поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.06.2023 Җәмгыять

«Piter.tatar» порталы дүрт яшен билгеләде (ФОТО)

…Татарстан Республикасының төньяк башкаладагы Даими Вәкиллеге бу көнне гөбәдия һәм өстәлдәге башка милли ашларның баш әйләндергеч исе белән тулган иде. Хикмәт шунда, даими вәкил Ренат Вәлиуллин, аның ярдәмчеләре Дамир Сабиров һәм Шамил Шәяхмәтов “Питер Татар” порталы мөхтәрияте әгъзаларын кунакка чакырды. Рәсми оешмага кунак булып чакырылуның җитди сәбәбе дә бар. Баш мөхәррире Равил Закиров булган “Питер Татар” порталына дүрт яшь тулды.

Моннан дүрт ел әлек Санкт-Петербургта Равил Зөфәр улы ихтыяры, белеме фидакарьлеге һәм милләтне яратуы нәтиҗәсендә иҗат ителгән “Питер Татар” порталы сабый яшендә генә булуына карамастан, авазын дөнья күләменә чыгарды. Портал татар милләтеннән булган журналистларны берләштерде.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими Вәкиллеге белән кулга-кул тотышып “Питер Татар” порталы мәгълүмати өлкәнең мөмкин булган барлык җирләренә үтеп керде.

Портал журналистлары яктыртмаган бер генә тема да юк. Безнең портал битләрендә мәдәният тә, мәгариф тә, сәнгать тә, сәнәгать тә ныклы урын яулады.

Рәссамнәр, артистлар, малтабарлар, үзмәшгүлъләр, хуҗабикәләр, яшьләр безнең белән бәйләнешкә керергә омтылып тора. “Питер Татар” порталы битләрендә үзләре хакында мәгълүмат күрүне зур бәхеткә саный.

Портал журналистлары да шәһәр һәм өлкә яңалыклары белән генә чикләнмичә, Җир шарына чыкты һәм һәркайда теләктәшлек һәм аңлау таба.

Туган телдә язу һәм халкыбызга кагылышлы хәбәрләр белән ватандашларны таныштыру бәхетен безгә “Питер Татар” порталы баш мохәррире Равил Закиров бирде. Равил Зөфәр улында мин Атаулла Баязитов чалымнарын күргән кебек булам.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы Даими Вәкиллеге без журналистлар өчен бай мәгълүмат чыганагы булып тора. Даими вәкил Ренат Вәлиуллин белән бергә төньяк башкалага татар теле кайтты. Аның саф татар телендә сөйләшүе һәм язуы күңелләргә якты нур булып керде.

Татарстанның шәһәр һәм өлкәдәге Даими Вәкиллеге һәм “Питер Татар” порталы ике арада рухи күпер булдырып журналистларга бай мәгълүмат бирә һәм аны укучыга җиткерү өчен шартлар тудыра.

Zoom аша, портал хөрмәтенә оештырылган, кунак сыена кушылган “Питер Татар” порталы баш мохәррире Равил Закиров дүрт ел эчендә башкарылган иҗади эшләргә җентекле йомгак ясады, алда торган якты планнарны да санап үтте.

Татарстанның төньяк башкаладагы Даими Вәкиллеге, башка вәкиллекләр арасында, иң актив һәм уңышлы эшләве белән күптән инде абруй яулады. Даими вәкил Ренат Вәлиуллин үз чиратында Татарстан белән Санкт-Петербург арасындагы икътисадый бәйләнешләр турында да сөйләде. Алда торган планнар һәм яңалыклар белән таныштырды.

Портал мохтәрияте әгъзалары да үзләренең иҗади планнары белән таныштырды, уй – теләкләрен белдерде.

Күчтәнәчкә Казанда нәшер ителгән китап – журналлар алдык, алар арсында Дамир Исхаковның “Татары краткая этническая история” китабы да, журналистлар өчен бик мөһим булган зур көндәлек блокноты да бар.

Кайчан гына килсәң дә, Даими Вәкиллекнең ишеге һәрчак ачык. Биредә рәхәтләнеп Казаннан килгән китап-журналларны һәм газеталарны укырга, алырга мөмкин. Татарстан матбугаты белән бергә В.И. Ульянов – Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында укыган бәхетле еллар искә төшә. Мәктәптә алган татарча белем дә югары уку йортына керткән заманнар бар иде бит.

… Әнә шулай Даими Вәкиллектә оештырылган чәй табыны яшьлекне дә искә төшерде, Казанны да сагындырды алда торган иҗади планнарны да ачты.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 08.06.2023
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»