поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.04.2011 Мәдәният

Леми – якты дигән сүз

Төркия дәүләт театрларының баш мөдире Леми БИЛГИН белән әңгәмә

– Билгин бәй, Татарстан белән Төркия арасында багланышлар ныгыганнан ныгый бара. Безне бигрәк тә мәдәниятләр дуслыгы сөендерә. Шулай да кардәш җөмһүрияттә эшләп торучы театрлар тормышыннан кирәк кадәр хәбәрдар түгелбез. Әйдәгез әле, шушы бушлыкны тутыру өчен бергәләп сөйләшеп алыйк.

 

Бик хуп. Бөтен төрки халыклар кебек үк без дә театр – тамаша сөябез.

 

Төркиянең һәр шәһәрендә бишәр театр бар. Хосусый театрларыбыз да байтак. Саный китсәк, сигез йөзләп сәхнә җыела. Ике меңләп сәхнә кешебез бар.

 

– Без менә быел татар театрының 105 яшен билгеләп үтәргә җыенабыз. Төрек театрының яшен санаганыгыз бармы?

 

– Татар театрына да 105 яшь кенә булмас. Безнеке дә тарихын солтан сараенда уйналган тамашалардан, халык бәйрәмнәреннән саный. «Карагез» дастаны шул ук театраль күренеш бит инде ул. Болай, рәсми яктан, иң өлкән театр Истанбулдагы Дарул Бедне. Аңа 162 яшь.

 

–  Сигез йөзләп сәхнә өчен нибары ике меңләп артист бар дидегез. Төркиядә танылган артистларны зурлау системасы нинди, артистларга мактаулы исемнәр биреләме? Гомумән, театр әһелләренең матди хәле ничегрәк?

 

– Төрек театрлары дәүләт ярдәмен тоеп, бюджеттан акча алып эшлиләр. Аларга күпме акча бүлеп бирергә кирәклеге Парламентта карала. Безнең артистлар яхшы хезмәт хакы ала. Исемнәр мәсьәләсенә килгәндә исә болайрак. Аеруча дан казанган артистка «Дәүләт сәнгатьчесе» дигән исем бирелә. Андый дәрәҗәле исемне йөртүчеләр 10-15 кешедән артмас. Берничә елга бер мәртәбә генә бирәләр аны.

 

– Татарстан театрларының төрек драматургиясенә мөрәҗәгать итеп караганнары бар. Аеруча Назыйм Хикмәт иҗаты белән яхшы таныш без. Төркиядә драматургларның хәле ничегрәк? Аларның иҗаты ни рәвешле стимуллаштырыла? Алар язган әсәрләрне дәүләт сатып аламы, әллә театрлармы?

 

– Юк. Драматург әсәрен беркемгә дә сатмый, бәлки ел саен җыела торган театр мөдирләре җыелышы карамагына тапшыра. Мөдирләр биш көн дәвамында әсәрләрне укып, театрлар өчен яңа репертуар төзиләр. Якынча йөзләп драма әсәре сайлап алына. Май аенда була бу җыелыш. Җәй айларында исә театр труппалары репетицияләр башлый. Спектакль күрсәтелә башлагач, тамашалардан кергән җыемның кырык проценты авторга түләнә бара. Билет бәяләре бик кыйммәт булмаса да, драматурглар әйбәт табыш ала. Әйтик, без Казанга алып килгән пьеса сәхнәләрдә ике ел гына бара әле. Әмма аның авторы 350 мең доллар табыш алды инде. Өген Юла, Тунҗер Җуҗероглы кебек мәшһүр драматурглар бик әйбәт яши. Яшь язучыларга юл ачык – ел саен 20 яшь каләм иясенең әсәре сәхнәләргә менә.

 

– Төркия халыкара театр фестивальләрен еш үткәрә. Татарстан театрларының әле берсе, әле икенчесе Сезнең гүзәл илегезне күреп, фестивальдә катнашып, дипломнар алып, бик бәхетле булып, мәдәни сәяхәттән кайтып төшә.

 

– Мәдәни тормыш яңа танышулар, тәэсирләр белән күркәм. Күрешеп, очрашып тормасаң, күрше илләрдә, халыкларда ниләр булып торуын белмисең. Кунакка йөрешүләр дуслаштыра, бер-береңне аңларга ярдәм итә. Төркия җөмһүриятенең милли сәясәте дә аралашу аша аңлашуга ирешү бит. Безнең театрлар ел саен дөньяның 30-35 иленә гастрольгә барып кайта. Алар дөньяның һәр иленә бара алалар. Аларга бу эштә дәүләт бернинди кыенлык тудырмый, акчалата ярдәм итеп тора. Бездә биш фестиваль уздырылганын беләсез инде. Аларда чит илләрдән килгән 50-60 труппа катнаша.

 

– Быел Төркиягә кунакка Казаннан Габдулла Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры җыена. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры «Сөннәтче бабай», Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Хуҗа Насретдин» белән барган иде. Качалов исемендәге Рус драма театры, гәрчә төрки телле театр булмаса да, ике тапкыр Төркия тамашачысы белән очрашып өлгерде. Сезнекеләрне дә «Нәүрүз» фестивальләре вакытында күреп, яратып өлгердек. «Нәүрүз»дә дә сезнең өлешкә Качалов театры бинасы туры килгән иде. Аларның хыялында Төркия тамашачысы белән тагын да очрашу теләге бар.

