поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.06.2023 Мәдәният

Казанда “Нәүрүз” фестивале башланды (КӨН ВАКЫЙГАЛАРЫ)

Казанда Төрки халыкларының XVI «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале ачылды. Беренче көнне матбугат конференциясе, Татарстаннан театрлары спектакльләре, фестивальне ачу тантанасы, быелгы хедлайнерларның берсе булган Драма сәнгате мәктәбенең (Мәскәү) «Вишневый сад» спектакле булды.

Фестивальнең беренче көнендә булган вакыйгалар хакында тулырак:

Матбугат үзәгендә “Нәүрүз” фестивале ачылышан багышланган матбугат конференциясе булды. Быел фестивальдә нәрсәләр көтелүе турында ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры, «Нәүрүз» фестиваленең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев, Драма сәнгате мәктәбенең режиссер-артистлар лабораториясе сәнгать җитәкчесе Игорь Яцко һәм А.Салаватов исемендәге Дагестан дәүләт кумык музыкаль-драма театрының баш режиссеры Скандарбек Тулпаров сөйләде.

Матбугат коференциясе турында тулырак сылтама буенча укырга мөмкин:

Фестиваль спектакльләрен карау «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында башланып китте. Анда Галимҗан Ибраһимов әсәре буенча куелган Илгиз Зәйниевның “Адәмнәр” спектаклен тәкъдим иттеләр.

«Адәмнәр» повесте 1921-1922 елларда Идел буе һәм Уралда булган коточкыч ачлык турында. Ул вакытта кайбер авыллар тулысы белән юкка чыккан, һәм үлем – урамнарда һәм йортларда аунап яткан үле гәүдәләр – коточкыч гадәти хәлгә әверелгән.

«Адәмнәр» повесте курчак театры сәхнәсендә аерым символик гәүдәләнеш ала. Рухи асылын югалткан кеше, асылда, җансыз курчакка әверелә. Ә курчак "терелсен" өчен, аның артында һәрвакыт тере кеше булырга тиеш.

«Нәүрүз» кысаларында Казан Яшь тамашачылар театры сәхнәсендә Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнгән «Книга силы» мультимедиа мюзиклы күрсәтелде.

Төп герой гади бер малай. Ул Габдулла Тукай әкиятләре геройлары - Мияубике, Кәҗә белән Сарык, Су Анасы һәм Шүрәле, Кисекбаш һәм дию белән бергә искиткеч сәяхәт кыла, алар сәхнәдә төсле визуаль эффектлар ярдәмендә җанланалар.

“Моң” театрында фестиваль кысаларында “Әңгәмә” перфомансы күрсәтелде.

"Әңгәмә" - татар халкының тирән хәтерен һәм милли үзенчәлеген хәзерге заман тарихы аша өйрәнү омтылышы, аның максаты - үткән һәм хәзерге мәдәниятнең бәйләнешен ныгыту.

Спектакльнең үзәк фигурасы - Татарстан Республикасының халык язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла. Авторлар белән бергә аның иҗатын һәм тормышын, акылын һәм йөрәген өйрәнгәннән соң, тамашачы хәзерге һәм үткәннең милли мәдәнияте белән үзен тоташтырып торучы элемтә нокталарын таба ала.

Төп рольдә Рабит Батулланың улы, артист, биюче, хореограф - Нурбәк Батулла. Ул бер үк вакытта үткәннең һәм үзенә бик якын булган кешенең эчке дөньясын гына өйрәнеп калмый, ә ата белән ул диалогына да керә, шуның аша төрле чор иҗатчыларының индивидуаль һәм уртак милли үзенчәлеген күрсәтә.

Кич белән Камал театрының Зур сәхнәсендә фестивальнең ачылу тантанасы үтте.

“Нәүрүз” фестивале катнашучыларын һәм кунакларын ТР мәдәният министры Ирада Әюпова сәламләде.

«Нәүрүз»нең, бер мәртәбә үткәрелгән еллык вакыйга гына булып калмыйча, республикабызның бөтен мәдәни төсләрен үзгәртүе миңа бик ошый. Фәрит Рәфкать улы, сезнең ярдәмегез һәм инициативагыз белән бүген Казанда, Татарстанда гамәлгә ашырыла торган проектлар безне чыннан да Зур театр казанына әйләндерде, - дип билгеләп үтте министр. - Без әле генә «Горький+ " фестивален үткәрдек, анда күп кенә театр мәйданчыклары катнашты. Бездә «ПушкинФЕСТ» узды, һәм без әкрен генә төрки халыкларның театр мәдәниятенә күчәбез”.

Чыгышының азагында ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен укыды.

Фестиваль ел саен нинди дә булса халыклар мәдәниятенә, аерым республикага багышлана. Бу юлы – “Нәүрүз” Төньяк Кавказ халыкларына мөрәҗәгать итә.

Фестиваль кунакларын А.Салаватов исемендәге Дагестан дәүләт кумык музыкаль-драма театрының баш режиссеры Скандарбек Тулпаров сәламләде.

«Кадерле дуслар, Россиянең шундый зур фестивале Төньяк Кавказ мәдәниятенә багышлану безнең өчен зур дәрәҗә. Без моңа чиксез шатбыз. Мин Казанны – төрки халыкларның мәдәни башкаласы дип саныйм. Барлык катнашучыларны һәм әлбәттә беренче чиратта тамашачылар сезне кайнар сәламлим», - диде Дагестан кунагы.

Шулай ук фестиваль ачылышында сәламләү сүзләре белән сәнгать белеме кандидаты, ГИТИСның театр тарихы кафедрасы доценты, театр тәнкыйтьчесе Анна Степанова чыгыш ясады.

«Мин әле совет заманында фестивальнең Урта Азиядә үткәнен дә хәтерлим. Аннары ул Казанга күчте. “Нәүрүз” бу шәһәрне бик үзгәртте, шулай ук шәһәр дә “Нәүрүз”не үзгәртте. Фестивальнең Казан белән очрашуы төрки халыкларныд театр дөньясы һәм, гомумән, Казан мәдәнияте өчен бик мөһим булды, - диде Анна Степанова. – Мин барыбызга да бәхетле очрашулар, җитди сөйләшүләр, елмаюлар, күңел тулган мизгелләр, алкышлар һәм театр бердәмлегеннән туган җылы хисләр телим».

Рәсми ачылу тантанасыннан соң быелгы хэдлайнерларның берсе булган Драма сәнгате мәктәбенең «Вишневый сад» спектакле күрсәтелде.


---
Камал театры
№ --- | 06.06.2023
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»