поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.04.2011 Җәмгыять

Иңрәп ауды манара

Тормыш язган хикәяләр

Менә Советлар хакимияте елларында мәчет манараларын кисеп төшерү турында сөйлиләр. Хәзерге заманда бу гадәти бер вакыйга кебек кенә кабул ителә. Ә ул вакытта авыл халкы өчен гайре табигый, куркынычлы бер хәл, чын мәгънәсендә фаҗига булды Совет хөкүмәтенең бу карары. Башта халык арасында «мәчет манараларын кисеп ташлыйлар икән!» дигән шомлы хәбәр таралды. Әлбәттә, моңа беркем дә ышанмады. Һәр татар авылын бизәп, күкрәп утырган ошбу манараларга каршы кемнең генә кулы күтәрелсен икән?

 

Әмма тиз арада бу кеше ышанмаслык хәбәрләр чынга да аша башлады. Безнең Әтнә районы Дусым авылыннан тирә-як авылларда шушы вәхшилекнең эшләнгәнен күреп кайтучылар булды, һәм афәт, әлләни озак та көттермичә, безгә дә килеп җитте. Авылда, бар халыкны тетрәндереп, «мәчет манарасын кисәләр икән!» дигән хәбәр таралды.

 

Мин, ул вакытта әле җиде-сигез яшендәге бер малай, бу вандаллык актының шаһите булдым, башыннан ахырына кадәр карап тордым. Безнең мәчет авылның нәкъ уртасында, нибары йөз хуҗалыклы авыл өчен бик зур, ике катлы, тәрәзәләре иркен һәм якты, түбәсе яшелгә буялган калай, манарасы биек, авылдагы барча урыннан, хәтта без яшәгән түбән очтан да күренеп тора иде. Мин бу Алла йортын әле дә ап-ачык итеп күз алдына китерәм, аннан бөтен авылга ниндидер нур сибелеп тора сыман иде. Халык арасында да «безнең мәчет тирә-якта иң матуры!» дигән горурлану сүзләре йөри иде. Безгә, малай-шалайларга бу йорт тагын бер ягы белән кадерле, дини бәйрәмнәрдә, өлкәннәр намаз укыганда без дә анда керәбез, ә намаз укып бетергәч безгә искитмәле тәмле кипкән йөзем җимеше бирәләр. Авылдан бер чакрымда үр астындагы Ашытта су коенеп өйгә кайтканда без иң әүвәл манара очындагы ярымайны күрәбез. Бөтен авыл халкы өчен кадерле йорт иде бу.

 

Кисүчеләр үзләре авылга кичтән килделәр. Берсеннән-берсе таза, кызыл чырайлары бүртенеп торган өч ир-ат һәм чистарак киемле, төскә-биткә дә ару гына бер адәм. Башлыклары, күрәсең, шулай сөйләшә. Милиция киеме кигән, бик озын буйлы, ябык гәүдәле бишенчесе дә бар. Барысы да татар кешеләре, саф татарча сөйләшәләр. Кичтән алар каршысына очлы бер терсәк килеп чыкты – беркем дә төн кунарга үз йортына кертмәде. Боларны авыл Советы рәисе Рәхимҗан абый үзе дә үгетләп карады. Җайлы сүзле, миһербанлы бу кешене бүтән вакытта берсүзсез тыңлыйлар иде. Бу юлы исә аяк терәп каршы төштеләр. «Мондый имансыз бәндәләргә йортыбызда урын юк!» – диделәр. Тегеләр бишәүләп авыл башындагы тар гына каравыл йортында, урын-җирсез йоклап чыкканнар.

