поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.04.2011 Мәдәният

Чаллы татар драмтеатры Казанга ниләр алып килә? (ВИДЕО, ФОТО)

6-10 апрель көннәрендә К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Чаллы татар дәүләт драма театры гастрольләре узачак. Чаллылар башкалага репертуардагы иң яхшы спектакльләрен алып киләләр.


 

 

 

 

 

 

 


 

6 апрель. Равил САБЫР. «Абага алмасы ачы була» (драма)

18 сәгать 30 минутта башлана.

Авылда берүзе яшәп ятучы Насыйбулла карт янына Казаннан журналист Айбулат килеп төшә. Ул бабайның паспортны гомерендә беренче мәртәбә 86 яшенә җитеп кенә  алганына гаҗәпләнә: «Ничек шулай була ала?» Тик Насыйбулланың бик сөйләшәсе килеп тормый, өстәвенә чукрак та икән әле. Авылдашлары да аның турында берни дә белми диярлек, чөнки бабайның берәү белән дә ачылып китеп аралашканы юк икән. Аның иң якын дусты – песие. Бабайның юмор яратуын шуннан да чамалап була, песигә «явыз булганга» Лаврентий дип исем кушкан.

Алай да Айбулат бабайның күңеленә ачкыч таба. Баксаң, Насыйбулланы 1940 елда, сөйгәне Гөлиягә өйләнү белән, нахакка 10 елга Колымага җибәргәннәр икән. Туган авылына ул 1953 елда гына, «без права выезда из деревни» дигән кәгазь белән кайткан. Шул вакыт аралыгында аңа Колымадан Германиягә кадәр араны мең михнәтләр белән үтәргә туры килгән, ә Большой Татарин, Комарик, Низам, Әхмәт Тимер кебек кешеләр белән очрашу Насыйдулланың күп нәрсәгә карашларын үзгәрткән...

Бу спектакльдә төп рольне башкарган өчен Татарстанның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллин «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек булды. 

 

* * * * * * * * * *

 

7 апрель. Равил САБЫР. «Сигезле биюе» (моңсу комедия)

18 сәгать 30 минутта башлана.

Төп героиня Ләйлә дус кызы Сәйдә белән бергә шәһәр читендәге бер очсызлы фатирда торалар. Ләйлә Робертны шашып сөя, Сәйдәнең исә аны игезәк сыңары Сәеткә кияүгә бирәсе килә. Алар янына өске катта яшәүче Нурлыбәян әби төшеп йөри. Әбекәй инде бик карт, ни сөйләгәнен үзе дә аңламый, ахры. Якшәмбе иртәсендә болар янына Ләйлә белән бергә колледжта укытучы Эля һәм аның дус кызы Гуля киләләр. Ул да булмый, квартира хуҗасы Зөһрә иң кирәкмәгән вакытта хәл белергә дип килеп керә, аның артыннан Ләйләнең әнисе Люция килә, Мәрьямгә дә нидер кирәк...

«Сигезле биюе» — сюжетсыз диярлек, тик шул ук вакытта беренче минутлардан ук үзенә игътибарны җәлеп итеп, финалга кадәр бер тында көлә-көлә дә, бераз елап та карый торган спектакль. 

 

* * * * * * * * * *

 

8 апрель. Равил САБЫР. «Хәят» (мелодрама)

18 сәгать 30 минутта башлана.

1911 ел. Шәһәрнең беренче чибәре Хәятне дус кызы Лиза дачага кунакка алып китә. Кечкенәдән бергә уйнап үскән Миша да, күршедә яшәүче офицер Евгений да Хәят тирәсендә бөтереләләр, Миша хәтта сөюе турында да әйтә. Ә соңрак Сәүдәгәрләр клубына баргач, Хәят таныш булмаган мөселман егетенә гашыйк була. Тик тәкъдирдә язылганы шул булгандыр инде, Хәятне коточкыч хата аркасында ул күрәлмәгән, «авыру чебешкә охшаган» Салихка, кадими карашлы муллага кияүгә бирәләр.

Ә кыз һаман мөселман егетен оныта алмый, аның йөрәге Гали дип тибә. Гали – иренең энесе, Мәскәү университеты студенты. Хәят яңалык һәм искелек арасындагы урталыкта кала. Дус кызларының тырышлыгы белән Хәят сәүдәгәрләр клубында Гали белән очраша. Нәтиҗәдә зур җәнҗал чыга. Вакыйгалар шундый нык куера ки, кызның бөтен дуслары, туган-тумачалары, хәтта бөтен шәһәр аның карарын көтә.

Нишләр Хәят?.. 

 

* * * * * * * * * *

 

9 апрель. Туфан Миңнуллин. «Без бит авыл малае» (комедия)

18 сәгатьттә башлана.

Кайчандыр шаулап-гөрләп торган авылдан бер генә хуҗалык калып, шул йортта син үзең яшәсәң, нәрсә турында хыялланыр идең икән? Айлы кичләре, сандугачлы таңнары белән элеккесеннән дә матуррак, тазарак авыл, җырлап-гөрләп яшәп ятучы авылдашлар турында түгелмени? Спетакль каһарманнары да юкка чыгып баручы авылларын саклап калу һәм яңадан торгызу өчен барын да эшлиләр, хәтта кыз урлауга кадәр барып җитәләр. Тик урлаган кызлары гына качып китә. Нәрсә булыр алар белән? Авылның киләчәге бармы? Ә мәхәббәт?    

 * * * * * * * * * *

 

10 апрель. Мансур Гыйләҗев. «Бурлак» (драма)

18 сәгатьттә башлана.

Шәһәрнең иң бай сәүдәгәре Демьян Потопович белән яшь эшмәкәр Габдулла әфәнденең бәхәсләре һәм кесәгә керәм дип торган шактый зур суммадагы акча үз эшен эшли: язга кадәр ялга туктаган бурлакларны кара көздә Әстреханнан Казанга баржа менгерергә ризалаштыралар. Бодай, балык, тоз, туку фабрикасы өчен станокларны дүрт күз белән көтәләр ди бит. Гомерләре буе башкаларны кайгырткан бурлаклар җигелеп баржа тарта башлыйлар, тик ярты юлда кыш килеп җитә һәм «Фиалка» боз әсирлегендә кала. Бурлаклар кайсы кая таралышып бетәләр... Бу тормыш кемгәдер уен, ә кемдер гомере буе җигелеп тормыш йөген тарта. Нишлисең бит, язмышың шундый, син – бурлак...


 


---
Чаллы театры
№ --- | 02.04.2011
Чаллы театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»