 

– Әйе, әйе. Алар Анкарада 600 кешелек салонга «Пики дамасы» спектакленә тамашачы җыя алды. Кариев театрын быел бөек шагыйрь Габдулла Тукай елы кысаларында Конья шәһәрендә уздырыла торган театр фестиваленә көтәбез. Камал театрын бик яратам. Ул театр труппасы белән эшләргә кызыгам мин. Татар драматургиясе бик көчле. Әле менә Анкара театрында Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ын куярга җыенабыз. Аны кую өчен Тинчурин театры режиссеры Рәшит Заһидуллинны чакырдык.

 

– Ул спектакль коеп куйган мелодрама инде. Нечкә күңелле, хисле төрек тамашачысы аны бик яратып, аңлап карар дип уйларга кирәк. Ә сез менә үзегез Казанга модерн стилендәге спектакль алып килеп, тамашачыны таң калдырдыгыз. Шәхсән мин үзем мондый спектакль карарга әзер түгел идем. Әле дә гаҗәпләнәм: ялгызлык проблемасын бөтенләй белмәгән җәмгыять өчен ят нәрсәләр хакында бит ул әсәр. Төрекләр өчен ят, әмма безнең өчен сискәндергеч нәрсәләр анда.

 

– Проблеманы ул инде җәмгыятьне яулап, биләп алгач кына чишәргә керешсәң, соң булырга мөмкин. «Ялгызаклар шәһәре»н Төркия тамашачысы менә ике ел инде бик яратып карый. Бер-береңнән ераклашу, үз эчеңә бикләнү, кирәксезлек – безнең заман кешесенә цивилизация китергән фаҗигаләрнең иң олысы. Зур шәһәрдә кешенең ялгызлыгын күрсәтү өчен пьеса авторы Бехич Ак тамаша урыны итеп ресторанны сайлаган. Үзәктә – Интернетта гына аралаша белгән ир белән хатын. Ресторан гарсоны (официант) бу икәү арасында гид вазыйфасын үти. Ир кеше ханымны көткән арада уйларын гарсон белән уртаклаша. Шунда ул безнең заман кешесенең яшәү тәмен югалта баруы хакындагы фикерләрен әйтә. Бераздан ресторанга килеп җиткән ханым да тере кеше белән аралашу күнекмәләреннән мәхрүм. Чөнки алар, зур шәһәрдә гомер кичерүче бик күпләр кебек үк, үз кабыкларына бикләнеп, Пәрәвез тоткыннары булып яшиләр.

 

– Бу психологик кичерешләрнең нинди фонда барганын да искәртсәк... Ресторан тәрәзәсеннән әледән-әле түбәдән егылып төшүче мордарларның гәүдәләре күренеп кала. Күпмедер бер вакытка хәвеф, шом халәте урнаша. Без монда андый хәлләргә ияләшеп тә барабыз бугай инде. Һәр кешене иң нык куркыткан нәрсә дә – ялгызлык. Югыйсә, бу хәлдән котылуның чарасы бар икән. Рецепт бик гади – бер-береңне күздән югалтмау, битараф булмау, гаилә институтын гасырлар буена формалашкан рәвештә сакларга тырышу.

 

– Менә бит... Сезнең фикерләү дөрес юнәлештә. Димәк, Казан тамашачысы өчен бу тамаша бик вакытлы күрсәтелгән булып чыкты. Спектакльнең дә резюмесы шундый: әгәр ир белән хатын, компьютердан аерылып, очрашырга тәвәккәлләгәннәр икән, димәк, өмет бар!

 

– Леми бәй, Сез Казанга монда кыш тантана иткән көннәрдә килдегез. Суык куркытмадымы?

 

– Юк. Мин бит үзем Эрзурумнан. Кышның аклыгын бик яратам. Яктылыкны! Минем исемем Леми дә бит яктылык дип тәрҗемә ителә.

 

– Театр кешесе өчен иң ятышлы исем бу. Безнең Тукаебыз да бит әнә «Театр яктылыкка, нурга илтә» дигән. Леми Билгин бәйнең дә мөдирлеккә юлы, мөгаен, сәхнәләр аша якты эз калдырып узгандыр.

 

– Минем юлыммы? Өч ел хокук факультетында укыганнан соң Анкара консерваториясенең театр бүлегенә барып кердем мин. Шул ук уку йортында сәхнә сәнгате укытучысы булып эшләп алдым. Сәхнәдән дә аерылмадым. Утыз еллык педагоглык дәверендә Хаҗитәпә, Билкент университетларында эшләдем. Билкент университетының театр бүлегендә әле һаман гыйльми совет әгъзасы булып торам. 1998-1999 еллар театр сезонында Төркия тәнкыйтьчеләр берлеге мине «Чаян» спектаклендәге уеным өчен «Илнең иң шәп ир-ат артисты» дигән титул белән бүләкләгән иде. Төркия дәүләт театрларының генераль мөдире булып эшли башлавым да шул вакыттан бирле.

 

– Сезнең белән яңа очрашулар булыр дип ышанып калабыз.


Асия ЮНЫСОВА
Сәхнә
№ 4 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»