|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2023 Шоу-бизнес
![]() Салават Фәтхетдинов Рифат Зариповка: Безгә хәзер «не по пути»Рифат Зариповның 35 яшьлек туган көненә багышланган концертында кунак буларак килгән Салават Фәтхетдинов җырчыны "иң талантлы укучыларымның берсе" дип атады. Әлеге видеокадрлар белән социаль челтәрләрдә уртаклашалар. «Әле уйлап тордым, мин беренче концертны куйганда, син тугансың икән. Безнең 35нче сезон, сиңа 35 яшь. Болай 35 яшь өчен әйбәт сакланган инде.
Бүләк алып килмәдем. Хәзер безнең белән сиңа "не по пути". Мин сине котлыйм, син иң талантлы укучыларымның берсе.
Бер генә нәрсә борчый: мин бүген мин үзем теләгән җырларны җырламыйм - Рифат сорап җырлата. Беренче җыр «Узма яшь гомер», икенчесе сез дә туеп беткән, мин дә җырлап арган «Салкын чәй» җыры. Миңа хәтта бер кеше «сәхнәдән тагын бер җырласаң бу җырны, башыңа берәр нәрсә белән бәрәм», диде», – дип шаяртты Салават Фәтхетдинов.
--- |
Иң күп укылган
|