|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.04.2011 Җәмгыять
Акча кайдан килә?Иптәш кызымның хәлләрен белим дип, беркөн аңа кагылып чыгарга уйладым. Алдан ук килешкәнчә, аның фатирына килдем. Мине каршы алды да, тизрәк бүлмәсенә йөгерде бу. Аквариум сатып алып, балыклар үрчетә икән. Бүген суын алыштырып ятуы. «Менә бит, фатирда эт-мәче асраганчы балыклар җибәргәнсең. Алар чиста да, тынычландыра дип әйтәләр», - дим мин моңа. «Аның тынычлыгын кырын ятып телевизор караудан да табам мин, балык фен-шуй буенча бәхет китерә. Шуңа баер өчен, аларны карап торырга мәҗбүрмен», - ди иптәшем. Никадәр тырышса да, бер кара һәм сигез алтын балыгы һаман үлә икән. Ә кесәң калын булсын өчен, аларга акчаны кызганмыйча, балыклар санын 9дан киметмәскә кирәк ди.
Аквариумны да кая гына куймаган, бер китапта язылган дип, көньяк почмакка, икенче фен-шуй өйрәтмәсендәгечә иң түргә урнаштырган, ләкин бу чаралар файдасыз. «Әллә балыкларымны ташлыйм да, символлар белән генә эшлим микән. Алар уенчык кына, артык карыйсы да юк.
Сөртеп, чистартып кына торырга кирәк», - ди бу. Әле абайламый торам икән, ләбаса. Залда телевизор өстендә авызына акча капкан ат башы кадәр бака сыны, зур савытлар, әллә нинди образлар бар. Фатирның башка урыннары да мондый галәмәт белән шыплап тулган. Кайберләре тәрәзә төбеннән, икенчеләре кухняда чәйнек яныннан миңа шыксыз кыяфәтләре белән карап, эчтән салкынлы-суыклы йөгертә. Кровать астында да әллә нинди исемлеләре ята ди. Исемнәрен истә калдыру гына түгел, башымны кровать астына тыгып карарга да җөрьәт итмәдем.
Иң кызыгы боларның берсе дә арзан тормый. Фен-шуй турындагы китаплары да, шул стиль таләп иткәнчә, алтын төс белән йөгертелгән, ялтырап тора торган тышлыкта. Күз кыры белән генә соңгы битенә сугылган бәясен караган идем, бәясең дә җисеменә туры килүен аңладым. Минәйтәм, син байым дип, бу бөтен акчаңны шул чит ил галәмәтләренә салып бетергәнсен, үзең коры ипи ашап утырасың, дип иптәш кызымны кызганып куйдым.
Ярый әле чәй эчәргә тәм-томнан тыш салат та алган идем. Ә инде чәй эчеп алгач, иптәшем әллә фен-шуйга, әллә халык ышануларына тугры калып, табак-савыт юган җиремнән: «Кунакта табык-савыт юган кеше бу кунакның бөтен акчасын алып китә. Минем болай да акчам юк»,- дип мине башка бүлмәгә куды.
Менә сиңа мә, байым дип бөтен акчаңны чыгарып сал да, ашамыйча, шул өч аяклы бакаларга табынып утыр инде. Ул гына түгел, дустымның «монда утырма», «тегендә басма», «аңа алай дип әйтмә, ул бөтенесен ишетә, каргый ул сине» дигән сүзләре дә китапта гына укып белгән мәҗүси заманнарны искә төшерде.
Миләүшә ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|