әтисез үскән ир бала буларак, мин бу алтын кагыйдәне, кызганычка, соңрак аңладым. Егетләр тәрбияләүдә безнең тәҗрибәбез бүгенге шакаллар заманына туры килеп бетми икән шул. Дөрес эшләмәсә, ярамый дип түгел, ә канәгатьсезлек белдереп кенә нигә ярамаганлыгын аңлату файдалырактыр. Бу балага киләчәктә горур, үз юлын мөстәкыйль сайлап, кысынкы, басынкы булып үсмәсен өчен кирәк. Баланың теге яки бу адымына ата-ана уртак фикердә булып, мөнәсәбәтен белдерсә, уңышларын күпертмичә генә мактап, кирәк урында канәгатьсезлеген сиздереп торса, барысы да яхшы булыр. Каеш ул күпме әйтеп тә нәтиҗәсе булмаганда, «шартлаганда» гына кирәктер. Белмим, анысын әйтә алмыйм.

 

Табигать белән серләшкәндә...

 

Фәндәс абый 1957 елдан бирле фотога төшерү белән мавыга. Хәер, аның сурәтләрен күргәч, болар чын мәгънәсендә профессионаллар төшергән эшләр, дисең. (Сәхифәдә Фәндәс абый фотолары.) Айдагы һәр кратер, кояштагы тапларга кадәр күренә фотоларда, чәчәк таҗындагы яңгыр тамчылары, үсемлекләрнең сөйләшүләре, агачларның кочаклашканнары, болытлар агышы, гөберле баканың җир астына кереп йокыга талуы – барысы да бар монда. Ул хәтта үрмәкүчнең ятьмәсенә кадәр төшерә алган. Гадәттә, пәрәвезләр фотога бик тонык төшә. Ә Фәндәс абый моның серен тапкан. Томанлы иртәдә пәрәвездәге чык тамчылары бик ачык чыга икән. Ул фотога төшерү осталыкларына мөстәкыйль төшенә. Заманадан артта калмыйча, компьютерда фотоларны эшкәртү, төзәтү, редакцияләү алымнарына да өйрәнгән. Күбрәк табигать белән серләшергә ярата. Аның өстенә Фәндәс абый бик яратып, бик тырышып музыка белән шөгыльләнә. Иң яраткан инструменты – аккордеон. Үткән елның эссе җәендә электрон пианинода уйный башлаган. Өлкән яшькә җиткәч өйрәнгән милли көйләрне үзенең куанычы да, юанычы да дип саный ул.

 

Фәндәс абыйның Урман арты бистәсендәге бакчасында телескобы да бар. Ул аны Америкадан алып кайткан. Астрономия белән кызыксынуы да күптәннән килә. Ә бакчада ниләр генә үсми: яшелчә, җиләк-җимеш, ясмин гөле, розалар – чәчәкләрнең төрләрен санап бетерерлек түгел... Бу Рәзинә апаның тырышлыгы. Җәйгә алар бакчаларына күченәләр.

 

– Фәндәс абый, Сез бернәрсәгә дә битараф кала алмыйсыз, җаныгыз тынгысыз. Һәр нәрсәгә борчылып яшәү авыр түгелме соң?

 

– Тормыш аклы-каралы бит ул. Карасын гына күреп яшәсәң, ак бәхетле көннәреңне дә искәрми калуың мөмкин. Гел матурлыгын гына күрсәң, син хыялый, ягъни бу дөнья кешесе булмыйсың. Иң бәхетле җан иясе – ул берәр бәйрәмгә симертеп үстерелгән чучка баласы. Аны лыкынганчы ашаталар, торган сарае җылы, яткан урыны коры, мәшәкате юк. Ул алда үзен нәрсә көткәнен дә белми. Минем шул чучка баласына охшыйсым килми. Ә күпләр шундый язмышка риза булып яшиләр. Имеш, нигә безгә сәясәт, урыным җылы булса, ашарга җитсә, нигә борчылырга? Мәктәпләрне бетерәләр, шуннан ни? Яшиләр бит әле, телсез дә, мәктәпсез дә, янәсе. Күпләребез алда ни буласын уйламый, селкенми, борчылмый. Шул чучка баласы «бәхетенә» канәгать булып яши. Үзләренең балаларына, оныкларына, милләтенә, халкына, республикасына нинди куркыныч язмыш әзерләнүен күрмәмешкә салына. Үзен суеп турарга әзерләнеп пычак кайраган тавышка игътибар итмәгән чучка битарафлыгында яшәвен дәвам итә.

 

...Фәндәс абыйның һәр темага үз фикере, үз аңлатмасы. Ә Рәзинә апаның кунакчыллыгына, сабырлыгына сокланырлык. Кунактан китәсе дә килмәде. Шул сихри фотолар дөньясында бар мәшәкатьләрне онытып озакка каласы иде.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»