• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

04.04.2011 Авыл

Үзебез эшләмәсәк, кем эшләр?

Безнең Иске Мәчәләй авылы клубында үткәрелгән җыенда авыл җирлеге администрациясенең үткән елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Районнан да күп вәкилләр килгән иде. Авыл халкы да, бу чараның мөһимлеген аңлап, бик зур активлык күрсәтте. Башка вакытта күпләрне телевизордан аерып булмый, ә менә бу юлы шактый гына авылдашлар җыелды. Ходайга шөкер, халык уяна башлады кебек.

Проблемаларыбыз да бик күп бит. Үткән җәйне искә төшерсәң, исең-акылың китәр. Бөтен авылыбыз белән сусыз торырга өйрәндек. Бакчаларда бәрәңге-яшелчә дә бик аз булды. Хәзер безгә авылда яшәп, базардан бәрәңге һәм башка яшелчәләрне сатып алырга туры килә. Элеккеге елларда мондый хәлнең булганы юк иде әле.

 

Мал тотарга да бик авыр хәзер, ашатырга фураж юк. Халыкның күбесе сыерларын иткә суеп сатып бетерде инде. Ярый әле пенсиябезне вакытында түләп торалар, дип шөкер итәбез.

 

Авылыбыз мәктәбендә барлыгы 33 укучы калды. Киләсе елларда беренче класска бары 2-3 кенә бала киләчәк. Шунлыктан мәктәп аз комплектлы гына булып калачак икән. Ә мәктәпне тулысынча финансламасалар, укытучылар үзләре дә түбән эш хакына эшләмәсләр, таралырлар. Ә инде мәктәп ябылса, авыл да юкка чыгачак. Бик начар хәл бу. Нигә шулай яулаган үрләрдән түбән тәгәрибез икән?

 

Безнең читкә киткән балаларыбыз болай да үз телебездә яхшылап сөйләшә дә, уйлый да белмиләр бит инде. Ә тора-бара авылда калганнары да туган телебезне югалтачаклар.

 

Берничә елдан, бәлки, авыл хуҗалыгына игътибар артып, бүген ябылган мәктәп биналары да кирәгеп чыгар, тик аларны исән килеш саклап кала алырбызмы? Барысын да ватып-җимереп бетермәсләрме?

 

Бәләкәй генә янгын чыкса да, бөтен авыл янып бетәргә мөмкин. Чөнки су юк, гидрантлар эшләми. Янгын сүндерү бүлеге күрше Подбельск станциясендә. Аннан килер өчен 22 чакрым юл үтәргә кирәк. Туры юлыбыз бар барын, тик шул өч чакырым араны күтәреп грунт салмыйча, аннан йөреп булмый. Хәзер бу юл ташландык хәлдә.

 

Моңа кадәр Подбельскида терапия бүлеге бар иде. Барыбыз да шунда барып, сәламәтлегебезгә профилактика ясап кайта торган идек. Аны да яптылар. Ә район хастаханәсенә, хәлең бик начарланып, ашыгыч ярдәм хезмәте китерсә генә эләгеп була.

 

Сез бу юлларны укыгач, бу нинди пессимист кеше икән, гел үз авылын хурлап, төрле жалулар яза, дип уйлап та куярсыз, бәлки. Юк, мин боларны үзем уйлап тапмадым, авыл җыенында ишеткәннәрдән генә чыгып яздым.

 

Авылдашларыбызның күбесе хәзер Самарага, Тольяттига һәм башка шәһәрләргә күчеп киттеләр. Алар анда ныклап аякка басканчы күп вакыт үтә әле. Квартирага гына да анда 10 мең сум акча түләргә кирәк бит. Шуңа күрә, бәлки, киләчәктә кайберәүләр яңадан авылга әйләнеп кайтырлар әле, дигән өмет тә юк түгел. Шәһәрдә тормышларын җайга салучылар да барыбер туган авылларын онытмыйлар, кулларыннан килгәнчә аңа булышып торалар.

 

Авыл җирлеге администрациясе үткән елда акча юк, Сабан туен ясый алмыйбыз инде, дип белдергәч, авылдашлар бу эшне үз кулларына алып, бик матур итеп зур бәйрәм уздырдылар. Авылдан читтә яшәүче эшкуарлар кыйммәтле бүләкләр сатып алып, татар көрәшен бик шәп итеп оештырганнар иде. Үзләренә зур рәхмәт әйтәсе килә. Ходай Тәгалә үзегезгә дә, гаиләләрегезгә дә исәнлек-саулык, якты тормыш, зур мәхәббәт бирсен.

