поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
07.04.2011 Мәдәният

Әлмәт театры Тукай дәресләре оештыра

Тукайның 125 еллыгы уңаеннан Әлмәт татар дәүләт драма театры “Без китәбез – сез каласыз” дип исемләнгән тамаша тәкъдим итә.

Әлеге датаны күз уңында тотып, узган ел театр җитәкчелеге Ркаил Зәйдуллага заказ биргән иде. Ләкин труппа “И, мине яктыртучым” исемле пьеса белән танышкач, бу катлаулы әсәрне репертуарда озак йөртеп булмас дип баш тарткан. “Авторның “Яңа татар пьесасы” конкурсында җиңеп чыгуында безнең дә өлеш бар”, дип шаярталар биредә. Әгәрдә әсәрне сәхнәгә чыгарган булсалар, ул конкурска тәкъдим ителмәс иде.

 

“И, мине яктыртучым” га алынмый театр, әмма спектакль чыгару уеннан да баш тартмый. Бу эшкә шушы көннәрдә генә “Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек булган Наилә Нәҗипова алына. Фатих Әмирханның “Урталыкта”, Гаяз Исхакыйның “Тартышу” әсәрләре, Ибраһим Нуруллинның “Тукай” китабы, Габдулла Тукай шигырьләре һәм Ркаил Зәйдулланың алда сүз булган “И, мине яктыртучым” пьесасы нигезендә сценарий яза. Нәкъ менә әлеге әсәрләргә таянуын шәрехьләп Наилә “Тукай феноменын, ул яшәгән чорны, ул вакыттагы вәзгыятьне күрсәтергә теләдем” дип искәртте. Әлеге тамашаны беренче булып журналистлар карады.

 

Мәгълүм булганча, Фатих Әмирханның « Урталыкта » әсәре 1906 -1911 еллардагы тормышны бар яклап та суратләргә тиешле роман буларак уйланылган. Анда бирелгән характерлар аша татар халкының мәдәни үсеше чалымлана. Милләтнең яшь зыялылары рухи һәм гыйлми эзләнүләргә омтыла. Әсәрдәге Хәсән, Саматов, Мөхәммәт, Шәриф, Мәрьям. Нәсимә, Суфия образларының холыклары да, дөньяга карашлары да төрлечә. Әмма аларны мәдәнилеккә, гыйлемгә омтылу берләштерә. Исхакыйның “ Тартышу ” әсәрендә исә бергә булганда гына барлык теләкләреңә дә ирешергә була дигән мәгънә ята.

 

Бу тамашаны театр мәктәпләргә йөреп уйнарга, 50 минутлык Тукай дәресләре оештырырга ниятли. Ә үз сәхнәсендә алар әлмәтлеләрне Тукай белән 25, 26 апрель көннәрендә очраштырачак.

Ләйләгөл МИНАЕВА
Әлмәт театры
№ |
Әлмәт театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы