поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.06.2023 Шоу-бизнес

Илназ Минвәлиев: "Әни төн уртасында өй юдырта иде"

“Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында барган “Әй язмыш, язмыш” тапшыруына Татарстанның атказанган җырчысы Илназ Минвәлиев килгән иде. Ул үзенең балачак елларына тукталып, әти-әнисенең тәрбиясе турында сөйләде.

–  Элек әтидән куркып тора идек. Әти сүзе закон иде. Хәзер балалар әтидән курыкмый, ә әтиләр баладан куркып тора. Менә шундый тормыш китте, чөнки хатын-кызлар әти кешене хөрмәт итәргә кирәклеген җиткерә белми.
 
Гаиләдә 4 бала үстек: без 3 малай, 1 сеңлебез бар. Әти белән әни кырыс тәрбияләде, кызганып тормадылар. Әти иртән-иртүк торып, безгә, мәктәпкә барганчы, күп итеп эш калдыра иде. Кечкенә булсак та, укырга барганчы идәннәрне юып, бүлмәләребезне чистартып калдырырга тиеш идек. Иң авыры - ул безне еш кына төнлә торгызып, бөтен өйне юып чыгарга куша иде. Хәтта 40 градуслы суыкта йортны җыештырганыбыз хәтердә. Иртән укырга киткәнче малларның асларын кырып, ашарга салып керә идек. Тыңламасак, әни кыйный иде. Ләкин ничек кенә булса да, ярый әле без шундый тәрбия алдык, дип сөенәбез. Оныкларга әти белән әни сабыррак, назлырак булды инде. Безне дә шулай үстерсәләр, кем булыр идек икән дип уйлап куям. Шуңа күрә мин үзем дә кырыс әти. Әмма нәрсә әйтә алам: әти кыйнаса да, каты, усал булса да, барыбер әти - әти инде, ул киткәч, аны бик сагынып искә алабыз...», - дип сөйләде җырчы.
 

Ләйсән КАСПРАНОВА
Өмет
№ --- | 08.06.2023
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»