поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.04.2011 Могҗиза

Ишек тоткасы

Әби белән үссәм дә, безнең өйдә җен, пәри дип өркетүче булмады. Өйдә уйнаган вакытта артыграк тузына башласак: «Әнә бабай килә, биреп җибәрәм үзегезне», – дип әйтәләр иде. Ни дисәң дә, дүрт бала үстек шул. Бабай диюгә, минем күз алдыма ап-ак чәчле, түгәрәк сакаллы, кулына таяк тоткан, ак күлмәк-ыштаннан бер карт килеп баса иде. Ничек аннан куркасың ди? Курка белмәсәк тә, тәртипле булып үстек. Әби, әти-әни тәрбиясенең нигезе, тамырлары нык булган, күрәсең.

Мәктәпне тәмамлап, Казанда укыган чакта тулай торактагы бүлмәдәш кызлар йокларга яткач, җен-пәриле, әллә нинди тузга язмаган хәлләр сөйлиләр иде. Имеш, кайсыларын кешедән ишеткәннәр, кайсыларын үзләре күргән. Өрәкләр, дөрестән дә, бар дип күпме ышандырырга тырышсалар да, мин, кирелегем беләндерме, комсомоллыгым беләндерме, андый юк-барга ышанмадым.

 

Еллар уза торды. Гаиләле булып, балаларым тугач та, аларны җен-пәри кебек юк-бар белән куркыта белмәдем. Әти-әниләр безне ничек тәрбияләгән булса, без дә аларны шулай – эш белән тәрбияләдек. Алар үсеп, Казанга укырга киттеләр. Иптәшем белән икәү генә торып калдык. Җидедәге җитмештә дигәндәй, үзем генә өйдә калырга туры килсә дә, бернинди шикләнүләрсез төн уздыра идем. Куркуның «к» хәрефе дә булмады. Ләкин, алдырыр көн яздырыр дигәндәй, минем дә куркусыз ышанмыйча яшәүләремә көннәрдән бер көнне нокта куелды. Менә ничек булды ул.

 

