|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2011 Җәмгыять
"Түгәрәк өстәл" нигә кителде?5 апрель көнне Яшел Үзән шәһәрендә кала администрациясе һәм җирле мөхтәсибәт башлангычы белән "Иҗтимагый күренешләрнең глобальләшүе шартларында Татарстан Республикасында исламның үсеш тенденцияләре" дигән "түгәрәк өстәл" үткәрелде. Мәдәният сараендагы җыелыш залы түр башы – президиум урыны ясап корылгангамы, китек булып чыкты түгәрәк дип фаразланган киңәш мәйданчыгы. Залда мөфтилеккә рәсми кандидатларның өчесен дә – И.Фәиз, К.Бикчәнтәй, Г.Зиннәтулланы, кандидатлык "иләгеннән" уза алмаган, оппозициядә торучыларның әйдәүчеләре саналган Г.Галиулланы, Н.Сәхипҗанны күргәч, 13 апрельдә булачак дин әһелләребез корылтаеның репетициясе, "пар чыгару" урыны булыр, ахры, бу, дигән уй килгән иде башка. Әмма "түгәрәк өстәл" утырышын башлап җибәреп чыгыш ясауга, район башлыгы Сергей Батин, ТР Президентының дини берләшмәләр белән бергәлектә эшләү башлыгы Марат Гатин белән ТР мөфтие вазыйфасын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз кәнәфиләре бушап калды. Өч кеше киткәч, президиумда берүзе утырып калган, утырышны алып барган Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Г.Зиннәтулла казанлыларның юкка чыгуын Согудиядән килгән кунаклар белән күрешү зарурлыгына бәйләп аңлатты. Әмма очрашу башланырга ике сәгать бар иде бит әле. Икенчедән, кунак килә дә китә ул. Иң элек үзебездәге хәлләрне җайга салырга, аңлашырга кирәк ләбаса.
– Һәр әйткән сүзебез, кылган гамәлебез ахирәт өчен булсын. Тәнкыйтьлим дисәң, һәркемнең кимчелеге бар. Иң әүвәл бердәмлек, тәртип кирәк. Бер-беребезне ихтирам итеп, санлашып яшик, – дип чыгыш ясаган иде югыйсә И.Фәиз. Тик аларның юкка чыгуын залдагылар нәкъ менә санлашмау дип кабул итте. Илдус хәзрәттән соң сөйләгән Габдулла хәзрәтнең президиумдагыларга нинди дәгъвасы бар соң? "Яңа Чишмә районы башлыгы 25 гыйнвар көнне җирле имамнарга "мәчетләрдә укытмагыз, хатын-кызларыгыз яулыкларын салсын" дип белдергән; Теләче районы мөхтәсибе Фидаил хәзрәтне, эшемнән китәм, дип гариза язарга мәҗбүр иттеләр. Имамнар белән беррәттән мөфтигә дә критерий-таләпләр булырга тиеш. 90 нчы елларда Татарстанга да, Дагъстанга да гарәпләр килде. Анда инде 16-17 ел кан коела. Бездә – тынычлык. Татарстанда икенче Кавказ була дип куркыту дөрес түгел. Әйе, бандитлар бар. Әмма бандит икән, ул инде диннән чыккан кеше", – дип ул имамнарны, сезнең хезмәткә фәкать Аллаһы Тәгалә генә бәя бирәчәк, дип кисәтеп тә куйды.
Бераз соңрак чыгыш ясаган Н.Сәхипҗан исә сәләфи, ваһһабчы ярлыгы тагарга ашыкмаска, башка мәзһәбтәгеләрне дошман күрмәскә чакырды. Казан мәчетләрендә: "Оексыз намаз уку тыела", – дигән язулар булуына гаҗәпләнүен белдергәч: "Менә безнең Әлмәт җәмигъ мәчетенә кереп өч ливияле яланаяк намаз укыды. Хәзер без аларны тәнкыйтьликмени инде?! Бу дөрес түгел", – дип сөйләде ул аерым алганда. Тик, алда әйткәнемчә, диалог, кара-каршы сөйләшү, аңлашу килеп чыкмады. Дөрес, янымда утырган Яңа Чишмә районы имамы гына, ни булды соң сездә, дип сораштыргач, безнең район башлыгын дөрес аңламаганнар, дип пышылдады.
Төштән соң булган утырышта ТР Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үз чиратында, муллаларның гына түгел, хакимият вәкилләренең дә Аллаһы каршында җавап бирәсе бар; чит илләрдә фәлән ел укып кайткан, аңа вазыйфа, машина кирәк, янәсе, ул егет машина, вазыйфа өчен укыганмыни; кайбер төбәкләрдә мөфти сөннәт укый башласа, егетләр тәсбих тарта, мөфти тәсбих тартса, егетләр намаз укый, остазлары шуны күреп торып тыймый – тәртип юк; мәчеттә, җәмәгать урыннарында яланаяк намаз уку – тәртип бозу ул, өеңдә шулай укысаң – беркем сүз әйтми, чит ил кешеләренә исә беркем бәйләнми, дип җавап бирде моңарчы яңгыраган дәгъваларга. Тик Габдулла хәзрәт белән Наил хәзрәт тә башкалар фикерен ишетергә атлыгып торучылардан түгел икән. Өйлә намазыннан соң кайтып киткәнгә, алар Җәлил хәзрәтнең дәлилләрен дә, чыгыш ясаган бүтән имамнарның фикерләрен дә ишетә алмады.
Җыелышта мөхтәсибләр, имамнар белән бергә егермеләп районнан хакимият башлыкларының социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, дини оешмалар белән бергә эшләүгә җаваплы хезмәткәрләре (бөтенесе 90лап кеше) катнашты. Ни кызганыч, алар арасыннан бер генә кеше – Кайбыч районы хакимияте башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев кына дин әһелләре алдында чыгыш ясарга җөрьәт итте. "Мөфти яшерен тавыш бирү юлы белән сайлансын дисәгез дә, аны имамнар хәл итә. Корылтайда кем сайланса да, без гади мөселман буларак, аңа итәгать кылып яшәрбез", – дип фәлсәфи сөйләде ул.
Сайлау үтәр дә китәр. Җәлил хәзрәт әйтмешли, кемнең мөфти булуы ул хәтле мөһим түгел. Сайлаудан соң да яшисе бар. "1998 ел берләшү корылтае үткәргән ел булып истә калган иде. Ул вакытта без чынлап та берләштек. Әмма берләштерү мәсьәләсе кабат алдыбызга килеп басты. Алга таба үсеш тенденцияләре ачык кала", – дип сөйләгән Габдулла хәзрәт, ни кызганыч, хаклы бугай.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|