 

Әле дә бик ачык хәтерлим, көзнең аяз, җылы, тын бер көне иде. Иртә баштан авылның бар халкы: ирләр, карт-карчыклар, хатын-кызлар, бала-чага мәчет янындагы иркен мәйданга җыелды. Ул арада кисүчеләр дә килеп җиттеләр. Бар халык курку катыш нәфрәт белән аларга текәлде. Тегеләрнең икесе кулларына балта-пычкылар тотып мәчетнең чормасына, түбә астына, ә өченчесе, биленә аркан бәйләп, түбәсенә менеп китте. Алар барысы да тиз маташтылар. Түбәгә менгән әзмәвер кулындагы озын саплы кадак суыргыч белән манара төбеннән түбә калайларын шатыр-шотыр каерды, әллә ниткән кара, ямьсез итеп ачып куйды. Эчтәгеләр пычкы белән нидер кистеләр, балта тукылдаттылар.

 

Гомер-гомергә күркәм булып, бөтен торган Аллаһ йортының болай тупас каһәрләнүен күреп, җыелган халык бердәм төстә авыр итеп ыңгырашып, иңрәп куйды да, тынып калды. Тимерче Каюм абзый, пәһлеван сыны белән калкынып, алгарак чыкты. Дәү башына түбәтәй кигән, озын мыеклы күркәм бу агай бик эшчән, көндезләрен тимерчелектә чүкеч сукса, кичләрен бөтен авыл халкы өчен кизитекләр баса, бик динле. Хөкүмәт тарафыннан тыелган булса да, авылда яшертен генә муллалык итә. Рәхимҗан абый аны кисәтә, куркытып та карый. Тимерче аның сүзен җөпли һәм... үзе һаман да Аллаһ юлын дәвам итә. Менә хәзер дә ул шунда йөренеп торган Рәхимҗан абыйга усал итеп карады.

 

 – Инде бүтәне җитмәгән, хәзер Аллаһ йортына кул сузасызмы, Рәхимҗан? Инде Аллаһ йортын да шушылай мәсхәрә итәсезме? Ходайның каргышы төшмәсме соң үзегезгә? – диде ул салмак кына, әмма мәйдандагы бар халык ишетерлек итеп. Үзе дә борчулы кыяфәттә йөренгән Рәхимҗан абый уңайсызланып калды.

 

– Безгә өстән кушалар шул, Каюм абзый. Өстән бик каты кысалар. Без дә ни хәлләр итик соң? – диде ул сузып кына.

 

Ул арада читтәрәк торган теге фуражкалы адәм җилтерәп килеп җитте.

 

– Нәрсә ди бу агай, контр мәллә? Аяк чалып маташырга исәп тота мәллә? – диде ул Каюм абзыйга ишарәләп.

 

– Ниткән контр ди ул сиңа, Рафаил. Безнең бер дигән тимерчебез ул, алтын куллы оста. Динне дә тота. Нәрсә, дин тоту да тыела мәллә инде? – диде Рәхимҗан абый да бер дә курыкмыйча.

 

– Дин тоту тыелмый анысы. Тик ул монда безнең эшкә аяк чалып тормасын. Без шанлы партиябез, даһи иптәш Сталин үзе кушканны башкарабыз! – диде теге һәм үз урынына китеп барды.

 

Өстәгеләр бик кызу күренсәләр дә, эшне шактый озакка суздылар. Инде төшке аш вакыты да җитте, үтеп тә китте. Ә халык таралмый көтә. Менә тегеләр барысы да түбәгә чыктылар. Манара хәзер моннан нечкә генә булып күренгән ялан баганалар өстендә утыра, хәтәр күренә. Тегеләр азан әйтә торган тәрәзәдән бераз өстәрәк тишек ясап, шунда озын аркан башын бәйләделәр. Берсе һаман түбәдә калды, икесе җиргә төште һәм манарага бәйләнгән аркан башына тотынды.

 

Беркем бер сүз дә әйтмәде, әллә нинди авыр, шомлы тынлык урнашты.Тегеләрнең башлыгы халык алдына чыкты.

 

– Җәмәгать, абыйлар, апалар, сез артка чигенегез инде. Хәзер без манараны җиргә егабыз. Өстегезгә килеп төшүе ихтимал. Зинһар, чигенегез, – диде ул йомшак итеп.