Язгы ташу вакытында ишегалдыбызга күл булып су җыела иде. Бер җәйне өч машина ком кайтарып, ишегалдына, шунда торган мунча алачыгының идән астына, абзар артларына калын итеп түшәдек. Эшләп арыгач, соң гына мунча яктык. Ашарга пешереп йөреп, иң азаккы кеше булып мунчага мин киттем. Гадәттәгечә, сәгатькә карау юк инде. Ләүкәдә юынам. Тәнне юып бетергәч, башыма бер чүмеч су салып, чәчемне чылаттым. Бераздан, шампуньны юып төшерергә, дип, кабаттан чүмечкә үрелсәм, ул урынында юк. Артыма борылам, янга карыйм – чүмеч беркайда да күренми! Әллә алмадыммы, дип ләүкәдән төшеп, чүмеч эленеп тора торган урыннан карыйм. Анда да юк! Юк икән, юк инде, дидем дә, ләгәннән учым белән су алып башымны юып бетереп күземне ачсам, алдымда чүмеч тора. Уты булмаган кара мунча булса, исең дә китмәс иде. Йөзле лампочка яктылыгында күренмәс булган чүмеч аптырашка салды. Анда да куркып чыгып китү дигән уй башка да керми. Җиренә җиткереп коенып, сөртенеп, киенеп чыгып киттем мунчадан. Өстәл артына утырып чәй эчкәндә генә күзем сәгатькә төште: беренче унбиш минут. Шунда гына аркам буйлап салкынча дерелдәвек йөгерде. Нәкъ төнге уникедә чүмеч эзләп яткан икән мин мунчада. Бер кешегә дә сөйләү юк инде бу хәлне. Үзем андый нәрсәләргә ышанмагач, кеше дә миңа ышанмас кебек. Әллә арыганга гына булгандыр, дип, мин бу хәлне онытырга тырыштым. Җәй һәм көз узып, кыш җитте. Ирем белән мунча керәбез. Үзем генә керергә шикләнәм инде хәзер. Мунча ишегеннән ургылып салкын керә. Ләүкәдә утырган җиремнән төшеп, ишек төбенә алачыктан алып кереп иске куртка салдым, яхшылап ябылсын дип, ишеккә футболка кыстырып, каты итеп ишек тоткасыннан тарттым. Аннары ниләр булганы төштәге кебек кенә. Ишек тоткасы ычкынып китеп, кемдер атып бәргән кебек, сулы ләгәнгә килеп утырдым, аркам белән мич авызының кызган тимер япкычына терәлдем. Барысы да мизгел эчендә булды. Кызулык белән сикереп тордым. Арканың әрнүенә чыдар хәл юк. Мунчадан ничек чыкканымны хәтерләмим. Пешүдән барлыкка килгән яра ике ай буе төзәлде. Ул төзәлеп, бер ай узуга, сул як битем ойый башлады. Башны нинди генә аппаратлар белән тикшермәделәр, битне оетырлык сәбәп табылмады. Май ае җитеп, сырхауханәләргә йөрүнең файдасы булмагач, бер иптәш хатын мине имче-томчы әбигә алып китте. Тәҗрибәле табиблар да бирмәгән сораулар биреп, ул минем мунчадагы егылу тарихын сөйләтте. Ишек тоткасын тартып егылсам да, шул вакытта кулымда аның булмаганлыгын искә төшердем. Өшкереп, тагын ике тапкыр килерсең, дип, озатып калды ул әби безне. Икенче килгәндә теге ишек тоткасын да табып алып килергә кушты. Кайту белән ятып йокыга киткәнмен. Андый тәмле йокы сабый чакта гына булгандыр, мөгаен. Уянуга, үземдә үзгәреш сиздем. Башым да, битем дә ул кадәрле оемый. Яшәү дәрте дә кергән кебек. Әмма мунчадан теге ишек тоткасын күпме генә эзләсәк тә, ул табылмады... Имче әбигә кабат барып, ул кушканнарның барысын да үтәгәч, терелгәндәй булдым. Ләкин соңгы баруымда әбинең әйткән сүзләре колагымнан да, күңелемнән дә китмәде: «Мин генә бетерерлек түгел, кызым, көчлерәк булып кабатланмагае. Сакланыбрак йөр. Ишек тоткасын тапсаң, миңа алып кил».

 

Көчлерәге озак көттермәде. Көзге бер яңгырлы көндә мунча алачыгына кергәндә таеп егылдым. Шуннан сул ягым башымнан аягыма чаклы ойый башлады. Көз ахырына аягым сызлап, йөри алмас дәрәҗәгә җиттем. Табибтан табибка йөрибез, дәваларның берсенең дә файдасы юк. Табиблар, авыруымның сәбәбен белергә теләп, каты итеп егылганың юкмы, дип сорыйлар. Мин, юк, дип җавап бирәм. Әйтерсең, соңгы егылганда хәтеремне дә югалтканмын.

 

Яз җитеп, кар сулары ага башлады. Аккан су юлын таба дигәндәй, ишегалдына түшәлгән комны ерып язгы ташу суы ага. Мин, кояш җылысының файдасы тимәсме, дип, ишек төбендә генә кояшта кызынам, күземнән яшь ага. «Йа Ходаем, нәрсә өчен миңа бу җәзалар?» – дигән уй җанымны ашый. Чирнең сәбәбе дә юк бит, ә атлап йөрүе көннән-көн авырлаша. Көчле авырту баш миен томалый. Бернәрсә уйлап та булмый, уйлыйсы да килми. Кичкә таба, чирем шикелле, язгы ташу да көчәйде. Мунчаның тәрәзәсенә аз гына менеп җитмәгән су ташкыны мунча мичендәге көл-күмерләрне, алачыктагы вак-төякләрне комы-ние белән бергә болгата-болгата капкага таба агыза. Аккан суга киртә юк шул: өч машина комнан берсе калдымы икән ул елгы ташудан.

