|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.06.2023 Фаҗига
Янгында хатын-кыз үлгән6 июнь төнендә Башкортстанда Илеш районының Теләпән авылында җитди янгын чыккан, дип хәбәр иттеләр Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә. Фаҗига урынына ашыгыч хезмәтләр чыга. Биредә алар агач йортның януын ачыклый. Янгынны сүндерү барышында 47 яшьлек һәлак булган хатын-кыз гәүдәсе табылган.
Әлеге вакытта фаҗига урынында махсус белгечләр эшли һәм янгынның сәбәпләрен ачыклый.
Фото: gorobzor.ru сайтыннан.
Автор:Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|