|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2011 Мәдәният
![]() Чишмәләр аһәңеУн-унбиш ел чамасы элек татар халкы аны фәкать юморист һәм сатирик язучы буларак кына белә иде. Һәм моңа ул – Камил Кәримов – үзе “гаепле”. Татарлар яшәгән элеккеге СССР, хәзер исә Рәсәй киңлекләрен, сәхнәләрдә чыгыш ясый-ясый йөреп чыккан – популярлык өчен монысы да язучыга бик кирәк. Әмма дә юмор-сатира жанрында иҗат итүчегә бездә нигәдер җиңелчә, санга сукмыйчарак карау гадәте бар. Ун ел элек, “Казан утлары” журналында бер бүлмәдә утырып, бергә проза бүлегендә эшли башлагач, мин бу гаҗәеп кызыклы һәм катлаулы шәхеснең яшь аралаш елмая торган хасиятен ачтым. Тормышта да, әсәрләрендә дә, чөнки язучылык – яшәү рәвеше ул.
Узган гасырның 80-90 нчы елларында Камил Кәримов, балалар һәм үсмерләр өчен лирик хикәя-повестьлар язды, бу – Газиз Мөхәммәтшиннар, Фаил Шәфигуллиннардан соң өзелгән буыннар чылбырын ялгап җибәрү булды.
“Ком сәгате”. Язучы бу күләмле әсәренә инде йөзгә якын хикәя язгач кына керешә. Роман тәвәккәллек таләп итә торган әсәр. Барып чыгармы? Яшьлек елларында үзе дә шактый еллар су бораулау мастеры булып эшләгәнлектән, темасы таныш. Вәләкин Гариф Ахуновның “Хәзинә” шикелле производство романының да язмышы күз алдында. Ә менә 80 нче еллардагы су бораулаучылар романтикасы, табигать, авыл, милләт язмышына үрелеп барса... Язучының тәҗрибәле хикәя остасы булуы “Ком сәгате”ндә дә ярылып ята: кайбер бүлекләре хәтта мөстәкыйль хикәя рәвешен алган.
Тагын... “Сакау күке”, “Игезәкләр йолдызлыгы”, “Уен”. Укучы хөкеменә ирешкән бу романнар соңгы ун елда язылды. Хәтта безнең күренекле тәнкыйтьчебез Мансур Вәли белән минем күз алдында язылды, дисәм дә була торгандыр. Әйе, канатлы гыйбарәләр, саллы фикерләр, чагыштырулар, өр-яңа, кызыклы, шәп детальләрне куен дәфтәренә төркәп барулары безнең күзгә дә чалынмый калмады, билгеле. Кызыклы сюжет борылмаларын, характер ачылышларын да язучы иң әүвәл безгә сөйли. Әйе, иртән эшкә килүгә үк карап торышка юк кына тоелган вакыйгаларны үз тормышындагы итеп тасвирлый. Мең кешелек тамаша залларын үзенә каратып тоткан Камил Кәримов тантана кичерә: кемне-кемне, һәрхәлдә, бүлмәдәге ике кешене генә авызына каратып тота инде ул! Таң тишегеннән торып роман язып утырган, аннан казна эшенә килгән затны жәлләбрәк, без дә аны баштарак тыңлаганга салышабыз... һәм аның дөньясына кереп киткәнне сизми дә калабыз... Без – иҗатчының тәүге тәҗрибә куяннары... Болары, кем әйтмешли, айсбергның күзгә күренеп торган нәни өлеше генә. Ә күренми торган биниһаясе – әдипнең күңел океанында! Романның соңгы ноктасына кадәр ул шушы халәттә йөзә. Әйе, “Бер әсәр – бер гомер!” – дип кемдер әйткән дә әнә. Кем әйтсә дә, хак әйткән!
Менә шулай итеп, әдипнең бер гомердән икенчесенә күчүен, әверелешләр кичерү мәлен шаһитлык кылабыз.
“Әгәр дә адвокат гонорар турында гына уйлый икән, димәк, ул һөнәрен дөрес сайламаган!” – дигән фикер, минемчә, әһле каләмгә дә кагыла. Язучы милләтенең, теленең чын-асыл адвокаты лабаса! Пафослы-яңгыравык сүзләр генә ич бу, дип уйламагыз. Күренекле әдибебез Мөхәммәт Мәһдиевнең “Повестем басылып чыккач хәтта каләм хакы да түләделәр. Көтмәгән идем!” – дигәнрәк сүзләре истә калган. Ирония белән әйтелгәндәйрәк тоелса да, бу “медаль”нең икенче ягы да бар – гомерен иҗат белән бәйләгән зат ул иҗатыннан тәм дә, мәгънә дә табарга тиеш. Ә матди як – икенчел. Бу сүзләрне югары даирәдәге түрәләр укыса, язучыга язганы өчен әле ул хөртиҗәнаплар налогын да салырга мөмкиннәр. Озын сүзнең кыскасы шул: Камил Кәримов – нәкъ менә язмыйча яши алмый торган әдипләр кавеменнән!