 

Безнең авылның кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләре – Искәндәров, Мамышев турында “Бердәмлек”тә дә язып чыккан идегез. Нәкъ менә шушы егетләр авылның спонсорлары булып торалар һәм быелгы кышта Самараның “Крылья Советов” һәм Гали авылы футболчыларын чакырып, бик шәп акция – футбол буенча турнир уздырдылар.

 

Ярышларны карарга авылның бик күп халкы җыелды. Мәктәп йортында, салкын көн булуга карамастан, бик матур бәйрәм булды. Бу төрле милләт вәкилләренең – татарларның, мордваларның, чувашларның, русларның һәм башка халыкларның тату яшәүләрен тагын бер тапкыр раслады.

 

Шунысы аяныч, бу чарадан район җитәкчеләре генә нишләптер читтә калдылар.

 

Авылда җир белән эшләүчеләр дә бар иде. Тик үткән елгы корылык куркыткангамы, күпләр бу эшне ташларга карар кылдылар. Зур салымнар түләп, файдасызга эшләү кемгә ошасын соң инде? Хөкүмәттән тиешле ярдәм булмагач, авыл кешесе берни дә эшли алмый. Ашлык үстерү бүген бик кыйммәткә төшә бит.

 

Безнең авыл кешеләренең кайберләре хәзер күрше галилеләр үрнәгендә теплицалар төзеп, яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнә башладылар. Шуңа күрә беркайчан да авыл халкы эшсез тормас, хәленнән килгәнчә эшләр дип өметләнергә генә кала.

 

Җыенда бик күп файдалы фикерләр яңгырады, конструктив тәкъдимнәр ясалды. Күпчелек халык авыл мәктәбен яптырмаска, саклап калырга, гомүмпрактика врачы офисы каршында даруханә (аптека) ачарга, бер өстәмә скважина бораулап, авылны тулысынча су белән тәэмин итәргә дигән тәкъдимнәрне хуплады. Подбельскидагы терапия бүлегендә социаль койкалар булдырырга дигән карар да кабул ителде.

 

Җыенның халыкны кузгатып җибәрүен мәчеткә йөрүче өлкән яшьтәге бабайларның да, өйлә намазларын калдырып булса да, бу мәсьәләләрне тикшерүдә актив катнашулары гына да, бик яхшы күрсәткеч булып тора. Беркем дә: “Барыбер бер нәрсә дә эшли алмыйбыз”, дип чыгып китмәделәр, җыен тәмамлангач та әле озак кына үзара гәпләшеп тордылар.

 

Димәк, Мәчәләй исән-имин әле, дүрт мәчетебез туктаусыз эшләп тора, авылда тәртип хөкем сөрә, җинаятьчелек очраклары да артык күп күренми.

 

Дөрес, күптән түгел генәгомүмпрактика врачы офисына кереп, кемдер компьютерны һәм “ЭКГ” приборын урлап чыккан иде. Шуннан соң авылдашларыбыз белән киңәшләштек тә, җинаятьчене таба алмасалар, мәчетләрдән, кибетләрдән, халыктан ярдәм җыеп булса да, бу кирәкле әйберләрне сатып алырга булдык.

 

Авырлыклар гомер буе булган алар, шулай да авыл халкы һаман тормышын яхшыртырга, бер-берсе белән дус яшәргә тырыша. Аллаһыга шөкер, пенсияләребез даими артып тора. Базарларда, кибетләрдә нәрсә теләсәң шул бар. Безгә, өлкәннәргә, мәчетләргә барып гыйбадәт кылырга гына кала хәзер.

 

Җәйге каникулларда авылга кайткан оныкларыбыз да мәчеттә гарәп телен өйрәнәләр. Бу бик зур шатлык. Безнең егетләр Самарада ике ел рәттән Коръән уку бәйгесендә катнашып, икенче урынны алып кайттылар.

 

Бу балаларның Мактау грамоталары хәзер мәчетебездә эленеп тора. Шуларга карап сокланабыз. Бу үзе бер бәхет түгелме?!

 

Похвистнево районы.


Шамил МАМЫШЕВ, хезмәт ветераны, Мәчәләй авылы җирлегенең вәкилләр җыелышы депутаты
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№3 (765550) / 04.04.2011 11:47:55

ярангөл,иншалла югалмабыз!!!!!!!
хак әйтәсең.

№2 (765532) / 04.04.2011 09:45:45

Читтэ яшэуче татарлар беркайчан да югалмый.

№1 (765513) / 04.04.2011 07:32:35

боларның бетеп баручы булып саналган авылы безнең гөрләп торган авыл кебек яши икән. Дүрт мәчет, беренче класска 2-3 бала. Ә бездә балалар гомумән юк

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar