|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2011 Юмор
Нитәләр!("Печән базары" сатирик әсәрләр конкурсы) (Татар интеллигентының бәдрәфтә сөйләгән ярсулы нотыгы)
– Нигә менгәч, болар тәмам нитте! Бу – нителгән! Теге – өтелгән!.. Йә, ни соң без хәзер? Бер нимени – Нитек-мәтәк нимәләтелгән?!
Ниләр нине ние белән нитә! Алар нитә! – Безгә әмәл юк! Нитәм, нитәм, нитәм, нитеп бетәм – Ә кесәдә сукыр нәмә юк!
Өйгә кайтып керсәм, хатын нитә! Төнлә ниен куя, нәмәләт! Ниләрем ни сорый. Каян алыйм? Нитиммени нидән әвәләп?!
Өстә Фәлән ниләр нитеп утыра. Безнең ниләр аңа – төкерек! Нигә чыгып, их, нитәсе иде! Нитәрләр шул, нием ниткере!
Нәфрәтемнән шашып, йодрык изәп, Күлмәгемә сыймый утырам. Җаннан-тәннән ташкан гайрәтемне Шатыр-шытыр аска тутырам...
Риф БӘДРИ |
Иң күп укылган
|