|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2008 Җәмгыять
ӘСГАТЬ АБЗЫЙ – KРЕМЛЬ ТӨБЕНДӘ?Гомерен хәйриялек эшенә багышлаган Әсгать Галимҗановны тиздән һәр казанлы күрә алачак. Башкала үзәгендә, Меңьеллык мәйданы скверында, колхоз базарының тыйнак йөкчесенә һәйкәл куелачак. Мэрия ул исән вакытта ук образын мәңгеләштерүгә лаек дигән карарга килгән. Әсгать Галимҗанов гомере буе ятим, инвалид балаларга булыша. Ул озак еллар балалар йортлары, интернатларга акча күчергән, микроавтобуслар бүләк иткән шәхес. 2005 елда ул “Казанның абруйлы гражданины” исеменә лаек булды. Скульптура композициясендә Әсгать Галимҗанов җигүле атны тотып барган рәвештә ясалган. Арбага балалар утыртылган. Һәйкәлнең авторы — Асия Миңнуллина. Хәзергә скверда төзекләндерү эшләре бара. Газоннар ясала, куаклар утыртыла. Скверга вандалларга каршы торырлык 75 яктырткыч куелачак. Шәһәрнең яшелләндерү хуҗалыгы төзекләндерү эшләрен 25 августка кадәр төгәлләргә җыена.
ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА ФИКЕРЕ: Соңгы вакытта матбугатта йөк ташучы Әсгать Галимҗановка Казанның Меңьеллык мәйданында һәйкәл куярга җыенулары турында хәбәр таралды. Булачак һәйкәлнең композициясе түбәндәгедән гыйбарәт — җиде метр биеклектәге җигүле ат, ат арбасына яланаяклы балалар төялгән, ат башыннан исә Әсгать Галимҗанов тоткан. Әсгать Галимҗанов — колхоз базарында азык-төлек калдыклары җыеп, абзарында дуңгыз һәм тана асрап, шуның акчасына ятим балаларга ярдәм күрсәткән кеше. Ул бу эшне һәйкәл өчен эшләгәнме, Аллаһ ризалыгы өчен башкарганмы, дуңгыз кебек хәрәм малның хәйриясе кабул буламы — әйтә алмыйм, әмма Әсгать Галимҗановның һәйкәле Меңьеллык мәйданында урын алырга тиеш түгел — анысын өздереп әйтәм. Чөнки инде менә ничә еллар татар зыялылары Кол Шәриф мәчете астындагы Меңьеллык мәйданында 1552 елны Казанны саклап шәһит киткән бабаларыбызга һәйкәл-комплекс куюны таләп итәләр. Бу хакта кисәткән хәтер ташы менә ничә еллар инде Кремль астында мүкләнеп ята, ә Әсгать Галимҗановның биш тонналы һәйкәле инде эшләнеп беткән диярлек, 30 августта аны бирегә китереп куярга да мөмкиннәр. Хәзер исә, татар милләтчеләре кулыннан Казанны саклаучыларга һәйкәл куйдыру идеясен тартып алу өчен, менә шушы Әсгать Галимҗанов вариантын уйлап тапканнар. Ягъни Казан уртасында каһарман татарлар образын гәүдәләндермәс өчен, йөкче татар сынына тукталырга булганнар. Мин моны татар халкының тарихи хәтерен мыскыллау, татар кулы белән татарны юк итү дип бәялим. Әгәр йөкче һәм меценат Әсгать Галимҗановка аты-ние белән һәйкәл куярга телиләр икән, әнә ул эшләгән колхоз базарына куйсыннар, ә Меңьеллык мәйданы ул — милләтнең бәйсезлеге өчен татар каны аккан җир һәм анда бары тик Хәтер Һәйкәле генә торырга тиеш! Шунысын да әйтергә кирәк — Казан Кремле астына йөк ташучы татарның һәйкәлен куйдыру турында халык, татар зыялылары белән бернинди киңәшү булмады, бу хакта референдум үткәрелмәде. Меңьеллык мәйданын шәрә концертлар белән әле зина кырына әйләндерәләр, әле татарның рухын түбәнәйтә торган һәйкәл идеяләре белән чыгалар. Мәскәүдә урам себерүче татарга һәйкәл куелган иде бугай инде, хәзер Казанның бәгыренә — Кремль янына йөк ташучы татарга һәйкәл куярга җыеналар. Янәсе, белеп торыгыз татарлар үзегезнең кемлегегезне, сез тарихка бары тик урам себерүче һәм йөк ташучы булып кына кереп калачаксыз! Мин татар милли оешмаларын, татар зыялыларын моның белән килешмәскә, Казанның Меңьеллык мәйданына, Хәтер тарихи комплексыннан тыш, бернинди һәйкәл куйдырмаска чакырам. Әсгать ага Галимҗанов моны үзе дә аңлар, Кол Шәриф мәчете янында шәһит киткән каһарман татарларның изге урынын алмас, Меңьеллык мәйданында үзенә һәйкәл куйдыру идеясеннән баш тартыр дип өметләнәм.
Роза НУРГАЛИЕВА |
Иң күп укылган
|