Быел Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге премиясенә тәкъдим ителгән “Ком сәгате” дилогиясенең язмышы бәхетле булды: әсәрнең төп герое Фазылны халык яратты, башка геройларның язмышлары да укучыны битараф калдырмады. “Ком сәгате”нә багышлап укучылар конференцияләре, мәктәп вә югары уку йортларында рефератлар, курс эшләре язылу да, әсәрдәге гыйбарәләрнең, канатлы сүзләрнең “Мин әйттем” җыентыгына мул гына кереп китүе, өлкән әдибебез Миргазиян Юныс, күренекле тәнкыйтьчеләребез Рифат Сверигин, Хатыйп Миннегуловларның әсәргә югары бәя бирүләре – сүземә саллы дәлил.
Шулай бер тапкыр Камил Кәримов: “Шәленең чишмәләре, шул чишмәләрнең челтерәп аккан тавышы, аһәңе төшкә керә”, – дигән иде.
Узган ел миңа Шәледә булырга, әдипнең иҗат кичәсен тамаша кылырга насыйп әйләде. Шыгрым тулы зал. Шәле урта мәктәбе укучылары “Ком сәгате”ннән бер өзекне сәхнәләштергән. Минемчә, романның иң кульминацион ноктасы бу: су скважиналары бораулап йөргән Фазыл, зур акча эшләп, әнисе янына Шәлегә кайта. Әнисе Динә исә, колхоздан алган ссудасын түләп бетерә алмаганлыктан, туган нигезне ят кешеләргә сатып җибәрергә мәҗбүр булган. Монда түрәләрнең мәрхәмәтсезлеге дә, язмыш зилзиләләре дә тетрәндерә торган итеп сурәтләнгән. Янәшәмдәге әби-апалар елап утырды. Шуннан соң Мирсәет Сөнгатуллин Камил Кәримов язган “Шәле тәрәзәләре” җырын башкарды. Бераздан сәхнәгә юбилярны котлау өчен районнан, Казаннан килгән түрәләр менде. “И-и, Камил балакай да олыгайган”, “и-и, бәләкәйдән ятимлеген-кыенын күреп үсте шул”, – дип үзара сөйләнеп утырган әбиләрнең берсе шунда торып басты да: “Нигә сез безнең Камилгә һаман Тукай премиясен бирмисез ул?” – дип әйтеп салды. Аны (соңыннан белдем – ул китапханәче апа булып чыкты) зал дәррәү алкышлар белән куәтләде. Шушылай тәфсилләп язуымның хикмәте шунда: язучы өчен авылдашларның фикере-реакциясе лакмус кәгазе шикелле. Камил Кәримовның тулаем иҗаты белән чагыштырмача шактый ук таныш булганлыктан, шунысын тәгаен әйтә алам: Шәле кешеләрен, язмышларын, авыл табигатен аның бик күп әсәрләреннән танып алырга була. Хәтта менә аның “Капчык төбе” дигән биш-алты битлек хикәясендә дә “Ком сәгате”ндәге Фазыл чалымнары бар. Хәер, Фазыл Шәмсетдинов та, авылын сагынучы шәһәр чыпчыгы Чемчен дә – Шәле егете Камил Кәримов шул үзе инде ул. Әсәрләренең авторы күрсәтелмәгән очракта да аның язу стилен-өслүбен танып була, дип уйлыйм.
Һәрхәлдә, җылы агымга гына ияреп йөрүче күчмә кошлар кавеменнән түгел – авторы да, Чемчене дә..
Камил Кәримов – иҗат итмичә яши алмый, дигән идем. Нәкъ менә даһи Тукай теләгән бөек йокысызлык төннәрен яисә таң алдыннан, бөтен гавамы гамьсез йокыда чагында, аны каләм алырга чакыра да инде. Һәм янә туган ягының төшләренә керә торган чишмәләр аһәңе тынгы бирми аңа! Ул аһәңнәр әдип каләме белән кәгазьгә иңә, отыры укучыга барып ирешә – тыңлагыз гына, тыңлагыз...
Марат ЗАКИР |
Иң күп укылган
|