 

Халык ни эшли ала соң? Күндәмлек белән артка чигенде. Тик менә Каюм абзый гына бер карыш та чигенмәде. Олпат гәүдәсе белән калкып, баскан урынында калды. Хәзер ул халык гаскәре башында басып торган командирны хәтерләтә иде.

 

– Нәрсә, агай, безнең кисәтү сезгә кагылмыймы әллә? Өстегезгә манара төшүе бар бит, – диде башлык.

 

Бүтән чакта йомшак, җай сүзле тимерче бу юлы кискен итеп җавап бирде.

 

– Мин курыкмыйм, шушында торам әле. Манара кая төшәсен үзе белер ул. Менә үз өстегезгә килеп төшмәсме әле... Аллаһы боерса! – диде.

 

Теге адәм көлде дә китеп барды.

 

Ул арада очынып фуражкалы килеп җитте, челәйгән күзләрен тимерчегә текәде.

 

– Син, агай, безнең хөкүмәтебез, партия карарларына каршы кеше, ахры. Аяк чалмакчы булып торасың. Хәзер үк китеп бар моннан! – дип җикеренде..

 

– Китмим мин беркая да! Менә шушы урында басып тик торам, һәлак булсам шаһит китәрмен, ичмасам! – диде Каюм абзый һәм кискен итеп фуражкалыга таба борылды. Тегесе, әллә шүрләп калды инде, авыз эченнән нидер мыгырдап үз урынына, халык төркеме артына китеп барды.

 

Кисүчеләр хәрәкәткә килде. Өстәгесе, балтасын ялтыратып, нидер чапты, астагылары, манарага бәйләнгән бауга тотынып, бик яман тарта башладылар. Бу минутларда мәйдан өстендә ниндидер тоташ каргыш тора сыман иде. Каюм абый, кулларын колаклары артына куеп, көчле һәм моңлы тавышы белән догалар укый, хатын-кызлар, хәтта ирләрнең кайберләре дә кычкырып елый. Тегеләр арканны тарта торгач, манара очындагы ярымай хәтәр чайкалып куйды, көчле чатырдау ишетелде һәм дөбер-шатыр килеп, иңрәп, яман гөрселдәп манара җиргә килеп төште. Шартлап, бер-берсенә ышкылган калайларыннан очкыннар чәчрәтеп, урталай сынды. Пыялалары чылтырап коелган тәрәзәләреннән бер көтү күгәрченнәр очып чыкты. Ул бичара кошкайлар соңгы чиккә кадәр шунда утырганнар икән бит.

 

Барча халык «аһ!» итте, куркып читкә сибелде. Тик тимерче Каюм абзый гына үз урыныннан кузгалмаган, шул көе басып тора, һаман да кычкырып догаларын укый. Шунысы гаҗәп, җирдә җәйрәп яткан манараның очы аның турысына җиткән, үтеп тә киткән, әмма ике адым читкә төшкән иде...

 

* * *

 

Хәзерге көндә безнең авыл башында кызыл кирпечтән җыйнак кына итеп, бик матур итеп салынган яңа мәчет күтәрелеп тора. Аны салдыруда үзебезнең авылдан чыккан, күп еллар буена колхоз рәисе булган Наил Закир улы Сабиров башлап йөрде, һәм авыл халкы аңа ихтирам йөзеннән Алла йортына «Наил мәчете» дигән исемне бирде.

 

Никадәр гаҗәп тоелмасын, элеккеге мәчетебез бинасы да әле дә булса исән-сау. Теге елларда аны шул ук авыл башына күчерделәр, башта ул авыл мәктәбе булды, хәзер исә клуб хезмәтен башкара, һаман да нык тора әле. Безнең бабайлар Аллаһ йортларын мәңгелек итеп сала белгәннәр.

 

Күптән түгел генә дөнья куйган Р. Фәизовның калган тормыш хикәяләрен киләсе санда бирәчәкбез.


Радик ФӘИЗОВ
Казан утлары
№ 4 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»