 

Апрель ахырында, инде сукмаклар төшкәч, көчле авыртуга чыдый алмыйча аңымны җуя башлагач, мине Казанга сырхауханәгә алып киттеләр. Умыртка баганасына операция ясадылар. Операциядән соң өч көн узуга, профессорлар палаталарны йөреп чыктылар. «Каты егылган идегезме әллә», – дип сорау бирде сиксән яшьлек хирург хатын-кыз. «Әйе», – дип җавап бирдем, кинәттән генә мунчадагы соңгы егылуымны искә төшереп. Дөрестән дә, егылу аркасында килеп чыккан кимерчәк булган икән минем авыруымның сәбәбе. Шуннан котылгач, кеше булып терелеп өйгә кайттым. Әллә шатлыктан, әллә өйдәге саф һавадан башым әйләнеп, озак йокыга китә алмый яттым. Күңелем тулып, елый башладым. Өйдәгеләр ишетмәсен, дип, әкрен генә торып ишегалдына чыгып бастым. Май аеның аңлатып бетереп булмый торган ямьле төне. Күктәге йолдызлар, терелдең бит, терелдең, дигән кебек күз кысалар. Күз карашым йолдызлардан җиргә күчә. Шунда мунча янында мин бер могҗиза күрәм: ап-ак чәчле, ап-актан киенгән мунча биеклегендәге хатын шундый ук актан киенгән әз генә тәбәнәгрәк кызын җитәкләгән килеш горур басып, төгәлрәге, басып түгел, йөзгән кебек кенә мунча яныннан китеп баралар. Мин таш булып катып калдым. Укы тизрәк дога, дигән уй яшен тизлеге белән баш миеннән узды. Пышылдап дога укый башладым. Доганы укып бетергәнче, алар мунча янында басып тордылар. Аннары әкрен генә бакчага таба китеп югалдылар. Куркуымны аңлатып булмый. Нәрсә булды бу? Шәүлә генә түгел иде алар. Әллә... Өрәкләр булдымы? Өйгә кереп сәгатькә карасам, яңа гына унике тулып узган.

 

Кеше сөйләсә, мәңге ышанмас идем бу хәлләргә. Күзгә күренде дияр идең, ник һаман шул мунча тирәсендә сәер хәлләр кабатлана соң? Аннары берәм-берәм искә төшә башлады. Без комны авыл читендәге ком базыннан алып кайткан идек. Ә анда, кайчандыр авырга узган бер кызны егете асып үтергән, дип сөйлиләр иде. Әллә безгә кайтарылган комда яшеренгән булдымы аларның адашкан рухлары? Без шул комны мунча алачыгы идәне астына түшәдекме икән?! Теге вакытта чүмечне таба алмагач, бисмилламны әйтеп, дога укып чыгып киткән булсам, бәлки бу хәлләр кабатланмаган да булыр иде. Имче әби, андый көчләр кешенең эченә дә кереп яшеренә, чирләтә ала, дип әйткән иде бит. Әллә менә хәзер генә укыган догаларыма риза булып китеп бардылармы? Сырхауханәләрдә ятканда бик күп өйрәндем бит мин аларны. Кешеләр укыган догалар җен-пәри, өрәкләрнең дә адашкан җаннарына тынычлык иңдерәдер бәлки, кем белгән.

 

Һәм иң кызыгы да шунда: ике ел эзләп табылмаган мунча ишеге тоткасы да табылды. Әллә язгы ташу актарып чыгарган иде аны, әллә мин күргән әниле-кызлы өрәкләр ташлап калдырган иде.

 

Лаеш


Гөлфия СОЛТАНОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»