поиск новостей
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 27 Май
  • Илдус Габдрахманов - актер
  • Әхәт Мушинский - язучы
  • Ирек Кашапов - актер
  • Зөлфия Шакирова - җырчы
  • Ранис Газизов (1959-2020) - нәшир
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
Архив
 
08.06.2023 Язмыш

Гөлфия Мәгъсүмова: «Туй итәргә 23 көн кала, мәңгелеккә югалттык»

Арча районының Ташкичү авылында яшәүче Гөлфия апага сокланмыйча мөмкин түгел. Үз куллары белән йорт салган, тирә-як авылларда яшәүчеләргә мич чыгарып, машина алган кеше ул. Тормышта шактый авырлыклар белән очрашса да, булганына сөенеп, тормышына шөкер итеп яши.

– Ашытбаш авылыныкы мин. 20 яшемдә бу авылга кияүгә килдем. Әле мин кияүгә дә чыгасы түгел идем. Ул чакта Казанга китеп урнашкан вакыт. 16 нчы заводта эшлим. Хезмәттәшләрем шулкадәр әйбәт кызлар иде. Тик әти-әни сүзенә каршы килә алмадым. Алар әйткән закон иде бит ул чакта. «Кияүгә чык», – диделәр, чыктым, – дип искә ала Гөлфия апа. – Мин килгәндә каенатам исән түгел иде. Каенанам каенсеңлесе белән яши иде. Кадер-хөрмәттә яшәделәр. Әни дә, апа да риза булып киткәндер дип уйлыйм.
 
Гөлфия апа килен булып төшкән йорт иске була. 11 балалы гаиләдә үскән, гел әтисе янында кул арасына кергән Гөлфия бер эштән дә курыкмый.
 
– Урман янында яшибез бит. Шуннан тактага ярарлык агачлар әзерләдек. Шуның белән иң элек капка-койманы яңартып куйдык. Аннары мунча салдык. Ирем белән икәү бергә эшләдек. Шуннан соң өйне яңартасы килде. Өй салдык. Төзелеш башлагач, гел ярдәм килеп торды. Яхшы күңелле кешеләр булыша иде, – дип сөйли Гөлфия апа. –  Минем ирем бик юмарт, кешелекле булды. Күңеле бик яхшы иде. Тик гомере генә кыска булды. Матур гына яшәгәндә, кинәт үлеп китте. 41 яшемдә тол калдым. Кечкенә улымны өйләндерәбез, дип, кыз сорап кайткан чак. Никах көннәре дә билгеле иде. Туй итәргә 23 көн кала, әтисен мәңгелеккә югалттык. Ул чакларда бик авыр булды. Ярый, якыннарым, дусларым, күршеләрем җылы сүзне кызганмады.
 
Хәзер инде улының өч баласы бар икән. Олысы да өйләнгән. Алар хатыны белән ике бала үстерәләр.
 
– Олы улым, өйләнәм, дип кайткач, энесе белән икесе төп йортта кем каласын хәл иттеләр. Абыйсы төп йортта калырга булды. Кечесенә йорт кирәк бит инде хәзер. Башта бик озак уйлаштык. Әзерне  сатып алсаң да, ипотекага алсаң да, түләргә кирәк.  Аннары инде үзебездән ерак түгел бер пуҗымны сатып алып, кода-кодагыйлар белән киңәшеп, шунда өй җиткерә башладык. Төп йортта ниләр бар, кече улымның өендә дә шулар булганчы  бергә ярдәмләштек. Бар әйбер уртак булды. Хәзер дә шулай. Улларым туганлык җепләрен ныгытып яшәргә тиеш дип саныйм, – ди Гөлфия апа.
 
Улы йорт җиткергәндә дә ярдәме тия Гөлфия апаның. Ирләр эшен белгәч, ике улын да хезмәт белән тәрбияли ул. Кирпеч тә өя беләләр. Белми ни! Әниләре тирә-якка дан тоткан мич чыгаручы булсын да, өйми кара. Заманында Гөлфия апаның бушаганын көтеп кенә торалар. Бер йортта мич чыгарып бетергәнен икенчеләр көтеп тора.
 
– Үзебезгә мич кирәк иде. Ашытбашта бер оста бар. Моның янына бер бардым, ике бардым. Йә алып китеп баралар, йә эштән бушамый. 10 көн көттек. Берәүләргә кереп моның мичен карап чыктым да, үзебезгә сала башладым. Бер атна маташтым. Шуннан икенче көнне үк мине Ашытбаштан бер кеше үзләренә алып китте. Аларга өч көндә чыгардым. Әкренләп кул шомарды. Бер көнгә бер мич чыгара башладым. Берсе өчен 500 сум акча бирәләр иде. Үз гомеремдә йөзләп мич ясаганмындыр, – ди Гөлфия апа. – Шул акчаларыма машина сатып алдым. Иске иде ул. Әмма өйрәнергә ярап торды. Элек бит машина йөртү таныклыгын хәзерге төсле үк тикшереп бирмиләр иде. Кабызып, туктамыйча бер йөреп килә алсаң, таныклык синеке. Хәзер инде җиденче машинамда йөрим. Машинасыз беркая да барып булмый хәзер. Ярый укыганмын, дим.
 
Берзаман Гөлфия апа авырып китә. Сәбәбен белмиләр. Барган җире калмый. Бер өшкерүче әби булыша. Шуннан соң ул намаз укый башлый. Дингә килү хәлен яхшырта.
 
– Ул чактагы үз хәлемне үзем генә белдем. Җанымны кая куярга белмәгән вакытлар бар иде. Коръән сүрәләре укып кына уңайландым. Әкренләп үземдә ниндидер сәләт барлыгын сизеп алдым. Төшләремдә кешеләрне өшкерергә кушалар иде. Белгән догалар белән авыруларга ярдәм итә башладым. Шөкер, догамның шифасы тия. Тик бутамасыннар, мин күрәзәче түгел. Берәүгә дә берни әйтмим. Аллаһы Тәгаләдән шифа сорап, кешеләрне дәваларга тырышам, – ди Гөлфия апа. – Миңа кеше табиблардан шифа тапмагач килә. Доганың көче зур аның. Аяксыз килеп, аягында чыгып китүчеләр дә бар.
 
Гөлфия апа бар яктан килгән. Динле дә, авыл тормышында да актив катнаша. Мәдәният йортын җитәкли. Кайчандыр Гүзәлия исемле авылдашы белән бергәләп оештырган «Өммегөлсем» ансамбльләре гөрләп эшләп тора. Ансамбльнең хәзерге җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева бер эшкә дә иренми икән. Авылдашларын  төрле бәйгеләргә йөртеп кенә тора. Узган ел авылларында «Сөлгеле капка» дигән бәйрәм уздырганнар. Анда республиканың төрле районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән 45 фольклор коллективы килгән. Быел бу бәйрәмне  тагын уздырмакчылар.
 
– Тормыш дәвам итә. Мин хәзер авырлыкларның, сынауларның тикмәгә генә бирелмәвен аңладым. Дин кушканча  яши башлагач, юлларым ачылды. Ә бит моңа кадәр гел каршылык иде. Дөрес итеп яши белмәү аркасында тилмердем, – ди ул. – Хәзер инде сөенеп яшим. Ике улым, ике киленем, оныкларыма кирәк мин. Киленнәрем дә кызларым кебек булды. Алар тигезлек белән яшәсен. Ялгызлык рәхәт нәрсә түгел. Тагын шуны әйтәсем килә – дөрес юлдан атлап яшәргә тырышыгыз! Гомер сизелми дә үтә. Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнардан тыелып яшәсәк иде.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.06.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»