|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.06.2023 Хәвеф-хәтәр
Квадроцикл белән идарә иткән 4 яшьлек баланың чак йөк машинасы астына керми калуы ВИДЕОга эләккәнТатарстанның Спас районында квадроцикл белән идарә иткән 4 яшьлек баланы инспекторлар туктаткан. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр. Әлеге хәл Спас районының Чәчәкле авылында булган. Квадроциклга утырган 4 яшьлек бала олылар күзәтүеннән башка гына урам буйлап җилдергән. Нәтиҗәдә, ул аздан гына йөк машинасы астына кермәгән. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре баланы әти-әнисенә тапшырган. Аның әбисе янына кунакка кайтуы ачыкланган.
Хәзерге вакытта тикшерү материаллары балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсенә тапшырылган.
«Татар-информ» агентлыгы Лениногорскида 12 яшьлек мәктәп укучысының Toyota автомобилен куып алып китүе һәм юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруы турында элегрәк хәбәр иткән иде.
Дәүләт автоинспекциясе әти-әниләргә мототранспорт белән идарә итү күңелсез хәлләргә китерү ихтималы һәм балага шундый транспорт сатып алганда, аның тормышын куркыныч астына куюлары турында искәртә.
--- |
Иң күп укылган
|